поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кая киттең?
    – Базарга.
    – Нәрсә аласың?
    – Әйбер алырга акчам юк, сатучыларны котыртып кайтам.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июнь
  • Рәмис Латыйпов - журналист
  • Әнәс Кари (1925-1954) - язучы
  • Мәрзия Фәйзуллина - язучы
  • Рафаил Ибәтуллин - балет артисты
  • Раил Садретдинов - журналист
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
19.11.2024 Интернет

Ләйлә Лерон: «Минем яшәү урыным – җир шары»

Бүгенге героемнан һәрчак позитив энергия бөркелеп тора. Аның белән төрле темага сәгатьләр буе сөйләшеп утырып була. Сүзем блогер, алып баручы, SMM-белгеч Ләйлә Лерон хакында.

– ИДЕЛ журналы, 2020 ел, февраль ае. Тышлыкта – Ләйлә Лерон. «Үземне танытасым килә», – дигәнсең. Ләйлә, интервьюдан соң 4 ел узган, башисемгә чыгарылган максатыңа ирештеңме? Ни өчен сиңа танылу мөһим? 

– Әлегә мин үземне билгеле кешеләр рәтенә кертә алмыйм. Гаиләмдә барысы да танылган, мин генә калдым бугай инде (елмая). Россиядә, бәлки Җир шарында да үз исемемнең яхшы яктан ишетелүен телим.
 
– Мөмкинлек булса, тормышыңны чиста биттән башлар идеңме?
 
– Юк, һич кенә дә юк! Тормышымдагы һәрбер вакыйга мине бүгенгемә китерде. Үземне бәхетле кеше дип хис итәм: якыннарым исән-сау. Бәхет өчен миңа шул да җитә. 
 
– Принципларыңа каршы килгән эш башкарырга туры килгәне булдымы?
 
– Ооо, «принципиаль» сүзе нәкъ минеке. Үземә ошамаган эшне беркайчан да эшләмим: бер капчык акча бирәм дисәләр дә хәтта. Һәм... мине үпкәләтергә ярамый, чөнки кешедән күңелем бик тиз кайта – андыйларны тормышымнан сызып ташлыйм. 
 
– Хәзерге көндә нәрсә белән янып яшисең? Төп эшчәнлегең һәм яраткан шөгыльләрең хакында сөйлә әле.
 
– Мин 4 ел элек SMM өлкәсендә кайнаган булсам, хәзер дә аңа тугры: эшем бик җиңел бирелә, акчалы да. Моннан тыш, башкалар белән белемнәремне уртаклашам: социаль челтәрләрдә контентка кагылган челленджлар алып барам. Алга таба тур-походларга чыгып йөрисем килә. Табигать кочагында, учак җылысында фикердәшләрең белән сөйләшеп утыру үзе бер рәхәт.
 
– Фриланска күчкәнче кайларда эшләп өлгердең?
 
– Мин 16 яшемнән эшли башладым. Кайда гына хезмәт куймадым: «Күчтәнәч» тапшыруының сценарист-режиссеры, журналда верстальщик, кибетче, бармен һ.б. Кыскасы, кайда акча түләделәр, шунда бардым. Кызыклы факт: мин бер генә эштә дә 6 айдан артык эшли алмадым. Чынлап әйтәм! Хезмәт кенәгәсен ачып карасагыз – «6 ай» дигән язу рәттән тезелеп киткән.
 
– Социаль челтәреңдә кыю булырга ярдәм иткән җырлар исемлеген тәкъдим иткән идең. Чынлап та булышамы?
 
– Кыюлык плейлистында Усал, Ирина Кайратовна, Taraf төркемнәре җырлары тупланган. Аларны билгеле бер тәртиптә тыңларга кирәк, тәэсире шуннан соң гына була.
 
– «Кайнатма» проекты турында сөйләшик әле. Тапшыруга кунаклар нинди принцип буенча сайланыла?
 
– Подкаст кунагы иң беренче чиратта татар мәдәниятенә ниндидер өлеш керткән булырга тиеш. Шушы принципка нигезләнеп, командабыз (Ильяс Гафаров, Илфар Кәримов) белән фикерләшкәннән соң гына геройларны чакырабыз. Тапшыруда мин четерекле сораулар да биргәлим: подкаст ул – ике кешенең фикер алышуы.
 
– Тапшыруга тагын кемнәрне чакырасың килә?
 
– Усал белән бик сөйләшәсем килә, әмма ул ризалашмый. Байбулат Батулла белән графикларыбыз һаман туры килми.
 

 
 
– Хәзерге көндә син Кырымда яшисең. Ни өчен Кырым? Казан сагындырамы?
 
– Казанны ничек кенә яратсам да, читтәрәк яшисем килә: кышкы климат килешеп бетми. Ә Кырым һавасы миңа менә дигән! Табигатенең матурлыгын сөйләп бетереп булмый. Озаграк яшәсәм, туярмын кебек анысы, әмма көн саен биредә матурлыкны таба һәм күрә беләм. Мин – табигать баласы. Казанга ике айга бер кайтып киләм. Сагына белмим мин: интернет заманасы бит, якыннарым белән аралашу ысуллары бихисап.
 
– Ләйлә, син төрле ил-шәһәрләрдә сәяхәттә булып кайттың. Тагын кая барасың килә?
 
– Флоридада 1-2 ел яшәп карар идем. Минем торыр урыным – җир шары: рәхәтләнеп аның төрле почмакларында яшәп карыйсым килә. Казахстан, Монголия, Мисыр, Ауропага да бер барып чыгармын әле. Мин беркая да каньон, истәлекле урыннар күрергә дип чыгып китмим, ә, киресенчә, сәяхәт юлы үзе үк миңа рәхәтлек китерә.
 
– Әти-әниеңә аеруча нәрсә өчен рәхмәтле син?
 
– Иң беренче чиратта тормыш бүләк иткәннәре өчен. Тәрбия, татар теленә мәхәббәт уятканнарына рәхмәтлемен. Әтием минем өчен көчле ир-ат үрнәге булып тора. Энем инвалид булу сәбәпле, хастаханә юлларын күп таптарга туры килде – әти һәрвакыт әниемә терәк булды һәм бу хәзер дә шулай.
 
 
– Сине кайсы шәхес рухландыра?
 
– Минем Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кебек буласым килә. Ул эшен шулхәтле яратып, бирелеп башкара! Рәисебез минем өчен үрнәк шәхес, аңа бик сокланам.
 
– Сине нәрсә тонуста тота, тынычландыра?
 
– Мине көнбагыш чиертү тынычландыра, нервларны бераз тәртипкә китерә. Ә кешеләргә биргән сүзем тонуста тота. Мәсәлән, мин үземә максат куя торган кеше түгел, ә башкаларга ниндидер вәгъдә бирәм икән, аны үтим.
 
– Карале, син шундый стильле киенеп килгәнсең. Кайлардан табып бетерәсең образларыңны?
 
– Гардеробымдагы барлык киемне диярлек элеккеге ирем алып бирде: кием сайлап йөрергә яратмыйм мин. Кияргә яраксызга әйләнгәч кенә яңаны сатып алам.
 
– Татар әдәбиятын еш укыйсыңмы? Кайсы авторлар йөрәк түрендә урын алып тора?
 
– Әмирхан Еники әсәрләрен укырга яратам. Шулай ук ауропа, рус классик әсәрләрен татар телендә укыйм, җанга рәхәт булып китә. Ни кызганыч, татар телендә фәнни-популяр китапларга кытлык, аларны шулай ук үз итәр идем.
 
– Кайсы китапны укырга киңәш итәсең?
 
– Фатих Әмирханның «Хәят», Ләбиб Леронның «Космодром һәм сессия, космонавт Әгъләм» әсәрләрен һәркемгә укырга киңәш итәр идем. Беренчесе әле дә актуаль проблемаларны үз эченә алса, икенчесен укыганда күз алдына язучылар килеп баса. Ә китап укырга яратмаганнар өчен театр бар!
 
 
– Татарча сөйләшүдән тыш хәзерге заманда телне тагын ничек актуальләштереп була, синеңчә?
 
– «Телне саклыйк» дип кенә ул берничек тә сакланмый. Татар телендә 18+ контент һәм «fake news» таралса, ул актуальләшәчәк, минемчә. Гомумән, хәзерге яшьләргә өмет зур: алар арасында телебез өчен янып йөрүчеләр аз түгел. Бары тик юл гына бирергә кирәк.
 
– Үзең турында китап язсаң, ул нәрсә турында булыр иде?
 
– Һәр кешенең үзе турында китабы булырга тиеш. Мәсәлән, Макконахи Мэттью 20 ел язган көндәлеген «Зеленый свет» китабы итеп чыгарган. Мин үзем дә көндәлеккә тормышымны төшерергә яратам. Ә китап бастырсаммы? Аның исеме «Ул тормыш итәргә ярата иде» дип аталыр иде. Жанры – триллер. Ә тормышымдагы ситуацияләр тулы сюжетлы фильмга тиң. Роль бирсәләр, рәхәтләнеп кинода да төшәр идем әле!
 
 
Фотолар Ләйлә Леронның шәхси архивыннан

Гүзәл ЗАКИРОВА
Идел
№ --- | 19.11.2024
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы