|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2024 Мәгариф
![]() "Коридорга чыккач карасам, өчле куйган" (Ибраһим Нуруллинны сагынып)“ТНВ-Планета” каналыннан “Йөрәктән -- йөрәккә” тапшыруын карадым. Ул әдәбият галиме Ибраһим абый Нуруллинга багышлап эшләнгән. Тапшыру тәмамланганчы, урынымнан да кымшанмадым. Ибраһим Нуруллин... Без университетта укыган елларда (1971-1977) бу исем аяз көнне күк күкрәгән кебегрәк яңгырый иде. Татар филологиясе факультетында укучылар аны бик таләпчән укытучы-галим дип белә. Дөрес, ул лекцияләрен салмак кына, тыныч кына укый иде, студентларга күтәрелеп бәрелми. Кайчагында, бик әһәмиятле дип санаган, игътибарга алынырга тиешле фикерләргә басым ясап, тавышын күтәребрәк җибәрә. Арттарак утыручыларга аның шул вакыттагы сүзләре генә ишетелә. Лекцияне калдырырга да, язмыйча-тыңламыйча утырырга да ярамый: Ибраһим абый имтиханда бик таләпчән! Әзерләнми керсәң, ике, хәтта өч тапкыр да кире борырга мөмкин! Шулай да үзенең хезмәтләрен укып кергәнне ярата. Аның белән генә бетми -- программага кергән әдәби әсәрләрне укып, Ибраһим абый биргән “каверзный” сорауларга да җавап бирергә кирәк. “Бишле”гә бик саран, иң югары билгесе – дүртле, анысы да сирәк кешегә эләгә. Безгә, читтән торып белем алучыларга, сессия белән сессия арасында дистәләгән китап, йөзләгән әсәр укырга туры килә иде. Сессиядән “койрык” белән кайтасың килмәсә, укыйсың инде. Ул безгә егерменче гасыр башы татар әдәбияты һәм сугыштан соңгы чор татар әдәбияты буенча лекцияләр укыды. Бигрәк тә егерменче гасыр башы татар әдәбияты -- Тукайлар, Әмирханнар, реализм, аеруча критик реализм турында сөйләгәннәре күңелдә калган. Әле хәзер дә китап киштәмдә аның китаплары саклана, чөнки укыткан вакытларымда да, хәзер дә мин алардан файдаландым һәм файдаланам. Искиткеч белемле, сәләтле зур галим булган Ибраһим ага. “Йөрәктән -- йөрәккә” тапшыруында әдәбиятыбызның мөхтәрәм галимнәре Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов аның турында бик матур һәм дөрес фикерләр әйттеләр, аның хезмәтләренә, эшенә зур бәя бирделәр. Ибраһим Нуруллин исеме миңа мәктәп елларыннан таныш. Безнең класс җитәкчебез Закиров Мөхәммәтдин Закирович Казан дәүләт педагогия институтта укыганда Ибраһим Нуруллин (ул КДУ студенты) белән бергә тулай торакта яшәгән. Ул аның исемен еш телгә ала иде. 10нчы класста январь аеннан башлап ныгытып имтиханнарга әзерләнә башладык. Укытучыбыз безгә И.Нуруллинның ничек итеп дәресләргә, имтиханнарга әзерләнгәнен мисалга китерде бервакыт. Ул өстәлгә берничә фәннән кирәкле китап, журнал, конспектларны әзерләп, тезеп куя икән. Бер фәннән укый, алҗыгач икенчесенә, аннан өченчесенә күчә. Ял итеп тәнәфес ясап ала да, тагын укырга утыра. Укучы бала гына булсам да, кара әле, моны кулланып карарга кирәк дигән фикерне башыма салып куйдым, хәтта алга таба да мондый эш стилен үземә үрнәк итеп алдым, чөнки мин бертөрле генә эштән тиз туям, алҗыйм, ә бер эштән икенчесенә тиз күчә алам. Дәресләргә, имтиханнарга әзерләнгәндә моның файдасы бик зур булды. Хәзер дә берничә эшне башлап куям да, кайсын эшлисем килсә, шунысын аз-азлап кына булса да киметә торам, аннан “җенем” килеп, тиз генә тәмамлап та куям.
Ибраһим Нуруллинга бер тапкыр зачет, бер имтихан бирергә туры килде. Зачетны да уңышлы тапшырдым, хәтта егерменче гасыр башы татар әдәбиятыннан дүртле алдым! Бишенче курсны тәмамлаганда, сугыштан соңгы татар әдәбияты иң соңгы имтихан итеп куелган иде. Миңа бик тиз кайтып китәргә кирәк булды. Бер-ике көн алданрак башка укытучыга биреп карау мөмкинлеге туды. Имтиханга ныклап әзерләндем. Ибраһим Нуруллин фәне бит! Яшь кенә укытучы ханым мине игътибар белән тыңламады да, кафедра бүлмәсенә йомыш белән кергән бер галим белән көлә-көлә сөйләшеп утырды. Бераздан, ярар, булды дип зачеткамны алды да, имзасын куеп кулыма тоттырды. Коридорга чыккач карасам, өчле куйган! Их, шунда үкенүләрем! Нуруллин абый барыбер өчле генә куймый иде аңа тапшырган булсам дидем. Үз фәнен яхшы белгән таләпчән, тәҗрибәле укытучы барыбер гадел була ул.
Бу тапшыру Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылуга 80 ел тулуга багышлап та бирелде. Бөек Ватан сугышы барган авыр вакытларда (1944 ел) ачылган бүлекне ни өчен таркаттылар икән (дөрес, бөтенләй үк бетеп җитмәгән диләр)? Бу бүлек бит заманында үзе генә дә милләтебез өчен Сорбонна (Франция) университеты кебек булган! Күпме милли кадрлар, язучылар, әдәбият галимнәре, укытучылар әзерләп чыгарган! Анда студентларга белем һәм тәрбия биргән укытучыларны гына алыйк (мин үзебез укыган чорларны искә алам): Диләрә Тумашева, Флера Сафиуллина, Сәгадәт Ибраһимов, Вахит Хаков, Гомәр Саттаров, Мөхәммәт Мәһдиев, Ибраһим Нуруллин, Хатыйп Миңнегулов, Фәһимә Хисамова, Алмазия Нуриева, Флера Ганиева, Резеда Ганиева, Марсель Бакиров, Мостафа Ногман, Хатыйп Госман, Альберт Яхин, Зәет Мәҗитовлар... Болар бит барысы да дөнья бәясе шәхесләр! Ә аларга кадәр татарның нинди асыл затлары хезмәт куйган бу бүлектә. Язучы Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка”(1979) китабы бүлекнең беренче карлыгачлары, аның укытучылары турында. Яратып укыйм шул китапны.
Безгә тарих, фәнни коммунизм, философия, логика, рус теле һәм әдәбияты, педагогика фәннәрен дә укыттылар. Бу фәннәрдән дә университетның иң көчле галимнәре белем бирде безгә. Шуңа күрәдер, татфакны тәмалаган кешеләр беркайда да югалмадылар -- тарих, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен дә укыттылар, музейларда, балалар бакчаларында да эшләделәр. Әдәбият-сәнгать, журналистика өлкәсен әйтеп тә тормыйм.
Йөрәк әрни бу бүлекнең бетүенә. Татар бетә, татар теле бетә дип сөйлибез. Мин әле оптимист кеше, барган бер җиремдә татар теле, татар бетми дип ул дип бәхәсләшәм манкортлар белән. Атаклы университетның атаклы бүлеге таркалганнан соң минем дә күңелемә шик керде. Шулай да үземнең шушы уку йортында, шушы бүлектә укуыма, шундый зур шәхесләрдән белем алуыма һич үкенмим, горурланам гына! Ибраһим ага Нуруллин турындагы язмам аның үзенә, безгә белем биргән асыл затларыбызга бер дога булсын иде.
P.S. Газетабыз битләрендә татфакның 80 еллыгына багышланган язмалар күренмәде кебек, әллә мин генә күрмәдемме, югыйсә барлык язмаларны укып барырга тырышам. Газетабызны яратып укучылар арасында татфакны көндезге бүлектә һәм читтән торып тәмамлаучылар шактыйдыр. Әйдәгез әле, истәлекләребез белән уртаклашыйк, укытучыларыбызны искә алыйк. 80 еллык тарихка ия данлыклы бүлек иде бит ул!
Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА.
Мөслим районы,
Тегермәнлек авылы.
--- |
Иң күп укылган
|