|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2008 Авыл
ҮРГӘГАР АВЫЛЫ БӘЙРӘМЕННӘН ФОТОРЕПОРТАЖАвылда Сабантуйлар күптән тәмам. Шулай да беркөнне әни шалтыратып: “Кызым, бездә Авыл бәйрәме була, синнән авыл тарихы буенча чыгыш көтәләр”, - диде. Бәйрәмнең нинди хөрмәттән икәнен генә аңламадым. Шулай да чыгышка материаллар әзерләп туган авылыма юл тоттым. Туган авылым Үргәгар Әлки районында, борынгы Болгар-Биләр юлында (Казаннан 160 км, ә район үзәге Базарлы Матактан 8 км ераклыкта) өстендә урнашкан. Үргәгар авылының ике өлеше ике исем йөртә: көньяктарак урнашканына – Иске Үргәгар, ә төньяк юнәлештәге өлешенә – Яңа Үргәгар диләр (халык телендә Иске авыл, Яңа авыл, Улбәгер атамалары да йөри). Авыл бәйрәме 16 августта узды. Мондый бәйрәмнәр район хакимияте тәкъдиме белән оештырыла икән. Беренчесе Татар Суыксуы (Урта Әлки) авылында үткәрелгән булган. Инде чираттагы бәйрәмгә Әхмәт авылы халкы әзерләнеп йөри дип ишеттем. Күңелле бәйрәм мизгелләреннән берничә фото.
Автор фотолары.
Гөлчәчәк САФИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|