поиск новостей
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Ноябрь
  • Илфат Абдрахманов (1961-2020) - диктор
  • Рифат Фәттахов - продюсер
  • Гөлнара Мулланурова - җырчы
  • Рауль Мир-Хәйдәров - язучы
  • Рафил Сәлахетдинов - эшмәкәр
  • Латыйф Җәләй (1894-1966) - тел галиме, әдәбият тәнкыйтьчесе
  • Павел Павлов (1957-2019) - дин әһеле
  • Фәрит Мәмәш (1944–2004) - актер
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
Архив
 
27.11.2024 Мәдәният

Казанда Каракалпакстан артистлары концерты булды (ФОТO)

3нче «Россия-Көнчыгыш» Халыкара милли мәдәниятләр фестивале – Казанда «Шәрык базары» кысаларында Каракалпакстан сәнгатькәрләре концерт тәкъдим итте. Чара Казанның «Пирамида» концертлар залында, Үзбәкстанның Каракалпакстан Республикасы мәдәнияте көннәрендә үтте.

Мәртәбәле кунакларны һәм тамашачыларны фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов сәламләде. «Быел безнең фестивальнең масштабы киңәйде, чараларыбыз бик күп. Әле яңа фестиваль кысаларында ТР Фәннәр академиясендә фәнни-гыйльми конференция тәмамланды. Беренче конференциягә үк 13 илдән зур галимнәр килде. Ә хәзер исә сезнең белән бергәләп Каракалпакстанның сәнгать осталары әзерләгән шәп концертны тамаша кылачакбыз. Каракалпакстан Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рәсүл Зарикеев, Каракалпакстан мәдәният министры Бегисбай Темирбаев, Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Нодиржон Касыймовны шәрәфле кунакларыбыз итеп күрүгә шатбыз», – диде Рифат Фәттахов.

Концерт программасын Бахтияр Жуматбаев һәм Айзилә Батырханова алып барды. Барлыгы 32 төрле концерт номеры тәкъдим ителде. Тамашада Россиянең халык артисткасы Зилә Сөнгәтуллина, ТР халык артисты Илһам Вәлиев һәм Каракалпакстан мәдәният министры, Каракалпакстанның атказанган һәм Башкортстанның халык артисты Бегисбай Темирбаевның җырлады.

«Бүген үзебез дә шәрык дөньясы никадәр якын икәненә янә бер кат инандык. Мин әле хәтерлим, без кечкенә вакытларда, бүген бу хакта әйтелде инде, 1981 елда соңгы тапкыр булган икән Татарстанда Каракалпакстан көннәре. Ул вакытта әле без телевизордан күзәтеп, матбугаттан күргән идек. Шул чордагы артистларыбыз шушы бәйләнешнең бер дәлиле буларак Вафирә Гыйззәтуллина да, бүген сәхнәне бизәгән Зилә Сөнгатуллина да ТР һәм Каракалпакстанның да халык артистлары дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр иде», – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев.

Марс Тукаев Татарстанда Каракалпакстан мәдәнияте көннәре үткәрелүнең мөһимлеген ассызыклады.

«Элек, узган гасырның 70-80нче елларында иҗади дуслык багланышлары бар иде. Кызганычка каршы, 43 ел бу элемтәләр өзелеп торды. Менә хәзер элемтәләр яңадан ныгуы – әлбәттә, куанычлы. Татарстан белән Каракалпакстан арасында мондый мөнәсәбәтләр тагын да артсын иде. Киләчәктә ТР көннәре Каракалпакстанда, Каракалпакстан көннәре бездә даими узып торсын иде. Бүген чын күңелдән сөенеп утырдык. Җыр сүзләре дә аңлашыла, дөньяга карашларыбыз якын, тугандаш халыкларбыз», – диде ул.

Юлай Низаев.

Татар-информ


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы