|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
25.11.2024 Әдәбият
Язгы гөлем син, Сәрвиназ! (ХИКӘЯНЕҢ АХЫРЫ)
Хикәянең башы: https://matbugat.ru/news/?id=45813 Сабантуйлар узгач булды бу хәл. Әлеге дә баягы, Сәмигулла таягы, дигәндәй, алар, район үзәгендә эшләрен тәмамлап, авылга кайтырга чыктылар. Җәйге көн бик матур. Урман эчендәге тигез, шома юлдан “Волга” машинасы җилдертә. Руль артындагы Рәсим йокымсырап кайтучы Язиләгә күз салгалап ала. Бераз баргач, машинасын борып алып, урман эченә кереп китте һәм яфракларын лепердәтеп утырган каеннар арасында туктатты. Шулчак Язилә күзләрен ачып җибәрде һәм як-ягына каранды. Рәсим кызны йотардай булып карап тора иде.
Уянганын күреп, машинадан төште дә, Язилә ягындагы ишекне ачып, кызның кулыннан алып, машинадан чыгарга булышты, сүз әйтергә дә бирмичә, шашып-шашып үпте һәм күтәреп каен төбенә китереп салды. Кыз, шуны гына көткән кебек, ирнең хайвани хисләренә буйсынды. Алар туйганчы үлән өстендә тәгәрәштеләр. Бары тик кояш баеп, караңгы төшә башлагач кына, кайтыр юлга чыктылар.
Нәкъ шушы вакытта Сәрвиназ бакчасыннан чәчәкләр өзеп өенә керде һәм вазага урнаштыра башлады. Шулчак туйга бүләк ителгән ваза аның кулыннан төшеп китте. Нәфис чәчәкләр аяк астына сибелештеләр, ә ваза кыйпылчыклары идәнгә тәгәрәштеләр. Әйтерсең лә шушы мизгелдә Сәрвиназның саф сөюдән башланып киткән тормышы челпәрәмә килеп уылды, тәүге мәхәббәте аяк астына салып тапталды. Сәр-виназның йөрәге нидер сизенгәндәй, авырттырып чәнчеп куйды. Ул ирексездән елап җибәрде...
Ә Рәсим белән Язиләнең шундый гадәтләре бик еш кабатлана торды. Ирнең гаиләгә карата карашы яхшырмады, киресенчә, начарлана гына барды.
Ә беркөнне Рәсим, Язиләсен алып, ял йортына китеп барды. Йорт хуҗалыгының авыр йөген тартып бару, Назирәне тәрбияләү – барысы да Сәрвиназ өстенә калды. Бичара бу өйдә ялчы булып яши иде. Беркөнне Гөлфәния килеп, сеңелесен тиргәп китте.
– Ничек чыдыйсың бу әшәкене? Әллә үз өең юкмы? Кайт! – дип орышты ул аны. Шуннан соң Сәрвиназ озак уйланып йөрде һәм шундый карарга килде: ул бит үзе теләп тормышка чыкты, ә хәзер барын да ташлап кайтып китсенме инде? Кызын ятим итсенме? Үзе дә бит әтисез үсте. Түзәргә, сабыр итәргә кирәк.
Рәсим сөяркәсе белән бер ай ял итеп кайтты. Ул кайтканда Назирә тәпи йөри башлаган иде. Әти дигән кеше моңа әһәмият биреп тормады, авызындагы ике тешен күрсәтеп, тып-тып йөгереп килгән сабыйга дәү генә курчак китереп тоттырды да, эшем бар дигән булып, идарәгә китеп барды.
Чираттагы яз Сәрвиназ өчен күңелле түгел иде. Авыл халкы Сабан туена барганда, Сәрвиназ, хурланып, йортыннан чыкмады. Төркем-төркем булып мәйданга ашыгучы халыкны тәрәзә челтәре аша күзәтеп калды. Аннары, сабыр савытлары тулып, кызчыгын күкрәгенә кысып, кычкырып-кычкырып елады.
Ул кичтә, ире таң әтәчләре кычкыра башлагач кына кайтты. Сәрвиназ, гадәттәгечә, ирен көтә-көтә арып бет-кәч, урынына барып ятты да, башын мендәргә куеп, йоклап китте.
Күп тә үтмәде, баш очындагы тәрәзәгә шакыган тавыш ишетелде:
– Кызым, Сәрвиназ, тор балам, ирең кайта, - дигән тавыш ишетеп, күзләрен ачты һәм сикереп торып утырды. Бу тавыш мәрхүмә әнисе тавышы иде. Димәк, сөекле әнисе аның ничек газапланып, кадерсез, эт типкесендә яшәгәнен күреп, үзәге өзелә, барын да күреп, белеп тора! Туктале, мин бит саташа башладым бугай, дип уйлап куйды ана. Әгәр мин акылдан язсам, бәгырь җимешем ни эшләр? –дип уйлап бетерергә өлгермәде, исерек ире бар көченнән ишеккә китереп типте.
– Ач, убыр! Күрмәгәнеңне күрсәтәм хәзер! – дип акырды. Сәрвиназ дәшми-тынмый гына ишекне ачып җи-бәргән иде, ире атылып кереп, бала башы кадәре йодрыгы белән хатынының күз төбенә китереп сукты.
– Хәзер сорап та тормыйча ишек ачасыңмыни? Себерке, сөяркәң килергә тиеш идемени? Бирермен мин сиңа сөяркә, күрсәтермен хәзер! Рәсим башын каплап идәнгә бөгелеп төшкән хатынын каты туфлиләре белән арыганчы типкәләде.
Сәрвиназ тик: “Балабыз хакына үтермә, Рәсим!” - дип ялынды. Ир аның саен котырды, мин сине хәзер буып үтерәм әле, дип, бүлмә буйлап бау эзләп маташты-маташты да, караватына барып ауды һәм гырылдап йоклап китте.
...Әллә агу эчеп котылыйммы, - дип, эчен тотып ятты канга баткан Сәрвиназ. Бераз хәл алгач, өстәл янына шуышып килде дә, урындыкка тотына-тотына, аягына басты, шкаф ишеген ачып, кулына аш серкәсе салынган шешәне алды. Шундый җәнҗал тавышына йокыдан уянып, тын алырга куркып яткан Назирә “әннә” дип эндәште һәм елап җибәрде.
Хатын, аңына килеп, шешәне үз урынына куйды, нәни кошчыгын кулына алып, күкрәгенә кысты һәм аңа кушылып үзе дә елап җибәрде. Тәне-башы авыртуга түзәрлек түгел иде. Ул, гырылдап йоклап яткан нәмәрсәгә карап:
– Бәдбәхет, кеше җәзалар өчен дөньяга килгән нәрсәкәй! Үзеңә үзең чокыр казыйсың син! Күрәселәрең алдадыр әле! – дип кабатлады...
Рәсим эшкә киткәч, Сәрвиназ, кызын күтәреп, Хәят әбигә керде. Ул, күз яшьләренә буыла-буыла, барын да сөйләде. Карчык:
– Кызым! Көндәшеңнең кулы уйнаган, күренеп тора! Ул азгын иреңнең башын да бутый. Начар эш белән шө-гыльләнә - үзен сөйдергән, синнән биздергән. Сак бул, балам! Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын инде! – дип башын чайкады.
Авыртуларга, әрнүләргә түзеп, Сәрвиназның өч ел гомере үтеп китте. Дөньяга тугач ук атасына кирәкмәгән Назирә үскән кыз инде. Ул, әтисе янына килеп, “әтием” дип сырпаланмый, киресенчә, куркып, бер читтә басып торырга тырыша иде.
Шушы гомер эчендә Язиләләр урамында затлы кирпечтән салынган таш йорт үсеп чыкты. Рәсим колхоз чутыннан сөяркәсенә салдырды аны. Алар ел саен парлашып ял йортына барып кайталар. Кыскасы, типтереп кенә яшиләр!
Язилә балага узган, дигән сүз таралды авылда. Тугыз айдан ул тупырдап торган ир бала тапты. Малае туу шатлыгыннан Рәсим көне-төне эчте. Ул инде симерде, корсак үстерде, ә битләре һәрчак чөгендер төсле кып-кызыл иде. Канәгать төстә һәрвакыт кикереп кенә йөри, ике йорт арасында кадерле кунак булып рәхәтләнеп яши бирә. Сәрвиназ аның кайчан кайтасын беркайчан да белми, нинди кыяфәттә, нинди кәефтә кайтып керер - билгесез.
Беркөнне исерек Рәсимне өйгә шофёры Гадел китереп куйды. Хуҗа күбрәк эчкән күрәсең, өске киеме косык белән пычранган иде. Гадел ирне өйгә алып кергәч, хатыны киемнәрен салдырып, юындырды. Гадел Сәрвиназга чиста киемнәр кидерергә, урынына яткырырга булышты. Көтмәгәндә Рәсим башын мендәреннән калкытты да:
– Гадел, бу убырны сиңа бирәм! Теләсәң нишләт! - диде һәм имән бармагын күтәрде дә, - бер тиенемә дә кирәк түгел. Бетсә ни дә, торса ни. Минем хәзер Язиләм белән улым бар! - дип, хатынына дошман икәнлеген белдереп, мендәргә капланды. Шулчак Гадел ап-ак булып агарынган Сәрвиназга бераз тутырып карап торды да түзмәде, Рәсимне караватыннан өстерәп төшереп уңлы-суллы яңакларга кереште:
– Менә монысы – Сәрвиназ өчен, монысы - аталы ятим булып үскән Назирә өчен! Киңәшем шул - бүтәнчә го-мердә дә кызың белән хатыныңны рәнҗетмә, пакыч кулларыңны аларга күтәрмә! Яисә үз кулларым белән бәреп үтерәм син кабәхәтне. Яшьли алдап үзеңә караттың да, хәзер кирәге калмадымыни? Сәрвиназның башындагы бер бөртек чәче генә коелсын, өстегездән язып бирәм! Чөнки бөтен кыңгыр эшләрегезне беләм мин! Язиләңне дә, үзеңне дә төрмәдә черетәм, малаең барлыгын да онытырсың! Әгәр дә мин әйткәннәргә колак салмасаң, кара, җавап тотарга туры киләчәк! - дип чыгырыннан чыкты. Чыгып киткән иде инде, борылып керде дә:
– Мин синең башыңны әллә кайчан төрмәдә череткән булыр идем дә, кызың белән Сәрвиназ хакында гына сабыр иттем. Гөнаһсыз кешеләргә авырлык китерәсем килмәде, – дип пичәт сукты.
Булып узган вакыйгалардан соң Рәсим тынды кебек. Сәрвиназга күрсәтәсен күрсәтеп бетергәнме, Гадел сүзләреннән шикләнгәнме, билгесез. Алар Язилә белән колхоз байлыгын җитәрлек урлап кесәләрен калынайтканнар, күрәсең. Кыңгыр эшләре ачылганчы диптер инде, Язиләсе белән улын алып, Себер якларына ычкындылар. Колхозчылар аның урынына читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Гаделне колхоз рәисе итеп сайлап куйдылар.
Бала белән ташлап калдырылган Сәрвиназның язмышы нәкъ мәрхүмә Нәфисә апа язмышына охшап калды. Ул үз эченә бикләнде, кеше арасына чыгып йөрергә оялды. Беркөн бик каты башы авыртып ята иде, көтмәгәндә каенанасы килеп керде. Гайшә карчык Сәрвиназны эт итеп тиргәп ташлады.
– Хәерсез нәмәрсәкәй! Йоклый-йоклый ирсез калдыңмы? Шул кирәк сиңа! – дип җикеренде. - Бу мала-емның эшләп тапкан хәләл малы, - дип өйдән үзенә ошаган әйберләрне букчасына тутыра башлады. Сәрвиназның торып карчыкны өйдән куып чыгарырлык хәле дә, теләге дә юк иде. Аның күңеле үлгән, сүнгән күзләрен стенага төбәп тик ята. Тик хәлсез тавыш белән:
– Әнкәй, ниләр кирәк, барын да алып кит, кабереңдә елан булып муеныңа уралсын! – дип кенә әйтә алды.
– Әх син, явыз хатын! Ниткән әнкәй булыйм тагын?! Син миңа беркем дә түгел! – дип, идән уртасында биеп-биеп акырды Гайшә карчык һәм чыгып китте.
Шулай итеп, Сәрвиназ балалы ташланган ялгыз хатын булып калды.
Язмыш аны бик каты сынады: төнлә Сәрвиназның йорты, каралты куралары янып, көл булды. Шарт та шорт иткән тавышка күзен ачып җибәрсә, тораташ булып катты – бөтен җирдә төтен, бәхеткә, өй эченә ялкын үрмәли башлаган гына иде әле. Ходайның рәхмәте, кызы белән уттан чыгып кача алдылар. Бер кат күлмәктән урам уртасында басып калгач, чарасызлыктан туып-үскән нигезенә кайтып егылды.
Авыл халкы шундук “Рәсим хакында ачу куудан булган хәлдер бу”, - дип фаразладылар. “Бер гөнаһсыз Сәрвиназ белән сабый бала гына кызганыч”, - диештеләр.
Менә шулай Сәрвиназ белән Назирә туган йортта яши башладылар. Хәсрәтеннән бик елады Сәрвиназ. Ә беркөн әнисен төшендә күрде. Аның йөзе бик борчулы иде: “Кызым, иреңне каргама! Каргыш уртак була ул. Балаң турында гына уйла!” – диде дә юк булды.
Ни кызганыч! Тәкъдир дигән нәрсә Сәрвиназга мәхәббәт һәм бала бүләк иткән булса, бер-бер артлы алуын дәвам итте.
Беркөнне, хәсрәтләрем бераз таралмасмы дип, Сәрвиназ урман-болыннарда йөреп килергә теләп, кызы Назирәне үзе белән алмады, Гөлфәния апасының игезәк уллары – Илсур белән Вилсурга ышандырып калдырды. Йөри торгач, елга буена килеп чыкты. Елганың икенче ягында биек тау – халык телендә “Изгеләр тавы” дип атала. Бик күпләр, тау астыннан чыккан Изгеләр чишмәсе суын эчеп, шифа алалар иде.
Аннан Сәрвиназ тау башына менде, кыйблага карап утырды да, догалар укып, теләкләр теләде. Ләкин ярсу, нәфрәт тулы йөрәге тынычланмады, кычкырып елап җибәрде:
– И, газиз Аллаһы Тәгаләкәем! Туганчы ук дөньяга ятим итеп җибәргәнсең, хәзер дә балам белән ялгыз кал-дырдың! Нинди гөнаһларым бар! Алар байлыкта йөзә, дөнья рәхәтен татыйлар. Раббым, бер Аллаһым! Башларын бетер шул мөртәтләрнең! Бу сүзләрдән хатынның ачуы көчәеп, ярсуы тышка бәреп чыкты. Ул кыйблага карап утырган килеш ирен каргады. Төшенә кереп, газиз әнисенең кисәтеп әйткән сүзләре бөтенләй хәтереннән чыккан иде, бу мизгелдә аның акылы белән нәфрәт, ачу, дошманлык хисе хәрәкәт итә иде. Кызганычка, куркыныч сүзләре шундук күккә ашкан, күрәсең...
Кинәт ул акылына килде, йөрәге ниндидер курку, эч пошу белән тулды.
Сәрвиназ йөгерә-йөгерә өенә кайтты. Аларның капка төбендә кеше җыелып тора иде.
– Нәрсә булды! Әллә бер-бер хәл бармы?! – дип борчылып сорады ул. Ләкин аңа җавап бирүче табылмады. Тик күршеләре Фәһимә апа гына:
– Кызым, Сәрвиназ! Бар, өеңә кер инде. Анда сине көтәләр! – диде. Ә күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде.
Ниндидер хәвеф-хәтәр булганын сизенеп, Сәрвиназ өйгә атылып керде һәм телсез калды. Идән уртасына куелган караватта аның бәгырь җимеше, бердәнбере, газиз йөрәк парәсе, дөньядагы иң кадерле юанычы – кызы Назирә үлеп ята иде...
Баланың бөтен җире кап-кара күмер кебек көйгән, пешкән иде. Сабыен шундый хәлдә күргәч, бичара ананың һушы китеп, гөрселдәп ауды.
Сәрвиназ өйдән чыгып киткәч, апасының шук малайлары бакча башындагы елга буена төшеп, учак якканнар. Шунда Назирәнең күлмәгенә ут капкан. Ул пешә башлагач, торып йөгергән. Йөгергән саен ут көчәйгән, һәм бала пешеп үлгән.
Һушсыз яткан Сәрвиназның аңына килүен көтмәделәр, сабыйны җирләделәр. Хәзер инде зиратта өченче кабер пәйда булды. Назирәнең өчендә генә Сәрвиназ ныгытып аңына килде. Ул Гөлфәниядән ни булганын төпченеп сорашса да, бу хәсрәтне йөрәге кабул итмәде, акылын җуйды. Апасы аны бернинди больницага алып бармады, Хәят әбине алып килеп, өч көн өшкертте. Ак әби киткәндә болай диде:
– Гөлфәния, сабыр ит, аңа вакыт кирәк, сеңелең үз акылына кайтыр, Иншалла! Әгәр ярдәм кирәксә, ча-кырырсыз, килермен!
Хәзер Сәрвиназ балалар хөкеменә төште, курчак уйный башлады. Үз кызын дусты итеп чакыра:
– Назирә, монда кил, дустым! Әйдә, уйныйк! Мине ялгыз калдырып китмә түлке, мин куркам! Рәсим дигән кеше килеп кыйнамаса иде безне! Ул минем башымны кыйнап авырттыра! Уф!.. Түзәр хәлем калмады...
Шундый әче хәсрәтләргә түзә алмыйча, Гөлфәниянең чәчләренә бәс сырды. Фазыл җизнәсе дә балдызын кызганды. Алар аңа җил-яңгыр тидермәделәр, бик яхшы тәрбияләделәр.
Гадел хәл белергә килгәч, Сәрвиназ янына йөгереп килгән иде:
– Син кем буласың? Мине коткарырга килдеңме? Аннан серле генә итеп як-ягына каранды да:
- Рәсим дигән кеше мине буарга тели! Зинһар, мине монда калдырма, үзең белән алып кит! Мин беләм, син бик яхшы кеше! Мин монда куркам! – дип пышылдады.
Гадел бу хәлләргә түзә алмады, елап җибәрде. Шулай да, күз яшьләрен күрсәтмәскә теләп:
– Сәрвиназ, терел генә! Мин сине беркайчан да калдырмам, үзем белән алып китәрмен. Сине беркем рән-җетә алмас! Бәхетең алда әле синең, – дип юатты.
Җәйге иртәләрнең берсендә Гөлфәния Сәрвиназны ашатырга дип бүлмәсенә керсә, сеңлесен тапмады. Йортка йөгереп чыкса, Сәрвиназ капка баганасына сөялеп баскан да җанны телгәли торган сагышлы җыр җырлап тора:
...Кавышулар шатлык булса,
Аерылышу бик яман!..
Аның йөрәккә үтеп керердәй моңлы тавышы Гөлфәнияне тетрәндерде.
– Әйдә, сеңелкәем, өйгә керик! Мин сиңа ашарга әзерләдем! Сәрвиназ, онытылып, апасына карап торды да:
– Син бит минем әнием, бик яхшы кеше. Миңа кызым дип дәш! – дип куйды, шундук авызын турсайтты да:
– Әй лә, кермим! Ашыйсым килми! Салкын су эчәр идем, эчем яна! – диде күңелсез генә.
Ике ел чирләде, Сәрвиназ. Терелүе кинәт булды: йокыдан иртәрәк уянып китте. Таң алды. Сәрвиназ камил акылында иде бугай. Бүлмә караңгылы-яктылы. Шулчак бүлмә уртасында ап-ак сакаллы бабай пәйда булды - башында ак чалма, өстендә яшел чапан, кулында Коръән төсле калын китап. Ак бабай, күзләрен ачып, дәшми-тынмый гына аны күзәтеп яткан Сәрвиназ янына килде дә, өстенә иелеп, ниндидер догалар укып, башыннан аягына таба сыпырды.
– Кызым, озак чирләдең. Хәзер терел, аякка бас, яшәү турында уйла! Балаң хәзер бик еракта инде, аның урыны җәнәттә! Шуннан соң ак бабай ишеккә таба юнәлде һәм ак томан арасында юк булды. Өч көн килде ак бабай Сәрвиназ янына. Алар үзара тел белән түгел, аң-зиһен аша аралаштылар. Соңгы көнне:
– Менә хәзер терелдең инде, тәмам савыктың! Тор, әйдә, эшкә тотынырга вакыт! – диде бабай. Сәрвиназ түзмәде:
– Бабай, син кем буласың соң?! – дип сорады.
– Мин юлсызларга юл күрсәтүче. Туры юлдан читкә тайпылучыларны туры юлга күндерүче. Бәлагә таручыларга ярдәм итүче булам, кызым, – дип әйтте дә юк булды.
Аллага шөкер, Сәрвиназ шул көннән акылына кайтты. Ул шундук торып, тәһарәтләнде, чиста киемнәр киде һәм зиратка китте. Гөлфәния бу көнне сәер төш күреп уянды. Сәрвиназның бүлмәсенә керсә, ул юк. Йортка чыгып, бөтен җирне карап чыкты, ләкин сеңлесен таба алмады. Аяклары ирексездән зиратка таба атлады. Барып керсә, сеңлесе кызының каберен сыйпап утыра.
– Тыныч йокла, балам, урының оҗмахның түрендә булсын! Берүк рәнҗемә! Саклап бетерә алмадым шул сине, кызым. Мәңгелек йортта бергә булырга язсын, Ярабби! Бәхил бул, күз нурым! – дип күтәрелде һәм сабыр гына аңа карап торган Гөлфәния апасын күреп алды. Апасы аны саташып йөри дип уйлаган, күрәсең, ул сеңлесенә карап:
– Әйдә, сеңелкәем, әйдә! Хәзер өйгә кайтыйк инде, – дип кулыннан алды.
– Әйдә, кайтыйк, газиз әниемне алмаштырган апам минем! Кайгырма, мин бит терелдем инде, Аллага шөкер! Зиратка йөрәк җимешем белән бәхилләшергә дип кенә килгән идем. Син кушканча, мәетләрне артык борчып йөрмәм, – диде дә апасын кочаклап алды.
Бу вакыйгалардан соң Сәрвиназ үз акылына кайтты һәм тәмам савыкты, аңарда башкаларны дәвалау көче ачылды. Ул авылда җиде ел йөри алмый яткан Габидулла аганы аякка бастырды. Бәби таба алмаучы хатын-кызларга ярдәме тиде. Тора-бара даны еракларга таралды, хөрмәт иясенә әверелде.
Сәрвиназ югары уку йортына кереп укыды, белем алып, табибә булып кайтты. Гадел белән дә аралары яхшырды, туганнарча аралашалар.
Рәсимгә килгәндә, әтисе дөнья белән хушлашты, сеңлесе Җәмилә дә озак тормады, иренең юньсезлегенә түзә алмыйча, үз теләге белән якты дөньяны калдырып китте. Әнисе берьялгызы торып калды. Рәсим Язиләсе белән Себергә китеп урнашкач, уллары Данирга иптәшкә кызлары Дилбәр туды. Дөньялары түгәрәкләнде инде дип яшәп ятканда, юл һәлакәтенә очрап, Язилә белән Данир вафат булдылар, ә Рәсим ике аяксыз калды, гарипләр арбасына беркетелгән булып, кызы Дилбәр кулына калды. Шәһәр тормышы авыр булганга, аны авылга кайтардылар. Рәсим хәзер тәрәзәдән генә туган авылына карап, узган гомерен барлап утыручыга әверелде. Дөньяны бер итеп тормыш куа торган чаклары артта калды. Ба-а-ар, бар иде лә баскан җирдән ут чыгарган чаклары! Адәм баласы үз башына төшкәч кенә аңлый икән дөнья кадерен! Ниләр генә күрсәтмәде ул Сәрвиназга! Назирәгә дә яратуын бирә алмый калды. Әгәр мәңгелек йортка шушы гөнаһлары белән китеп барса, Аллаһы Тәгалә аның җанын мәңгелек утка салыр бит, дигән уйлар бораулый миен. Башында кайнаган шушы сорауларга җавап
эзли, үкенү дигән әче хис йөрәген телә...
Беркөнне Рәсим, баш авыртулары кузгалгач, әнисенә инәлеп:
– Әнкәй! Хәлем мөшкел, зинһар, Сәрвиназны чакырып кил әле! – диде. Гайшә карчык та күптәнге дуамал ха-тын түгел иде инде.
– Ярар-ярар, балам! Үзем дә барырга җыенып йөри идем әле, – диде һәм берсүзсез галошларын кия башлады.
Төш вакыты узган инде. Көтмәгәндә ишек ачылып китте, Сәрвиназларның өенә Гайшә карчык килеп керде. Ул исәнләште дә, нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, бугазына төер килеп тыгылды. Сәрвиназ аптырап карап торуында булды, ә Гайшә һаман бер сүз әйтә алмыйча озак маташты - йөзе бер агарынды, бер күгәренде. Һич булмагач, йөгереп килеп Сәрвиназ алдына тезләнде дә кычкырып елап җибәрде:
– Сәрвиназ, балам! Мин сине тирән әрнүләргә салдым! Кылган гөнаһларым, рәнҗетүләрем өчен бәхиллә мине! Син кичермәсәң, ике дөньяда да мәрхәмәт юк миңа! – дип такылдады, елый-елый. Сәрвиназ карчыкны күтәреп урындыкка утыртты да чәй салып бирде. Ул тынычлангачрак:
– Әйе шул, Гайшә әби, бик соң аңладың мине. Миңа күрсәткән әшәкелекләрең өчен мин бәхилләсәм дә, Аллаһ хозурына баргач, барыбер җавап тотасың бар. Хәзер үзең дә аңлыйсыңдыр, бала һәр ана өчен бик тә газиз икәнлеген. Мин дә якыннарым өчен газиз һәм кадерле идем. Минем дә җаным бар иде. Нигә бу турыда баштан ук уйлый белмәдең икән? Рәнҗедем мин сиңа! Шуның өчен сиңа да газапланырга туры килә. Аллаһы Тәгалә мине кичерер, дип уйлыйм, чөнки син яраткан малаең белән икәүләп мине шуңа этәрдегез. Синең хәсрәтең хәзер күз алдыңда. Фани дөньядан да шуның белән китәрсең, белеп тор! Малаеңа да әйт – ул да үз гөнаһларына күрә газаплана! Минем аны күрәсем дә, беләсем дә килми! Барыбызны да Аллаһы Тәгалә хөкем итәр!..
Гайшә әби башка берни дә әйтмәде, башын иеп чыгып китте.
...Җәйге кич. Күңел нидер эзләп, читлектәге коштай талпына. Сәрвиназ капка төбенә чыгып утырды да, йолдызларга карап, үткән гомерен исенә төшерә башлады. Язмышы китап итеп язарлык икән бит! Гайшә карчык белән Рәсим аңа ниләр генә күрсәтеп бетермәделәр, исемен аяк астына салып таптадылар. Ләкин “Ни кылсаң да, үзеңә әйләнеп кайта” дип бик дөрес әйтә халык. Аллаһы Тәгалә язган тәкъдир дә шул булгандыр, чөнки күрәзәче хатын да, төшләре дә моңа дәлил. Ләкин ул аларга колак салмады, игътибар бирмәде, чөнки Рәсимгә бик тә гашыйк иде. Тик Аллаһы Тәгалә язган язмышны кичерергә кирәк. Уйлабрак карасаң, бармы икән соң бу дөньяда яхшылык дигән нәрсә?...
Менә шундый уйларга батып утырганда, Сәрвиназ сискәнеп китте. Төнге тынлыкны ярып, ашыга-ашыга берәү килә иде. Ә-ә, Гадел икән! Егет Сәрвиназны урамда очратырмын дип уйламаган күрәсең, бераз каушады кебек.
– Исәнме, Сәрвиназ! Хәлләрең ничек?!
– Әйбәт кенә әле, Гадел. Ни эшләр бетереп йөрисең?
– Сәрвиназ... мин сиңа... син... миңа... Егет беравык сүзен әйтә алмыйча торды. Үз хәленә кайткач, кулындагы чәчәк бәйләмен кызга сузды да:
– Сәрвиназ! Мин сиңа тәкъдим ясарга килдем... – дип бер тында теләген әйтеп салды.
– Нәрсә-ә?! – дип Сәрвиназ торып басты.
– Сәрвиназ, матурым, сиңа булган мәхәббәтем елдан-ел көчәя генә бара. Яратам бит мин сине! Гомер буе яратам. Чык миңа, гомер юлларыбызны бергәләшеп үтик! Тормыш бакчабызда гөлләр чәчәк атар, сабыйлар үсәр!..
Ул хатынның икеләнеп торуын күреп, башта кулыннан алды, карышу булмагач, баһадирдай күкрәгенә кысты, чәчләреннән сөеп иркәләде, сак кына иреннәреннән үпте.
– Язгы гөлем бит син минем, Сәрвиназ! Син миңа урау юллар аша килгән гомерлек бәхетем, сүнмәс мәхәббәтем!
– Мин дә сине яратам, Гадел! Тугры мәхәббәтең өчен рәхмәт сиңа, олы җанлы һәм миһербанлы егет! Кичер мине күп сынауларга дучар иткәнем өчен. Зинһар, кичер! Син бит минем югалган һәм яңадан табылган керсез мәхәббәтем!
Сәрвиназның бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Артык күп күргән газаплардан соң бу аның беренче шатлыклы, бөтен гөнаһларын юып төшерерлек күз яшьләре иде...
Алар бушап калган төнге урам буйлап җитәкләшеп киттеләр. Төне буе сөйләшеп йөргән ике ялгыз йөрәк бу төнне гомерлек мәхәббәт ишеген ачып керделәр. Моңа бары тик тулган ай гына шаһит иде...
...Бүген матур итеп бизәлгән машинага утыртып, Гаделләр йортына килен төште. Туй машиналары, шатлыгыбызны уртаклашырга ашыгыгыз дигәндәй кычкыртып, озын сигнал биреп узган вакытта Рәсим капка төбендә гарипләр арбасында утыра иде. Билгеле, туй машинасы эчендә утырып баручы Сәрвиназны, бә-хете ташып торган Гаделне күргәч, йөрәге кысып куйды. Каядыр торып чабасы, качасы килде аның. Тик бүрәнә кебек каткан аяклары аңа буйсынмадылар...
Яшьләр пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яши башладылар. Аларны күреп, сокланмаган кеше юк иде. Әйтергә кирәк, Гаделнең әти-әниләре Сәрвиназны беркайчан да хәерче, зимагур Гали кызы дип рәнҗетмәделәр, киресенчә, аларга тиң мәхәббәт, бәхет теләделәр. Гадел колхоз рәисе булып эшләде, Сәрвиназ авыл халкын дәвалады.
Нәкъ тугыз айдан Сәрвиназ Гаделгә малай бүләк итте. Сабыйга Айнур дип исем куштырдылар. Баһадирдай таза бала тормышларына тагын да ямь өстәде. Аңа ике яшь тулганда, Нәргизә исемле матур кыз алып кайттылар. Эшләп торган ир белән хатын яңа машина сатып алдылар, гаиләләре белән Сочи якларында ял итеп кайттылар. Аллаһы рәхмәте чиксез, диләр бит, авыр чакларда да кеше булып калган Сәрвиназ белән Гаделгә барын да кайтарып бирде ул!
Шулай матур гына яшәп ятканда, Сәрвиназларга кабат Гайшә әби килеп керде.
– Сәрвиназ, балам, бигрәкләр әрнешә улым! Зинһар, кереп чык әле! Табиблардан файда юк. Нишлим инде, кайда барыйм! – дип инәнде, әрнеп елады. – Синең белән бәхилләшмәгәнгә тоткын булып утырадыр, – дип өстәгәч, Сәрвиназның йөрәге түзмәде:
– Ярый, Гайшә әби! Бар, өеңә кайта тор! Хәзер барып җитәрмен! – дип озатты Сәрвиназ.
Озак көттермәде табибә, кайчандыр килен булып төшкән йорт капкасын да ачып керергә насыйп булыр икән, дип аптырады. Өйгә кергәндә йөрәге шәбрәк тибеп куйды, әйтерсең лә узган гомеренә әйләнеп кайтты.
Кайчандыр төзек йорт хәзер искергән, өй түбәсе сыгылган. Күңелендәге авыр уйлары баш калкытса да, ул үзен кулга алып, алга атлады. Ишектән килеп кергәндә, Рәсим һәрвакыттагыча арбасында утыра иде. Бермәл алар карашып тордылар. Бүген ул Сәрвиназ өчен бөтенләй ят кеше, тиле яшьлек хисләре инде күптән сүрелгән. Аның күз алдында сөмсере коелган бәхетсез кеше утыра иде.
Кайда китеп югалган кара чәчле, баһадир гәүдәле, хатын-кызны бер күз карашы белән өтеп үзенә буйсындыра алган егет?! Кайда киткән бәгырьне телгәли торган әче теле, күз алдында йодрык уйнатып, буып үтерергә әзер булган ир бәндәсе?! Аның урынына мескен гарип кайдан килеп чыккан? Һич ышанырлык түгел!
Рәсим дә әллә нишләде: ябык гәүдәле, күзләрендә курку булган кызга ни булган? Әйтерсең лә аның Сәр-виназы урынына төз буйлы, очкынлы зәңгәр күзле яңа Сәрвиназ үсеп чыккан!
Сәрвиназ кычкырып сәлам биреп, Рәсим янына килде дә:
– Рәсим! Менә мин синең каршыңда. Сөйлә сүзеңне, ник чакырдың? – диде туры карап. Рәсим, уңайсызланып, күзләрен идәнгә төбәде:
– Сәрвиназ! Миңа күп калмаган инде, дип уйлыйм, бәхилләшергә чакырдым! Кылган хата-гөнаһларым, га-запларга салуым, җәзалаганнарым өчен, зинһар, кичер мине! Йөрәгемдәге авыр ташны үзем белән алып китәргә теләмим! – дип инәлде, күз яшьләрен яшермичә.
Аның шушы сүзләреннән соң Сәрвиназның күңелендә озак еллар буе сакланып килгән сүзләре ташкын булып бәреп чыкты:
– Рәсим! Син миннән генә түгел, кызыбыз Нәзирәдән дә бәхиллек сора! Аның хакы да синең өстеңдә! Әйт әле, син үз гомереңдә аны кулларыңа алып, матур сүзләр әйтеп, тезләреңә утыртып яраттыңмы, чәчләреннән сыйпап назладыңмы соң?! Син бит, бала тавышын да ишетергә теләмичә, өйдән чыгып кача идең, аның алдында мине үтергәнче кыйный идең. Мин бит сезнең өегездә зимагур Гали кызы гына булып йөрдем, кеше санында түгел идем. Мине хурладыгыз сез! Әниеңә хәлле кода-кодагыйлар кирәк булды. Ул, өйләнешкән көнебездән башлап, ахыргы көнгә кадәр мине кыйнарга боерык биреп торды. Ә син, чүпрәк, акылсыз ир бәндәсе, ни кыланганыңны белмичә, типтереп яшәдең. Хәрәм байлык туплап, себеркең белән читкә качтың! Беләсеңме, мин бу этлеккә түзә алмаганга, изгеләр тавына менеп, каргадым сезне. Каргыш уртак була икән. Үзем дә сабыемны югалттым! Мин сезне беркайчан да бәхилләмәм дигән идем дә, баламны югалткач, шуны аңладым - сез кылган гөнаһлар өчен кызыгыз Дилбәр җавап бирмәсен! Чөнки ул гөнаһсыз! Ярар, минем аркада тоткын булып утырма
, Рәсим! Мин сине Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бәхиллим! Хуш, рәнҗеп калма миңа...
Сәрвиназ өйдән чыгып йөгерде. Урамга чыккач, җиңел сулап, зәңгәр күктә елмайган кояшка карады, битен йомшак җил назлап үтте. Сәрвиназ, ничәмә еллар йөрәген басып торган авыр таштан котылып, җиңеләеп китте һәм тәвәккәл адымнар белән өенә, үзен яраткан гаиләсе янына кайтырга ашыкты…
Тәмам
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|