поиск новостей
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Март
  • Рәис Даутов (1928-2007) - язучы
  • Илдус Диндаров - журналист
  • Шамил Закиров (1945-2012) - мәдәният хезмәткәре
  • Ренат Мөслимов (1951-2022) - җырлар авторы
  • Җәүдәт Сөләйманов - җәмәгать эшлеклесе
  • Габдулла Апанаев (1862-1919) - җәмәгать эшлеклесе
  • Айдар Сөләйманов - җырчы
  • Әнвәр Шәрәфиев (1935-2024) - Композитор
  • Наилә Вәлитова - тәрҗемәче
  • Рахман Ильяс (1908-1943) - язучы
  • Закир Һади (1863-1933) - язучы
  • Николай Колесников - атлет
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
15.11.2024 Мәдәният

Рифат Фәттахов: “Ясалма йолдызлар”ның таләпләре күп”

Казанда “Шәрык Базары” халыкара милли мәдәниятләр фестивале 30дан артык илдән 50гә якын милләт вәкилен берләштерәчәк. Казанда “Шәрык Базары” фестивалендә кемнәр чыгыш ясый? Быел чара нәрсә белән истә калачак? Рифат Фәттахов дөньякүләм артистларның райдердагы таләпләрен үти аламы? Кайсы татар спектакле каракалпакча куелачак?

Мәдәният әллә сәясәт?

Быел Казанда “Шәрык Базары” фестивале  өченче тапкыр узачак. Әлеге чараның офыклары елдан-ел киңәя. Бу елны “Шәрык Базары” кысаларында фестиваль 10 көнгә сузылачак, барлыгы 4 концерт оештырылачак. “Шәрык базары” Мәдәни инициативалар Президент фонды, Россиянең тышкы эшләр министрлыгы, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика хакимияте ярдәме белән үткәрелә.

Фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов сүзләренчә, проект белән кызыксынучылар шәрык дөньясы белән генә чикләнми. Быел фестиваль кысаларында беренче тапкыр узачак фәнни конференциядә Эфиопия, Нигерия, Франция галимнәре дә катнашачак.

– Һәр милләтнең мәдәнияте - ул зур байлык. Әйе, хәзерге вәзгыятьтә илебез белән дустанә мөнәсәбәттә булмаган ил хакимиятләре, җитәкчеләре бар. Әмма дус булмаган илләр дә, милләтләр дә, мәдәниятләр дә юк, - ди Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин да катлаулы вәзгыять чорында мондый чаралар дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытучы чара булуын ассызыклады.

– Безгә карата дустанә мөнәсәбәттә булган илләр белән элемтәләрне ныгыту мөһим. Күптән түгел БРИКС саммиты кысаларында Казанда 20дән артык ил башлыгын кабул иттек. Бу безнең белән бер фикердә булган илләр саны арта баруын исбатлый, - диде Дамир Нотфуллин.

“Бер үзенә 3 гримерка сорады”

 “Шәрык Базары”нда дөньякүләм танылган йолдызлар катнашуын да онытмыйк. Һәрберсенең үз таләбе, райдеры бар.

 – “Ясалма йолдызлар”ның таләпләре күп. Узган ел Шәрык Базарында танылган бер башкаручыны катнашырга чакырган идек. Аның райдерында, җырчы сәхнәгә чыкканда, янәшәсендә беркем булмасын дигән таләп бар иде. Бу бит мөмкин түгел, сәхнә артында техник хезмәткәрләр эшләп тора. Бер үзенә 3 гримерка сорады. Ә менә чын йолдызлар һәрвакыт оештыручыларның мөмкинлекләрен аңлап эш итә. Өч ел элек “Ялла” төркеме солисты Фаррух Закиров белән очрашуга килдем. Җырчының концерт директоры белән сөйләшүләр барышында Фаррух әфәнде минем кәефтән үк, күрәсең, очрашуның авыр узуын сизеп алды. Шул мизгелдә: “Без сезнең шартларга риза”, - дип әйтеп куйды. Фаррух Закировның безнең милләткә, республикабызга, фестивальгә хөрмәте зур. Юкка гына аңа Татарстанның халык артисты исеме бирелмәгәндер, - диде Рифат Фәттахов.

Халыкара дәрәҗәдәге фестивальне оештыру җиңел эш түгел. Рифат Фәттахов матбугат очрашуында илләр белән элемтәләрне җайлауның нечкәлекләрен дә ачты.

– Төп максатыбыз – шәрык илләренең киң кырлы мәдәниятен күрсәтү. Бу бик авыр мәсьәлә, чөнки әлеге мәдәниятләрне бер концертка туплау кыенлыклар тудыра. Мәсәлән, кайбер илләрнең гала-концертта берничә номер күрсәтәсе килә, ә без тамашачыны ялыктырып, чараны 5-6 сәгатькә суза алмыйбыз. Шәрык дөньясы белән сөйләшүләр алып бару җиңел түгел. Бу илләрдә “юк” дип әйтү гадәткә кермәгән. Бернәрсә эшләмәгән очракта да “юк” дип әйтмиләр, - ди продюсер.

Татар спектакле каракалпакча уйналачак

Быел фестиваль кысаларында яшь башкаручылар конкурсы да узачак. Анда 300дән артык гариза килгән. Иң яхшы башкаручылар Казанда сайлап алу этабын үтәчәк. Җиңүчеләр 30 ноябрь гала-концертта чыгыш ясаячак.

Шулай ук, “Шәрык Базары”нда Үзбәкстанның Каракалпакстан республикасы мәдәният көннәре дә узачак. Программада – Үзбәкстан артистлары концерты, Каракалпакстан яшь тамашачылар театрының Туфан Миңнуллин әсәре буенча “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакле һәм рәссамнар күргәзмәсе планлаштырылган.

Илгизә Галиуллина.

Шәһри Казан.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы