поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.07.2011 Мәдәният

Җанны күреп тә, ишетеп тә була

Колгадагы сөлгеләрнең

Кызлар чиккәне матур!

Бары мәхәббәт алдында

Тезләнгән егет батыр!

 

Аккош күле буендагы Сабан туе яланына барып җиткәнче, күзләр «күгәрде». Алай да, барып җиттем: чакрым чамасы тәпиләгәннән соң, «Сабан туе» дип язылган капкадан кереп киттем...

 

Мин – авыл баласы, шуңадырмы, күңелне, «Сабан туена капкадан керми идек, дуга-капка булса да, киртәсе булмый иде...», дигән уй ертып керде. Капкадан узуга, очсыз-кырыйсыз сәүдә урамы каршы алды үземне. Әйтерсең 30 август көнендәге «Суверенитет» дип күзгә төтен җибәрүче уңлы-суллы Болак урамнарын бирегә күчереп утыртканнар... Чатырлар, чатырлар һәм нәкь җырдагыча:

 

Далаларда чатыр корды ятлар,

Чатыр яннарында кешни атлар.

 

Һәр тарафтан алып баручылар русчалатып сөйли – алар аңласын, үпкәли генә күрмәсеннәр, Аллам сакласын... Татар булып татарча аңламаганы да, татар булып та үз милләтен танымаганы да, берүк, шатлансын, ашап-эчеп бәйрәм итсен. Минем бу ашханә-урам буйлап барырга тамчы да теләгем юк иде. Туктап калдым. Дөресрәге, мине милли моң туктатты. Капкадан кергәч тә, Казанның Киров районы сәнгатькәрләре сәхнә корганнар икән.

 

«Артистлар...», дип уйлап куйдым. Гавам карап кына тора... Күңелне тагын бер уй ертып керде: Сабан туенда профессиональ артистлар чыгыш ясамый иде элек, халык үз булдыклыларын мәйданга чыгарып, милләтнең үзенә үк күрсәтә иде бит... Моңсу истәлекләремне дәртле татар халык бию көе бүлде. Сәхнәгә түгел, яшел чирәм өстенә ун-унике яшьләр тирәсендәге ике үсмер атылып чыкты да татар моңына елыша төшкән бар милләттәшләремнең дикъкатен яулады да алды. Җанымны буып торган өметсезлек ташкыны бер мизгелдә юк булды. Мин үземне олы милләтнең тулы хокуклы вәкиле, хәтта бер мизгелгә бәхетлесе итеп тойгандай булдым. Аларның иңнәрендә – милләт канаты һәм алар гүя шушы милләтне, җирдә канатлы татар дигән милләт барлыгын күрсәтү өчен чыкканнар бу мәйданга! Алар, беләсезме, ничек бииләр? Алар безнең авылның кәттә егетләре Вәзит абый белән Әлфир абый кебек тә, аксакал Мәгъсүмнәре, Зыякайлары кебек тә, туксанны узгач та мәйданга чыккан Садрислам карт кебек тә, тагын миңа бик тә, бик тә кадерле булган әллә кемнәр кебек тә итеп бииләр. Күзләрендә исә татар җаны очкынлана, хәрәкәтләре булып татар җаны талпына, елмаюларында – татар җаны тантанасы!

 

Кинәт миңа әллә ни булды, чигәләремне кайнар яшь тамчылары өтеп алды. Күз яшьләре аша башкаларга күз салам. Тәбәнәк коймага елышкан бар милләттәшләремнең күзләре генә түгел, җаннары да шушы ике үсмернең бию канатларында оча иде кебек тоелды миңа.

 

Чү! Кемдер минем итәгемнән тарта түгелме? Биш-алты гына яшьлек кыз бала миңа кызгану да, гаҗәпсенү дә тулы күзләрен төбәгән иде. – Апа, ник елыйсың?» – дигән сүзләре мине сискәндереп җибәрде.

 

Әйе, ник елыйм соң әле мин? Шундый да дәртле биюне карап елыйлар димени?!

 

– Шатлыктан... – дип җавап бирдем мин аңа, чөнки минем җандагы, бар милләт җанындагы олыдан да олы, тирәннән дә тирән фаҗигане биш яшьлек сабыйга ничек аңлатыйм?! Аны аңлатыр өчен нинди сүзләр кирәк икән? Шагыйрь булсам да, андый сүзләрне белмим икән бит...

 

Әйе, ул ике үсмер яшел хәтфә мәйданда биеделәр. Алар сәхнәгә сыймас та иде, чөнки алар булып бу мәйданга татар җаны очып чыкты лабаса!

 

Ахырдан әйттеләр, бу малайлар «Елмаю» бию төркеменнән икән. Тик әллә нинди төркем, әллә нинди профессиональ ансамбльләрдән булып, өйрәтүчеләре әллә нинди ас булса да, татар милләтенең кем икәнен, аның чын тарихын бала күңеленә иңдерми торып, болай биетергә мөмкин түгел!

 

Халәтемне башкалардан яшерергә теләп, әкрен генә читкәрәк китәм. Аякларым ак каеннар арасына алып керә. Күңел тагы: «Каеннар – җирнең чал чәчләре...» – дип, җанны дертләтеп куя. Ак каен кәүсәсен кочып, тәмам хәлем беткәнче еладым мин бу Сабан туенда... Һәм миемне гел бер сорау яндырып торды: шушы милләтнеме тарихтан түкмәкче булалар?!.

 

Үч иткәндәй, анда да, монда да микрофоннар бар яланга рус телендә кычкыра. Озын сәүдә урамының буеннан-буена дуңгыз шашлыгы кыздырыла. Өстәвенә үзәк мәйданга ниндидер билет алып кына кереп була икән. Түләүле, күрәсең... Монда әллә ничә мәйдан шул. Сабан туеның мәйданы – уртак һәм аның максаты да бер була: милләтнең рухи вә физик көчен үз-үзенә күрсәтү! Монда эреле-ваклы мәйданнарның исәбенә чыкмаслык. Биредә – сәхнә... сәхнә... сәхнә һәм аларда профессионаллар акча эшлиләр. Гавам, милләт читтән генә карап тора. Алар тамашачы да, ярышларда катнашучыларга куәт биреп торучылар да түгел инде. Монда беркем беркемне дә, беркем беркемнең бүләген дә танымый... Монда бар да әзер сценарий буенча, шул исәптән бүләкләр дә... Бүләкләр дигәннән, югыйсә Сабан туе өчен бүләкләр сатып алынмый, Сабан туена бүләкне халык үзе әзерли, анда милләтнең иң матур гореф-гадәтләре, олы тәрбиясе, таланты, яшәү көче мәйданга чыгарып күрсәтелә. Алай гына да түгел әле, милләтнең хакимнәрдән дә, акчадан да бәйсезлеген, тулы мөстәкыйльлеген, яшәешенең табигать белән тулы гармониядә булуын күрсәтә торган табигый бәйрәм ул Сабан туе! Аның төп герое да – ихлас милләт җаны! Әмма мәйданга Ул чыгарылмаган шул...

 

Бездә халык кушканны үти белә. Бу яланны мондый итеп әзерләү өчен күпме миллионнар түгелгәндер. Көчле яңгырлардан соң, аяк астына чабылган вә вакланган үләнгә кадәр түшәлгән. Сүз дә юк, булсын дип тырышканнар. Тик Сабан туеның төп вазифасы – милли горурлык, милли рух, Милләткә, Телгә, Җиргә, Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү иде бит әле.

 

Сабан туеның төп мәгънәсен «сука бәйрәме»нә кайтарып калдырмакчылар. «Сабан ул – җиргә, җанга, аңга орлык иңдерү, үсемлекне, игенне генә түгел, милләтне үстерү бәйрәме!» – дип, туктаусыз укып торды миңа әткәем, туктаусыз кисәтеп торды укытучыларым һәм йөздән ашкан картыем. «Сабан туен милләтнең җаны күтәреп тора!» – дип әйтеп китте ул бу фани дөньядан. Ә монда тагын шул «өстән» килгән фәрманны үтәргә, акларга тырышып, милли бәйрәмебезне интер-гулянкага әверелдереп бетереп баралар түгелме соң?!.

 

Сабан туе – татарның милли бәйрәме! Аңа чучканың да, чит телнең дә катнашы юк! Татар җанын, милләтнең рух тантанасын, бөеклеген вә тирәнлеген күрәселәре килсә рәхим итсеннәр, тик үз уставлары белән кереп түгел!

 

Дуслык фестивале – анысы икенче чара. Боларның икесен... өчесен... бишесен бергә бутагач, бәйрәмнең яме дә, гаме, йөзе дә, сүзе дә, үзе дә юкка чыккан да куйган. Хәер, шәһәр халкының күпчелеге бакча үстерсә дә, сабанчы түгел шул. Бәлки, Сабан туен күрәсе килсә, бүләкләрен алып, авылларга, авылларына кайтыргадыр шәһәр халкына? Күңелем сизә, ул чагында башка милләтләр «Сотворение мира»ларын тамаша кылырга җыелыр иде...

 

Минем өчен быелгы Сабан туе әнә шул ике үсмернең биюе генә булды. Дөньяның әллә нинди оста биючеләрен җыеп китерсәләр дә, алар татар биюен оста башкарырлар, әмма ул бию татар җаны биюе булмас иде…


Нәҗибә САФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»