|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2011 Җәмгыять
Остазым истән чыкмыйУкытучы-остазым Мөхәммәт абыйны бик еш искә төшерәм. Үзеннән-үзе шулай туры килә. Чөнки кулга газета-журналмы, китапмы алып утырсаң, Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, дигән фразага очрыйсың. Алай гына да түгел, аның җанлы, тормышчан, кызыклы лекцияләрен тыңлау үзенә бер дөнья рәхәте иде, менә утыз ел инде аның лекцияләрендәге кайбер өзекләр күңелдә саклана. Әсәрнең авторын хәтерләмим, бер шәкертнең үтә чибәр туташ белән очрашып, аңа бик игътибар итәсе килмичә, алиһәдәй кызны ялгыз калдырып кайтып китеп, юлда яңгырга очравы, зонтигыннан су үтүе, өендәге йомшак урынга яткач, татлы уйларга чумуы турында тәфсилләп сөйләде дә аудиториягә сорау бирде:
– Шәкерт чишенеп түшәккә менгәч, нәрсә турында хыялланды дип уйлыйсыз?
Безнең миләр кыйшаеп китте инде, «түшәк» сүзе чыккач.
Шуннан соң Мөхәммәт Сөнгатович, сарказм белән мәкерле итеп елмайды да:
– Сез уйлаганча түгел! Теге зонтикның тишеген ничек яматырга икән, дип борчылып яткан ул... – диде.
Без чираттагы сессиягә килгәндә, ул кайсыдыр чит илдән (Һиндстаннан кебек хәтердә калган) кайткан иде. Шундагы тәэсирләре турында кызыклы итеп сөйләде дә фикерен болай дип йомгаклап куйды: «Андагы нигъмәт, андагы игътибар, андагы җылы мөнәсәбәт. Алдыңа ризык куйган саен хезмәтче башын ия, киемнәреңне тәртипли, түфлиләреңне чистарта. Хәтта аякларыңны юа. Әмма барыбер Казанга – туган якка үтереп-үтереп кайтасы килә. Эшкә йөри торган 5 нче трамвайга кадәр сагындыра. Алай гына да түгел. Затлы ризык күп инде анысы чит илдә. Без өйдә, эч эзләнгәндә, улым Искәндәр белән кибеттән яңа пешкән батон белән кайнатылган сөт алып керәбез дә тәмләп ашыйбыз. Бу мизгелләрдә минем авыр балачак елларым искә төшә. Һиндстаннан кайткач та ашадык үзебезнең «фирменный» сөт белән ипине...
Кышкы сессия тәмамланганда, студентлар кумиры безгә:
– Зинһар өчен, Шәйхи Маннурның кирпеч калынлыгы «Муса» романын кыш көне укыгыз. Җәй көне ачып карый да алмыйсыз сез аны, – диде. – Заочник юньләп укымый инде ул. Сез аның имтихан бирә торган ишек төбендә бөтерелгәнен күрсәгез икән. Бертуктаусыз Ходайдан ярдәм сорый. Бу сессияне яба алсам, икенчесенә укып килер идем, дип антлар итә. Барыбер укый алмый ул. Чөнки аның эшендә «укыйсыңмы?» дип, имтиханда «эшлисеңме?» дип сорамыйлар. Моны читтән торып диплом алырга тырышучы үзе генә белә. Мин яхшы беләм сезнең психологияне, чөнки үзем дә заочник идем.
Үзенең яратмаган шәхесләре, каләмдәшләре турындагы фикерен дә кактырып-суктырып әйтергә хирыс иде Мөхәммәт ага. Олуг бер шагыйрьнең исемен атады да:
– Аның иҗаты турында билет эләксә, миңа «ике»ле, – дигән булды.
Ул укымыйча килгәнеңне сизсә, хәйләкәр сораулар биреп, уңайсыз хәлдә калдырырга хирыс иде. Мәсәлән, Г.Тукай иҗатын үткәндә бер апаебыздан:
– Ни өчен шагыйрь бу шигырен «Эштән чыгарылган татар кызына» дип атаган? – дип сорады.
Җавап ул көткәнчә булмады, әлбәттә.
– Абый, аны заводтан эштән чыгарганнар, – диде читтән торып укучы олы яшьтәге ханым (исемен язмыйм).
Мин группада староста идем. Әдәбияттан чираттагы имтиханны тапшыргач, өстәл асларындагы шпаргалкаларны күрсәтә дә: «Күрдеңме?» – дип сорый. Мин утырган урынга җиткәч, тавышын күтәрә төшеп:
– Монысын да күрдеңме? – диде Мөхәммәт Сөнгатулла улы.
Гомумән, җор телле, хикмәтле көлү осталыгына ия иде, мәрхүмкәй. Онкология операциясе кичергәннән соң, үзенең рөхсәте белән, әлбәттә, сугылдык без аның янына район мәгариф бүлеге мөдире Шамил Зиннуров белән. Ишекне җәмәгате Лилия апа ачты. Эчкә үтеп, без өсне чишенгән арада, үз бүлмәсеннән Мөхәммәт абыйның көр тавышы ишетелде:
– Егетләр, курыкмагыз, шәүлә килә!
Ул унсигез килога кимегән икән. Безгә операция вакытында ничек итеп теге дөньяга «китүе», чәчәкле болыннарда йөрүе, гомумән, рәхәт халәте турында сөйләде. Мин соңрак бер сорау да биреп куйдым әле.
– Мөхәммәт абый, «Ачы тәҗрибә» китабыгызның икенче өлеше ни хәлдә?
– Нигездә язылган инде ул. Өлеш-өлешләп. Әмма хәзер мин аларны компоновать (нәкъ шул сүзне кулланды) итәрлек хәлдә түгел, – диде.
Без ашыктык. Гел шулай бит... Янәсе, буран чыгарга тора. Юл ябылыр. Саубуллашып аерылыша башладык һәм шул мизгелдә: «Туктагыз әле, егетләр!» – диде дә салмак кына үз бүлмәсенә кереп китте һәм борынгы кара савыты белән каләм тотып чыкты.
– Белгәнегезчә, әтием Сөнгатулла Бәдертдин улы (1885 елда туып, 1938 елда репрессия корбаны булган – Т.Н.) сезнең Байлар Сабасыннан ерак булмаган атаклы Сатыш мәдрәсәсендә белем алган. Шунда укыганда әлеге язу приборларыннан файдаланган (рәсемдә). Әгәр дә элекке мәдрәсә бинасы музей итеп реставрацияләнсә, шушыларны минем исемнән тапшырырсыз әле. Соңгы әманәтем сезгә, – диде.
Остазыбыз моңсу гына озатып калды. Тышкы коридорга ук озата чыккан Лилия апа әйтте: «Хирург өметсез икәнен яшермәде, елыйбыз. Бик сузылганда, 3-4 ай – Сабан туйларына кадәр гомере бар...» Ә без юкка ашыкканбыз. Ул төнне барыбер кайта алмадык. Буран котырып, юллар ябылган иде...
Бер-ике айдан Шамил дус белән яңадан килдек. Диктофон алып, тере тавышын яздырабыз, янәсе. Соңга калган булып чыктык. Әдип телдән калган, танырлык дәрәҗәдә түгел...
...Без остазыбызның вафатын җирлисе көнне генә ишеттек. Гөберчәккә барып җиткәнче, Мөхәммәт абыйның җәсәде гүргә иңдерелгән иде инде. Безне төп йортта әдипнең бертуган Равия апасы каршы алды (аның да авыр туфрагы җиңел, гүре нурлы булсын).
– Быел Мөхәммәт үләсе ел булгангадыр, сиреньнәребез чәчәк атмады. Чыктым да шуларны кочаклап еладым, чыктым да еладым, – диде.
Без яңадан остазыбыз каберенә килеп, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары – Түбән Симет егете (Мөхәммәт абыйның әнисе Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы (1891-1971) шул авылдан) Таһир Шәрәфиев, Шамил Зиннуров белән өчәү башларыбызны идек.
Тәлгат НӘҖМИЕВ, Байлар Сабасы |
Иң күп укылган
|