поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.07.2011 Җәмгыять

Тайга

Туган якта яз килүсусыл, ябышкак яфракларның күбәеп, бөтен җиһанны яшелләндерүеннән гыйбәрәт. Ә Тайгада исә чыршы, нарат, эрбет, карагай, пихта агачларының җете яшелләнеп, күпереп, яңарган энәле ботаклары, яфрак чыгару турында хыялланып кына утырган каен, усак, тупылларны үз төсенә урап, үтеп чыга алмаслык тоташ дивар хасил итә. Ылыслардан аңкыган хуш ис нарат җиләге яфраклары белән мүктән “тукылган” яшел “келәмнең” дымына кушыла һәм урман һавасы яңа гына парлаган миннектәй аңкып, тын юлларын киңәйтә сыман...

Безнең контора урнашкан балок (биредә вакытлыча төзелгән тәгәрмәчле баракларны шулай дип атыйлар) тәрәзәләрен шар ачып куеп, язгы ак төннең матурлыгына сокланып утыра идем. Рация шыгырдавы сискәндереп җибәрде.

 

-- База, база... Дүртенче бригада сөйләшенгән урынга әйләнеп кайтмады...

 

-- Аңлашылды... Без дә югалттык аларны... Үзегез кайда? -- дидем хафаланып.

 

-- Әлегә профильдә... Егерме чакрымлап әйләнә-тирәне йөреп чыктык, бер җирдә дә күренми егетләр. Элемтәгә чыкмаганнарына сигез сәгать булды. Соляр аз калды, базага кайтабыз хәзер.

 

-- Яхшы. Көтәбез.

 

Мин рациядан кабат дүртенче бригаданы чакырып карадым, Җавап ишетелмәде. Шуннан тиз генә өлкән механикка барып хәлне аңлаттым.

 

Ун минуттан, биш МТЛБУ һәм өч ТГМ базаны гөрелтегә күмеп шомлы тайга эчендә күздән югалды.

 

Ял юк егетләргә. Унсигезәр сәгать эшләп, башларын мендәргә тидеререп йокыга чумарга да өлгермиләр, торырга вакыт җитә. Гомумән, биредә тоташтан дүр-биш сәгать йоклау берәүгә дә тәтеми. Сейсма белән бераз таныш кеше моны яхшы белә. Җиде-сигез ай буена умарта күче сыман гүли халык. Алгы сафта “топлар”(топографлар) бара: билгеләнгән урынны күккә ашкан карагайлардан, тоташ артыш куакларыннан арындырып, юл ачып чистарталар. Аларның артыннан ук “буротряд” -- танкларга урнаштырылган бораулау станогы белән җирне тишеп “кое”әзерли. Сейсмоотряд шунда тротил салып, нефть булырга тиешле җир катламын шартлата һәм кирәкле мәгълүматны компьютерга яздыра. Туңган сазлык эри башлап, күлләр тоташ төпсез диңгез хасил иткәнче, бирелгән участокның (бу сезонда 400 квадрат километр зурлыгындагы участок иде) катламнарын тикшереп бетерү зарур. Өлгермәгән очракта барлык премияләр киселә. Беркем дә, тормышын куркыныч астына куеп, шундый авыр шартларда гаиләсеннән, туган җиреннән аерылып яшәп, тир түгеп азаплануының бушка китүен теләми. Иләс-миләс йөреп, ныклап эшләмәгәннәргә монда урын юк. Бердәм, ярдәмчел, дус-тату яшәмәсәң әлеге шартларда бер айга да түзеп булмый. Һәрбер башланган көннең хәвеф-хәтәрсез үтүен телисең. Ләкин монда һәр адым табышмак, яшәеш -- үтеп чыгып булмаслык лабиринт...

 

“...Ун чакрымлап үттек, күренмиләр... Көньяк-көнбатыш юнәлешне айкадык, юклар… Төньяк-көнчыгышта, эшләгән урыннарында беркем юк... Монда күлләр нык җәелгән, эзләре югала... “ -- рациядан вакыт-вакыт эзләүчеләрнең шомлы хәбәрләре ишетелә.

 

Конторада кеше күп булса да, эчне ниндидер калтырау баса, барыбызны да курку чолгап ала. Партия җитәкчесе бертуктамый тәмәке тарта. Уен-көлкеле техрук та бер ноктага төбәлеп, сүзсез калган. Йөрәк тибешен, һәркемнең тын алуын ишетелерлек куркыныч тынлык...

 

-- Малый Атлымга таба бер яңа эз ярылып ята, шунда таба борылабыз, -- дип аваз салды бер бригада.

 

-- Ярый, яхшы хәбәр көтәбез, -- диде җитәкче, җанланып.

 

Көткән вакытта бер минут бер тәүлек кебек тоела. Егетләр дә ярдәм көтеп, һәр мизгелләрен саныйлар микән? Югалган бригададагы алты ир-егет -- ике татар, бер башкорт, өч чуаш елмаеп кайтып керерләр сыман.

 

-- База, база... танкны таптык, -- дигән тавышка дерт итеп куйдым. -- ГАЗОНның (ГАЗ-34039) түбәсе су астыннан чак кына калкып тора. Кече Обь күпере өстеннән ургылучы көчле агымлы ташкын алып киткәнгә охшаган.

 

-- Үзләре күренәме!? – дип кычкырып җибәрде җитәкчебез.

 

-- Якын-тирәдә кеше юк. Кинәт төшеп киткәннәр күрәсең. Танкка якын барырлык түгел, өч-дүрт метр тирәнлектә. Люклары ачык, йөзеп чыкканнардыр. Хәзер тикшерәбез...

 

Бу күпердән Атлымга егерме биш чакрымлап бар, ә базага алтмыш. Лычма киемнәрдән базага түгел, ә авылга таба чабулары көн кебек ачык иде.

 

-- Сез поселокка ашыгыгыз, бәлки юлда очрарлар, -- диде җитәкчебез Иван Николаевич эзләүчеләргә.

 

-- Көймә белән кереп тикшердек, танк эче буш... Аллага тапшырдык... -- диде бригадир, авыр сулап.

 

Шулчак спутник антенасы аша эшли торган телефон чылтырады. Мин трубканы күтәрдем һәм дүртенче бригаданың бригадиры Камилнең тавышын ишетеп:

 

-- Табылдылар!!! -- дип кычкырып җибәрдем.

 

-- Барыгыз да исән-саумы? -- дип сорады Никалаевич, кулымнан трубканы тартып алып. -- Кайда тукталдыгыз?

 

Егетләр Атлым хастаханәсендә булып чыктылар. Егерме биш чакрымны бертуктамый йөгергәннәр. Бәлки шуңадыр, араларында ныклап чирләүче дә булмады. Шулай да, өч көн яткырдылар үзләрен. Ләмгә баткан ГАЗоннарын ике атнадан соң, азрак су киткәч, бер-берсенә тагылган дүрт танк көчкә тартып чыгарып, базага кайтарды.

 

Ханты-Манси автоном төбәге.


Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА
Татарстан яшьләре
№ 6 | 14.07.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»