поиск новостей
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Март
  • Рәис Даутов (1928-2007) - язучы
  • Илдус Диндаров - журналист
  • Шамил Закиров (1945-2012) - мәдәният хезмәткәре
  • Ренат Мөслимов (1951-2022) - җырлар авторы
  • Җәүдәт Сөләйманов - җәмәгать эшлеклесе
  • Габдулла Апанаев (1862-1919) - җәмәгать эшлеклесе
  • Айдар Сөләйманов - җырчы
  • Әнвәр Шәрәфиев (1935-2024) - Композитор
  • Наилә Вәлитова - тәрҗемәче
  • Рахман Ильяс (1908-1943) - язучы
  • Закир Һади (1863-1933) - язучы
  • Николай Колесников - атлет
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
15.11.2024 Шоу-бизнес

Алинә Сафиуллина: "Бала белән әтисе арасын бозмадым"

Җырчы Алинә Сафиуллина зур сәхнәгә “Йолдызлар фабрикасы” проекты ярдәмендә чыга. 2006 елда “Татар җыры-2006” фестивалендә Салават Фәтхетдинов белән дуэт башкара, 2007 елда шушы бәйгедә лауреат була. 2022 елда Алинәгә “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелә.

— Бу исемне 18 еллык иҗадый эшчәнлектән соң алдым. Күпләр аңа ун ел тулуга, кайберләре хәтта иртәрәк тә ия булып куя. Без андый әрсез буын балалары түгел, сабыр гына көттек, — ди Алинә. — Җырчы булу — кечкенәдән килгән хыялым. Балалар бакчасында, мәктәптә, район күләмендәге чараларда да гел җырладым. Мине кечкенәдән авылдашлар, райондашлар җырчы буларак үстерде, дисәм арттырмам. Алар — электән бөтен ялгышларымны, уңышларымны күрүче, белүче.
 
“ҖЫРЛАМЫЙ БАШЛАДЫГЫЗ, ДИЛӘР”

— Алинә, сәхнә эшчәнлеге ничек бара? Иҗат гөрлиме? Соңгы арада чыгышлар сирәк түгелме?

— Ничек җырлаган булсам, шулай дәвам итәм. Беркая да югалмадым. Чакырган җирдә чыгыш ясыйм, концертлар куйгалыйм. Киләсе елга туган көнемә туры китеребрәк, үз концертымны бирергә ниятем бар. Тамашачылар: “Алинә, җырламый башладыгыз, ахры”, — дип әйткәли. Кунакка, тегендә-монда баргач та: “Нишләп күренмисең?” — дип сорыйлар. Телевизорда күренсәң, башка җирдә дә җырлыйсың, дип кабул итә күпләр. Бу гына күрсәткеч түгел. Кайбер җырчылар телевизордан “төшми” дә, әмма аларның концерты да, банкетка заказлары да юк. Без заманында, рәхмәт яугыры, “Барс медиа” компаниясе ярдәмендә танылып калдык. Яшьләргә яңабаштан чыгар өчен шактый акча кирәк. Җырлар, клипларны сирәк-мирәк булса да радиоларга, телевидениегә биргәлим, Яңа ел тамашаларында катнашкалыйм. Бөтен нәрсә түләүле бит хәзер. Гаилә сметам бар, анда үземчә барысын да уйлап, үлчәп бүлеп куям. Мин бит әле бала да үстерәм. Тамашачыма рәхмәтлемен. Мине истә тотсыннар дип миллион сумнар тыкмасам да, онытмыйлар. Радио-телевидениегә дә рәхмәт. Һаман акча кертеп тормасам да, элегрәк чыккан җырларымны булса да, әйләндерәләр. Әкренләп үз юлым белән барам. Җырлар языла, клиплар чыга. Әле бер егет белән дуэт яздырдык.

— Күпләр сине “Юк, кирәкми” клибы белән хәтерендә калдырды кебек?

— Элек: “Тотып тора торган бер хит җырым юк”, — дип борчыла идем. “Юк, кирәкми” җырын хит буларак кабул иттем. Шуннан соң күбрәк тә таный башладылар. Әлеге клип белән гаиләдәге ачы, карап торышка ямьсез дөреслекне турыдан бәреп күрсәттек. Ул чакта үзенә күрә бер яңалык булды бу клип.

— Сәхнәдә көндәшлек тә бик зур.

— Эстрадада, әлбәттә, хәзер авыррак. Элегрәк сәхнәгә җырчы буласы килгән кешеләр менгән. Хәзер кемнең акчасы, иганәчесе, терәге бар, шулар чыга. Андыйларның күп очракта телевизордан күренәсе килә. Гастрольдә йөреп тир түкми алар. Акча сибәләр, шул гына. Шундыйлар белән халыкның күзе бутала, кайберләре кемнең кем, нинди максат белән килгәнен аңламыйча да кала.
 
“БАЛА БЕЛӘН ӘТИСЕ АРАСЫН БОЗМАДЫМ”

— Алинә, син — Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылы кызы. Туган як, андагы тормышыгыз белән дә таныштыр әле.

— Бик тырыш гаиләдә үстем. Әти-әни бүген дә мал асрый, күпләп кош-корт үстерәләр. Әти умарталар белән мәш килә, әни җәй буе бакчадан керми. Әти-әни үстерә, мин исә алар җитештергәнне реализациялим: бройлер ите, бал сатам. Чиратта — үрдәкләр. Улым Нариманны авыл малае дип йөртәм. Бик ярата. “Авылга кайтабызмы?” — дип кенә тора.

— Нариман ничәнче сыйныфта укый? Кайсы фәннәрне аеруча ярата?

— Улым III сыйныфта укый. Матур җырлый, тик җыр түгәрәгенә йөрми. Мин бит әле вокал дәресләре дә алып барам. Анда да чакырдым. “Мин җырчы түгел, спортчы”, — ди. Футболга йөрде, хәзер баскетболга язылды.

— Шәхси тормышыңа килгәндә, аерылышкан идегез. Күңел яралары төзәлеп беттеме? Ул кеше белән аралашасызмы?

— Күңел яралары әкренләп төзәлә. Психологик китаплар укыйм. Бу ситуацияне ничегрәк кабул итәргә, җайларга, шуларга җаваплар эзләдем. Үземне, кем әйтмешли, эшкәрттем. Ир-атларга хәзер элекке кебек ышанып бетә алмыйм, танышуга тикшерә башлыйм. Кайберләре сынауны уза да алмый. Күп хатын-кызлар кичерә. Кичерү функциясе миндә бераз “сүндерелгән” димме соң шунда.

— Берара улың белән авылда да яшәдегез кебек. Ул чакта кечкенә бала белән яңадан Казанда тормышны дәвам итү җиңел булмагандыр?

— Әйе, башта Нариман белән авылга кайтып киттек. Яңадан Казанда яши башлауга килгәндә, иң авыры — фатир алып, ремонт ясау иде. Ул чакта һәр тиен санаулы. Әти ремонт ясады, су үткәрде. Бергә ламинат җәйдек, апа һәм сеңлем белән обой ябыштырдык. Күп нәрсәне үз кулыбыз белән эшләдек. Хәзер бар да җайланды, әкренләп торак мәйданы да зурайды.

— Нариман әтисе белән аралашамы?

— Безнең арада нәрсә генә булса да, беркайчан да бала белән әтисе арасын бозмадым. Бала белән “шантажлау”ны дөрес хәл түгел, дип саныйм. Нариман әтисе белән аралаша. Балага атасы хакында начар сүзләр әйтмәдем. Безнең арада төрлесе булгалады. Ул кешене артык якын китермим, әмма кичерәм. Тормыш ситуациясе буенча, минем очракта шулай кирәк.

— Син яшь әле, матур. Күңелеңне яулаучы бармы? Насыйп яр очраса, гаилә корырга әзерме?

— Аллага шөкер, бүген рәхәт тормышта яшим. Шуны берәрсе килеп җайсызлый башласа: “Туктале, нәрсәгә кирәк инде бу миңа?” — дим дә… Булса — тагын да яхшыртучы булсын. Юк икән, җайсызлый гына торганы белән нәрсәгә нерв бетерергә? Үлеп-бетеп гашыйк булганым юк әле. Бәлки, еллар барган саен, башны югалтып ярату авырдыр да. 18 яшьләрдә җайлырак. Хәзер хисләргә бик бирелеп тә ятмыйбыз.
 
“ҖЫРЛЫЙМ ДА, АЛЫП ТА БАРАМ”

— Берничә ел элек эстрада артистлары “Кызлар пати” төркеме оештырган идегез. Бүген дә сафтамы сез? Күрешкәлисезме?

— “Кызлар пати”га бераз соңрак кушылдым. Кызлар белән очрашабыз, бер-беребезнең концертларына, бәйрәмнәренә йөрешәбез. Бу — безнең өчен тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, күрешеп алу, җанлы аралашу.

— Банкетларда да күп эшлисең.

— Җырлыйм да, алып та барам. Еллар узган саен тамашачы белән күп сөйләшә башладым, концертларымда да аралашам. Ничектер танышларым: “Әйдә, алып бар инде”, — дип тәкъдим итте. Һәм миңа ул ошап китте. Бәйрәмнәрне кунаклар белән бер дулкында уздырабыз.

— Төс-буең, формаң бер дә үзгәрми, Алинә. Бу геннардан киләме, әллә үзеңне кайгыртасыңмы?

— Хәзер элекке кебек рәхәтләнеп теләсә нәрсә ашап булмый инде. Ипине, мәсәлән, иртәнге якта гына ашарга тырышам. Дөрес туклану ягында. Күбрәк яшелчә ашыйм, кабак ашы әзерлим. Бәрәңгене сирәк пешерәм. Бераз йогага йөрим. Спортзалга да вакыт табарга кирәк.

— Яңгырлы, салкын көз кәефеңә тәэсир итәме? Кайсы ел фасылын аеруча яратасың?

— Җәй һәм җылылыкны үлеп яратам. Көз җитүгә башлана инде: йокым килә, юрган астыннан чыгасым килми… Көз һәм салкын кышны, бөтен көчемне җыеп, кәеф күтәрә, энергия бирә торган витаминнар белән үткәрәм. Гел позитив рухта булырга, яхшы уйлар гына уйларга тырышам. Соңгы елларда начар хәбәрләр укымый, яңалыклар тыңламый башладым. Чөнки бик якын кабул итәм. Бер борчылырга тотынсам, озакка китә, хәтта депрессиягә бирелүем бар. Бөтен кеше өчен кайгыра, гел шуның турында сөйләшә башлыйм. Хәзер, зәңгәр күк йөзенә карап, бар да яхшы булачак, дип якты уй-ниятләр белән яшим. Әти-әни, балалар, туганнарыбыз — һәркем сау-сәламәт булсын. Бөтен нәрсәбез бар. Әмма кешегә һаман нидер җитми. Булганына сөенеп яшәсәк иде. Төрле афәтләрдән Аллаһы Тәгалә Үзе сакласын. Дөньялар тизрәк тынычлансын иде.
 

 


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 15.11.2024
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы