поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
27.11.2024 Язмыш

46 елдан соң, яшь чагында энем белән яратышкан кызны очратырга туры килде

Хөрмәтле редакция, бу дөньяда бик хикмәтле хәлләр, шаккаткыч очрашулар була икән. Күптән түгел үзем белән булды андый гаҗәп вакыйга. Шул хакта язуым иде.

Хатыным онкологиядән вафат булгач, мин ул турыда сезгә язган идем инде. Ялгызлык бик авыр хәл икән ул, шуннан үземә тормыш итәргә тагын иптәш эзләп карадым һәм таптым да. Тумышы белән Башкортстаннан булган бу ханым Чаллыда тора иде. Хәзер минем якта яшибез. Аның Чаллыда бакчасы бар, анда айга бер барып җыештырып кайтабыз. Аларның бакчачылык ширкәтендә, шул ук урамда, иптәшемнекеннән ерак түгел генә якташының, якын ахирәтенең бакчасы бар. Шулай бер баруыбызда ахирәте безне чәйгә чакырды. Апасы белән көтеп торалар иде. Сүздән сүз китеп, апасы кайсы яктан икәнлегемне сорашты. Мин әйткәч, безнең авыл егете турында сөйли башлады. “Сезнең яктан минем дә егетем бар иде, – диде ул. – 1978нче еллар. “КамАЗ”ның яңа чыга башлаган вакытлары. Күп яшьләр Чаллыга агылды. Мин дә килеп урнаштым. Шунда эшләгәндә озын буйлы егет белән таныштым. Бик әйбәт кенә дуслашып йөреп, вәгъдәләр бирешеп, инде кушылырга дип торганда, егетем югалды да куйды. Бик озак көттем, айлар узды, еллар узды. Аннан, соңлап булса да, кияүгә чыктым. Балалар үстердем”. Мин аннан егетнең исемен сорадым. “Идрис” дигәч, әллә нишләп киттем: сүз минем бертуган энем турында бара икән бит! Тау белән тау гына очрашмый икән шул, менә бит ничек, 46 елдан соң, яшь чагында Идрис энем белән яратышкан кыз белән очрашырга туры килде! Белгәннәремне сөйләп, аңлатып бирдем инде. 

Идрис 1978 елда Куйбышев шәһәрендә электрикка укып бетереп, Чаллыгы килеп урнашты. “КамАЗ”ның кою заводына эшкә керде. Әйбәт кенә эшли башлады. Яшьлектә гашыйк булу гадәти хәл бит инде, энем дә бер кыз белән таныша. Беркөнне Идрискә безнең авылның аңардан күпкә олы ир-аты очрый, шуннан тукталышта берәүгә бәйләнәләр ахрысы. Аларны дружинниклар тоталар, теге ир Идрискә гаепне үз исеменә алырга куша. Шулай итеп, Идрис тоткынга әйләнә дә куя. Аны 4 ел да 6 айга ябып куялар. Энем бу хәлләр турында кызына сөйләми дә, язмый да. Күп вакытлардан соң кыз барыбер белә һәм куркуга кала. Шулай итеп, әле генә бәхетле булып, кушылырга йөргән ярларның юллары аерыла. 
 
Идрис 1991 елда бик нык авырды, ике бөере дә эшләми башлады, ә бер елдан вафат булды. Авылыбыз зиратына җирләдек. 
 
Кызганыч та, тетрәндергеч тә булды минем өчен бу очрашу. Шулай да Идрис энекәш өчен бик шатландым: чын егет булган икән. Язмышлардан узмыш юк диләр, тик ялгышлар күп шул...

Шанияз ГЫЙБАДУЛЛИН. Нурлат районы, Чулпан авылы
Татарстан яшьләре
№ --- | 27.11.2024
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе