|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
15.11.2024 Язмыш
Кемнең балалары нинди хәлдә бит, дип хатын елап җибәрә...Кибеткә иртәнге уннар тирәсендә барырга тырышам. Яңа гына пешеп чыккан ипи китерәләр чөнки. Ул ипинең кайнарлыгы! Аннан битәр хуш исе! Сатучы гел мактый инде: чүпрәсез кабартылган ди! ...Бүген дә алып кайттым әле шундый әпәйне! Күкрәгемә терәп, валчыклары коелмаслык итеп, үткен пычак белән, бисмилла әйтеп кистем. Әбиләр шулай өйрәтте. Ипидән дә олы ризык юк, диләр иде дә күз яшьләрен сөртеп, ачка интеккән сугыш елларын искә алалар иде, җанкайларым. “Үзебез ничек тә түзә идек, тик балаларның ачка интегүләрен күрү газабы йөрәккә төште!” – дип сөйлиләр иде... “12 яшьләрендәге улым еш кына пычак ялый иде, әни ул бит кичә ипи кискән пычак, аннан әле ипи исе килә бит!” – дип... Бер әбинең шул хатирәсе истә калган. Йә Аллаһ, чиксез шөкерләр, яңа пешкән ипи телеменә акмай ягып, өстенә кура җиләге куеп, тәмләп чәй эчтем... Ипинең кадере, көч-куәте турында уйландырсын өчен, үзем эшләгән еллардагы “Көмеш кыңгырау” газетасыннан алынган бер язманы да куям әле. Мөслимнән, 6нчы сыйныфта укучы бала язган:
“...Мәлләтамак авылында яшәүче әбием турында язасым килде. Бу сугыш елларында була. Әбиемнең әнисе 4 бала белән ялгыз кала. Балалар көн дә хәер теләнергә чыгып китә... Менә бер көнне әбием Нәзиф абыйсы белән Катмыш авылына җәяү төшә. Берсе урамның бер ягыннан, икенчесе икенче ягыннан өй саен кереп хәер сорыйлар. Менә әбием бер йортка керә. Байлар яшиләр икән анда: өстәлдә ипи белән бәрәңге тора. Өстәл янында бер апа утыра:
– Син кем кызы? – дип сорый ул әбиемнән. – Мин Мәлләдән, Миңлебанат кызы, – ди әбием. – И, Раббым, кемнең балалары нинди хәлдә бит! – дип, хатын елап җибәрә. – Карале, сеңелем, әниең бик шәп җырчы иде, балалары да бик матур җырлыйлар икән, дип ишеттем. Яле, җырлап күрсәт әле! – ди хатын. Ач булса да, хәле булмаса да, җырлый әби. Өстәлдәге ипигә карап, төкерекләрен йота-йота җырлый: Без үскәндә үскән идек
Тал тамырлары кебек,
Үсеп җиткәч таралыштык
Кош балалары кебек...
Җыры өчен аңа бу апа бер телем ипи белән бер бәрәңге биргән. Теләнеп җыйган 2-3 телем ипине әниләре һәм ике сеңлесе белән бергә утырып ашар өчен саклап, җәяүләп авылга кире кайтканнар.
Боларны сөйләгәндә әбием гел үксеп-үксеп елый иде...”
Ә хәзер без шундый туклар! Ипи телемнәре чүплектә ята...
Нәсимә САДЫЙК |
Иң күп укылган
|