поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
14.11.2024 Дин

Гадәния әби нәсыйхәте

Чаллы шәһәрендә чын-чынлап Ак әби исемен йөртердәй, мөлаем йөзле, тәмле сүзле, дин ягыннан да бик гыйлемле Гадәния әби белән танышкан идем. Аңа 85 яшь. Өч тапкыр хаҗда булган. Мәккәгә барган саен: "Шунда гына үлеп калсам иде!" - дип тели идем, ди ул. Тик тәкъдиреңдә язылмаса, теләк белән генә булмый әле.

Хаҗдан кайткан саен, балаларына, оныкларына Мәккә гыйбрәтләрен, төрле хикмәтләрне сөйли ул... Шуңа микән, гаиләсе тулысы белән намазлы, динле аның. Үз балалары, киленнәре, кияүләре, оныклары... Гадәния әбиләренең үгет-нәсыйхәте белән дингә килгәннәр. Әбинең бик матур гадәте бар: Коръән мәҗлесләрендә сәдака урынына кечкенә генә китапчыклар тарата. Үзе язган үгет-нәсыйхәтләрне дә... Телгә бик оста Гадәния әби. Язу осталыгы да бар... Менә миндә сакланган нәсыйхәтләренең берсе:

 
И, газиз кардәшем, күңеле яралы кеше янында сак бул:
 
1. Әти-әнисез ятим кеше янында әти-әниең белән мактанма!
 
2. Баласыз кеше янында балаң белән мактанма, сөйләмә!

3. Ирсез кеше янында ирең турында сөйләмә, мактанма!

4. Ярлы кеше янында байлыгың белән мактанма, сөйләмә!

5. Чирле, гарип кеше янында аеруча сизгер, нечкә күңелле бул, аны хөрмәт ит, хәлеңнән килгәнчә ярдәм ит - әҗерле булырсың.
 
Кардәшем, кайгы-хәсрәтле кеше янында сак булсак иде! Алар янында шатлыгыңны сөйләмәү хәерлерәктер. Аларга матди ярдәм, рухи ярдәм күрсәтик. Бәхетебезнең нигезе булган әти-әниебез, ирләребез, балаларыбыз, исәнлегебез, байлыгыбыз өчен шөкер итү шул булыр. Без мәрхәмәтле булсак, Аллаһ Тәгалә дә безгә мәрхәмәтле булыр, ин шәә Аллаһ!

* * *

Гадәния әбинең Гөлия исемле кызы белән күп еллар элек үк танышкан идек. Шуңа да күптәнге танышына сөйләгәндәй, миңа барысын да ачыктан-ачык сөйләде ул: 
 
- Әниемнең моннан берничә ел элек кенә ковид чире белән авыруын син дә белгәнсең икән, Нәсимә. Таза-таза ир-егетләрне бөтереп алып кара гүргә кертеп торган бу чир, әниемне тере мәеткә әйләндерде дә куйды. Озын-озын сүрәләрне, биш вакыт намаз өчен кирәклеләрен дә, барысын да яттан белгән, буш вакытларында нәсыйхәтләрен язган, Коръән укыган әниебезнең хәтерен, акылын алды... Селкенә алмас, йөри алмас, сөйләшә алмас булды... Үтәр-үтәр дип йөрсәк тә, ышаныч та какшагандай булды... Куркып калдык әниебезнең хәле, киләчәге өчен. Без, балалары, оныклары, якын туганнары (аның оныклары арасында Татарстан районнарында мөхтәсибләр бар хәтта) барыбыз да, шуңа өстәп әле Төркиядә яшәүче таныш Коръән хафизларга үтенеч белән чыктык: әниебез өчен Коръән тутырып догалар кылдык!
 
...Шул догалар әниебезне тормышка кире кайтарды бит! Менә моны могҗиза димичә ни дисең: күпме айлар хәрәкәтсез яткан әниебез көннәрдән бер көнне үзенең башын күтәрде, аннан торып утырды, аннан дүрт тәгәрмәчле йөреп китү җайланмасына тотынды да, торып басып беренче адымнарын ясады... Мин тын алырга куркып карап тордым... Гаҗәпләнеп кулымнан нәрсәләрдер төшеп китте! Әни шул тавышка борылып карап: “Мин йөрим бугай бит!” - дип куйды... Менә шул көннән аның өчен тормышка кире кайту башланды. СӨБХАНАЛЛАҺ! МӘ ШӘӘ АЛЛАҺ! ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘҺИ РАББИЛЬ ГӘЛӘӘМИИН!
 
 
Чыганак
Фото: vk.com/id850291595
 

Нәсимә САДЫЙК
Матбугат.ру
№ --- | 14.11.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы