поиск новостей
Көн мәзәге
  • Шәһәрдә юллар шул кадәр начар иде ки, “Без аны югалттык бугай” дигән сүзне ишеткәч, “Ашыгыч ярдәм” машинасы шоферы пациентны эзләргә дип кире борылган иде.

Бүген кемнәр туган
  • 06 Июнь
  • Фәнис Фәтхи (1961-2018) - журналист
  • Илдар Хәйруллин - актер
  • Айгөл Сагынбаева - җырчы
  • Әсгать Айдар (1906-1959) - шагыйрь
  • Лилия Газизова - шагыйрә
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
15.11.2024 Дин

«Мәһәр бирмәгән иргә гөнаһ языла»

Аллаһы Тәгалә бер аятьтә: «Үзегездән ирсез хатыннарны һәм хатынсыз ирләрне никахлаштырыгыз», – дип әйтә. Димәк, гаилә кору, никахлашу Аллаһының әмере дә, рәхмәте дә санала. Никахның асылы нидә? Төрле милләт вәкилләре никахлаша аламы? Мәһәргә нәрсә сорарга? «Өметлеләр» мәчетеннән Алмаз хәзрәт Сафин шушы һәм башка сорауларга җавап бирде.

– Хәзрәт, никах нәрсә ул? Аның мәгънәсе нидә?
 
– Никах – ир белән хатын арасын хәләл кылучы, бергә яшәргә һәм якынлык кылырга рөхсәт итүче шартнамә. Никах укытып, ир белән хатын халыкка үзләренең бергә яшәүләре турында игълан итә. Никах укытуның асыл мәгънәсе ул үзеңне зина гөнаһыннан саклау һәм хәерле балалар тәрбияләү. Аллаһы Тәгалә «Нур» сүрәсенең 32 нче аятендә болай диде: «Үзегезнең арада кияүдә булмаган хатыннарга, өйләнмәгән ирләргә никах укытыгыз. Әгәр дә алар фәкыйрь булсалар, Аллаһы Тәгалә аларга үзенең нигъмәтләрен бирәчәк. Аллаһ – күп иттереп ризык бирүче һәм бөтен нәрсәне дә белүче зат».
 
– Никахның шартлары бармы?
 
– Никах дөрес булсын өчен берничә шарт үтәлергә тиеш. Шулардан: егет белән кыз балигъ яшькә җиткән булсыннар. Никах укылуны ике мөселман ир яки бер ир, ике хатын шаһит булып, күреп торырга тиеш. Ир кеше булачак хатынына үткән заманда: «Мин сине риза булып хатынлыкка алдым, ә хатын кыз: «Мин сиңа риза булып кияүгә чыктым», – дип әйтергә тиеш.

– Мәһәр күләме дә күпләрне кызыксындыра…

– Мәһәр – ир-атның булачак хатынына бирә торган никах бүләге. Аллаһы Тәгалә Коръәндә «Ниса» сүрәсенең 4 нче аятендә: «Хатыннарыгызга чын күңелдән тиешле бүләкләрен бирегез», – диде. Коръәндә һәм хәдисләрдә мәһәрнең максималь күләме чикләнмәгән. Шуңа күрә хатын-кыз нәрсә теләсә, шуны сорый ала. Аллаһы Тәгалә шуңа ишарә итеп, Коръәндә «Ниса» сүрәсенең 20 нче аятендә: «Әгәр дә хатыннарыгызның берсенә никах бүләге итеп бик күп алтыннар бүләк иткән булсагыз, аерылган вакытта аны үзегезгә кире сорап алмагыз», – диде. Менә бу аять мәһәрнең иң зур күләме чикләнмәвен күрсәтә дә. Шуңа да карамастан, Аллаһ каршында иң хәерле хатын – мәһәрне кыйбат сорамаучы хатын. Мөхәммәд пәйгамбәр: «Никахның иң бәрәкәтлесе – уртача мәһәр белән булганы», – диде. Икенче бер хәдистә ул: «Хатыннарның иң бәрәкәтлесе – мәһәрне күп сорамаучы хатын», – дип әйтте. Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикеренчә, мәһәрнең минималь күләме – ун дирһәм. Безнең җирлектә ул – биш мең сум тирәсе. Мәһәрне акчалата яки шул бәядә булган әйберләр белән бирергә була. Гадәттә хатын-кызлар бүләк буларак алтын алка, алтын муенса яки алтын йөзек бүләк итүне сорыйлар. Кайбер хатыннар мәһәргә хаҗга алып баруны шарт итеп куялар.

– Ә мәһәр бирелмәсә, никах дөрес саналачакмы соң?

– Никах, мәһәр бирелмәсә дә, дөрес була, ләкин ир кешенең хатынына мәһәр бирмәве  гөнаһ санала. Мәһәр бирү фарыз, чөнки ул – өйләнгән ир-атка йөкләнгән катгый үтәлергә тиешле гамәл.
 
– Никах укыган өчен хәзрәт ничә сум алырга тиеш?
 
– Никах укыган өчен хәзрәткә бирелә торган сәдаканың күләме билгеләнмәгән. Кем күпме теләсә, шуның кадәр бирә ала.

– Никахлашканчы балага узып, аннан никах укытканнан соң туган бала зинадан туган бала булып саналырмы?

– Дин галимнәре Әбү Хәнифә һәм Мөхәммәд әш-Шәфигый фикеренчә, зинадан балага узган хатынга аның белән зина кылган ир өйләнсә, аларның никахлары дөрес була. Ләкин Аллаһ каршында ул бала барыбер зинадан туган булып санала, чөнки ул бала анасы карынында никах укытканчыга хәтле яралган була.

– Кәләш йә кияү башка милләт вәкиле булса, никах укылачакмы?

– Мөселман ир-атка башка милләттән булган мөселман хатын-кызга өйләнү рөхсәт ителә. Мәсәлән, мөселман татар үзбәк яки гарәп милләтеннән булган мөселман хатын-кыз белән никах укыта ала. Ләкин гаилә ныклыгы өчен үз милләтеңнән булган мөселман хатынга өйләнү күпкә хәерлерәк. Мөселман хатын-кызга башка дин кешесенә кияүгә чыгу рөхсәт ителми, хәтта ул татар булса да. Мәсәлән, мөселман хатынга насара яки будда динен тотучы татарга кияүгә чыгарга ярамый. Бу никах дөрес булмаячак һәм ул хатын шәригать хөкеме буенча зина кылучы булачак. Аллаһы Тәгалә Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 221 нче аятендә: «Мөселман хатын-кызларны мөшрик ирләргә кияүгә бирмәгез. Мөшрик ирләр сезне үзләренең матурлыклары һәм байлыклары белән шаккатырса да, мөселман кол мөшрик иргә караганда күпкә хәерлерәк. Чөнки мөшрик ирләр сезне җәһәннәм утына өндиләр».
 
 

Чулпан ГАЛИМОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.11.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы