|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2024 Мәдәният
![]() Роберт Миңнуллиның бер ел эчендә биш китабы басылган (ВИДЕО)Бүген Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган китапларын тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәдә балалар Роберт Миңнулин язган шигырьләрне сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Быел Татарстан китап нәшрияты Роберт Миңнуллиның “Күчтәнәч”, “Энекәш кирәк миңа”, “Малай-шалайлар”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Мөгезборын белән озынборын” дигән 5 китабын чыгарган. “Татарстан китап нәшрияты ел саен 100дән артык китап чыгара. Алар арасында шигърият тә, проза да, фәнни китаплар да бихисап. Ә менә бер ел эчендә бер авторның биш китабы чыгу, ул инде бик сирәк очрый торган күренеш. Ә Роберт абыйның шушы дәрәҗәгә ия булуы бернинди шик тудырмый”, – дип сөйләде нәшриятның директоры Илдар Сәгъдатшин. Кичәдә Роберт Миңнуллинның тормыш иптәшен Клара Миңнуллина да бар иде.
--- |
Иң күп укылган
|