|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2024 Җәмгыять
350 килодан 160 килога ябыккан "иң зур татар", җырлар авторы Ирек Габдрахманов вафатУл Башкортстанның Бүздәк районында туып үскән, шунда яшәде. Берничә ел элек, ул башта Франциягә, аннан Германиягә күченеп китте, гаилә корды. Әмма пар бәхете озакка бармады, ул ялгыз калды, дип яза "Кызыл таң". Чит илдә ялгызы яшәсә дә, сырхавы җитди булса да, ул күңелен җырлар иҗат итеп юатты. 350дән 160 килограммга ябыкты, туган якка кайтырга ашкынды "Иң зур татар" дигән исеме дә бар иде Ирек абыйның. Зур гәүдәсенә кием юнәтү авыр булгач, ул үз вакытында "Кызыл таң"га мөрәҗәгать иткән иде. Без аңа махсус өс һәм аяк киеме алырга ярдәм иттек. Шуннан соң аралашып тордык. Соңгы вакытта кәефе яхшы түгел иде. Сизенгәндер, күрәсең... Язмышы авыр булса да, күңеле якты иде Ирек абыйның. Бу аның иҗатында да чагыла. Бәхил бул, Ирек абый, сагынганда тыңларга калдырган җырларың өчен рәхмәт...
Фото: samtatnews.ru
--- |
Иң күп укылган
|