поиск новостей
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Март
  • Рәис Даутов (1928-2007) - язучы
  • Илдус Диндаров - журналист
  • Шамил Закиров (1945-2012) - мәдәният хезмәткәре
  • Ренат Мөслимов (1951-2022) - җырлар авторы
  • Җәүдәт Сөләйманов - җәмәгать эшлеклесе
  • Габдулла Апанаев (1862-1919) - җәмәгать эшлеклесе
  • Айдар Сөләйманов - җырчы
  • Әнвәр Шәрәфиев (1935-2024) - Композитор
  • Наилә Вәлитова - тәрҗемәче
  • Рахман Ильяс (1908-1943) - язучы
  • Закир Һади (1863-1933) - язучы
  • Николай Колесников - атлет
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
14.11.2024 Җәмгыять

Бар нәрсәгә бәя арта: бәдрәф кассасында элеккечә 15 сум сузган идем, 25 сум кирәк диде

Элекке сыман вокзалларга килеп билет алып Казанга барулар юк хәзер. Телефоннан гына чылтыратасың да, тиешле сәгатьтә тиешле урынга чыгып басасың. Элек Азнакайдан Казанга автобуста бару бәясе 500 сум иде. Аны да: “О-о, кыйммәт!” – дия идек. Сырхауханәгә баручыларга аеруча авырга төшә иде. Ә хәзер такси-автобуста билет бәясе 1000 сум, анысына да сөенәбез – бүтәнчә ничек барыр идек?

Бензин гел кыйммәтләнгәч, юл йөрү бәяләре дә күтәрелә шул инде. Автобус йөртүчеләргә рәхмәт, юл уңаенда кафе янында туктап ял иттерәләр, чәй эчеп алырга, йөгереп кенә бәдрәфкә барып килергә була. Билет бәяләре генә түгел, бәдрәфкә түләү дә арта. Әле бу юлы барганда әбрәкәй кассасында утыручыга кыш көнендәге кебек 15 сум сузган идем, 25 сум кирәк диде.   
 
Бик истә калырлык булды әлеге сәфәр. Чистайга таба барганда кинәт туктап калдык. Машиналар тыгылган, берәүне дә алга үткәрмиләр. Йә, Аллаһ, ни булды икән, озак торырбызмы икән дип борчыла башладым. Сәгать икедәге автобуста гына урын калган иде, ә хәзер бит караңгы тиз төшә. Йөртүче белән минем янәшәмдә диярлек утырган ир хәлне белеп менделәр. Алда бик зур авария булган икән, шуңа юлны дәвам итү мөмкин түгел. Каршы як юл буеннан, сөрелмәгән җирдән машиналар агыла башлады. Безнең автобус шоферы да сак кына аска төшеп, алга баруын дәвам итте. Юлда исәпсез-хисапсыз транспорт, бөкенең очы-кырые күренми. Полиция машиналары утлары яна, юл инспекторлары рупордан кычкырып кисәтеп торалар. Менә авария урыны: ике машина изелеп-сытылып беткән. Янгын сүндерүчеләр аларга күп итеп күбек сиптергән, әйләнә-тирәләре дә күбеккә баткан. Янымда баручы рус ир-аты “тереләй янганнар” дип куйды. Йә Раббым, кемнең газизләре булдылар икән, якыннарына күркәм сабырлык бир, ярдәмеңнән ташлама берүк...
 
Кырыйдан байтак кына багач, асфальт юлга мендек һәм тиешле вакытка – сәгать җиделәргә Казанга килеп тә җиттек. Автобус йөртүченең аркасыннан кагып: “Рәхмәтләр яусын тәвәккәллегеңә, исән-имин китереп җиткерүләреңә”, -- дидем. Йөзе җитди иде, арыган да булгандыр, чак кына елмаеп куйды. Чыннан да, әгәр шоферыбыз юл ачылганны көтеп торса, төнгә калуыбыз яки юлда кунуыбыз да бар иде бит. Белгән  догаларыбызны эчтән генә укып бардык анысы. Җәлил поселогында балаларын озатучы ак яулыклы әбинең бер туктаусыз дога кылып торуы да хәвеф-хәтәрсез килеп җитүебезгә ярдәм иттеме әллә? 
 
Юллар, юллар, кайчак бик хәтәр шул алар...
 

Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.11.2024
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы