|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2011 Җәмгыять
Мәнди анасы белә. Ә без?СССР таркалганнан соң элеккеге союздаш илләр бер-бер артлы НАТО, БСО - Бөтендөнья сәүдә оешмасы кебек берләшмәләргә керергә омтыла башлады. Хәер, Россиянең үзендә дә, әйтик, БСО га керү теләге моннан унҗиде елга якын элек үк барлыкка килгән иде. Һәм менә 2012 елда Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү ихтималы бар. Белгечләр аптырашта. Ил җитәкчелегенең дә уй-фикерләре әледән-әле үзгәреп тора. Кем әйтмешли, теләк тә бар, шикләндерә дә. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе кемнәргә кирәк? Бу гамәлнең ил халкына файдасы булырмы?
Моннан берничә ел элек РФ финанс министры Герман Греф Россиянең әлеге оешмага керүе ил икътисадына дистәләрчә миллиард доллар өстәмә керем бирәчәге турында әледән-әле кабатлап торды. Янәсе, Россия ил капкасын чит дәүләтләргә киңрәк ачкан саен, товар җитештерүчеләр арасында конкуренция арта. Кибет киштәләре төрле товарлардан сыгылып торгач, аның бәясе дә төшәчәк, янәсе. Чит ил банклары кредитны да, үз илләрендәге кебек, Россиянең теләсә кайсы кешесенә аз процентларда бирергә мөмкин икән. Тот капчыгыңны! Бирерләр, бирмичә ни.
Беренчедән, чит ил магнатлары иң элек үз мәнфәгатьләрен кайгыртачак. Актаныш якларында әйтелгәнчә, бу кадәресен Мәнди анасы да белә булыр. Кибет киштәләре түбән сыйфатлы, кеше организмына файдасыннан зыяны күбрәк, әмма бәясе арзанрак булуы нәтижәсендә халык кырылып алачак чит ил товарлары белән шыгрым тулып торуы да үзебездәге җитештерүчеләрнең тез астына сугачак. Аннан килеп, чит ил байлары Россиядә алган табышларын да читкә чыгару турында кайгыртачак. Ни өчен икәнлегенә тарихта шактый гыйбрәтле хәлләр аша җавап табарга була. Рус халкы бит түзеп-түзеп тора да, узган гасырның унҗиденче елларындагы кебек, илнең астын өскә китерүе дә бар. Хәер, федерациядә яшәүче башка милләтләрнең дә ачуы чыгудан Ходай сакласын!
Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү Россия авыл хуҗалыгын да нигезеннән какшатачак. Сер түгел, алга киткән илләрдә үз авыл хуҗалыгына ярдәм бездәгегә караганда утыз-кырык тапкырга күбрәк! Җитештерелгән продукциягә бәя дә шуннан чыгып билгеләнә. БСОга кергәч, телисеңме, теләмисеңме, базар капкаларын каерып ачып куярга кирәк булачак. Чит илләрдәге товар җитештерүчеләр нәкъ менә шул турыда хыяллана да инде. Үзебездә үстерелгән яшелчә-җимеш, ит, сөт һәм башка күп төрле продукцияләр чит илдән китертелгән товар бәяләре алдында тәмам югалып калачак бит. Әле болай да дистә ел буена таланып, таркалып килгән Россия авыл хуҗалыгы мондый хәлдә тәмам хәлсезләнәчәк, билгеле. Моңарчы да дәүләт биргән ярдәм белән генә тернәкләнеп, көч-хәл белән очын-очка ялган яшәгән Россия авыл хуҗалыгына ясин чыгасы гына калачак...
Шулай да ни өчен әле унҗиде ел буена Россия җитәкчелеге Бөтендөнья сәүдә үзәоешмасына керү турында хыяллана? РФ фәннәр академиясенең Икътисад институты җитәкчесе Руслан Гринберг раславынча, “Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе илдә яшәүче һәркемгә дөнья базарына юл ача”. Ачуын ачадыр да бит. Тик менә дөнья базарында нинди товарларыбыз белән мактана алырбыз икән соң? Русның “матрешка”лары беләнме? Яисә татар кәләпүшләрен тәкъдим итәсе булырмы икән? Хәер, кәләпүшне дә хәзер кытайлар җитештереп сата башлаган шул. Ни генә дисәк тә, Россиядә җитештерелгән товарлар сыйфаты белән дә, бәяләре белән дә чит илнекеннән күпкә калышуы бәхәссез. Дөрес, чит илләргә нефть, газ, металл кебек чимал сатучыларга дөнья базарында үзләрен иркенрәк тота башларга мөмкинлек туа. Аны сату күләме дә бермә-бер артыр инде. Тик менә булганны сатып бетереп, киләчәк буыннарга үзебездән соң ни калдырырбыз? Бу кадәресен дә онытмыйсы иде бит.
Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү Россия сәнәгатенә, авыл хуҗалыгына гына түгел, илдә яшәүче һәр кешенең (бу кадәресе олигархларга, бәлки, әллә ни кагылмыйдыр) кесәсен шактый саегайтырга мөмкин. Ни өчен дигәндә, барлык төр энергиягә, җылылык чыганагына дөнья базары бәяләреннән чыгып түлисе була. Россия кебек елның яртысыннан артыгында салкыннардан өшегән илдә бу кадәресе дә үзен нык сиздерәчәк.
Россиянең танылган икътисадчылары, шул исәптән академик Леонид Абалкин да илнең алга таба үсешендә Бөтендөнья сәүдә оешмасының роле зур булачагына басым ясый. Шулайдыр. Әмма моның өчен тигез шартлар булуы зарури. Шулай булмаганда без дә Балтыйк буе илләре хәлендә калуыбыз ихтимал. БСО илләрен беренче чиратта аларда җитештерелгән сәнәгать товарлары да, авыл хуҗалыгы продукцияләре дә түгел, ә чимал кызыксындыра икән. Россия дә Бөтендөнья сәүдә оешмасына кереп, алга киткән илләрнең чимал базасына гына әйләнеп калмасмы?
Камил СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|