поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
14.11.2024 Җәмгыять

Эльвира Әхмәтова Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде

Эльвира Әхмәтова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады. Эльвира Әхмәтова 9 елдан артык «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Эльвира Әхмәтова 1978 елның 9 маенда Татарстан Әгерҗе районында туган. Педагогик белеме бар. Төрле югары уку йортларында, шул исәптән «Цифрлы трансформация» буенча яңадан һөнәри әзерлек узган.
 
Әхмәтова Татарстанның медиа тармагында эшләгән елларында теле һәм радиоредакция хәбәрчесеннән алып ведомство җитәкчесенең беренче урынбасарына кадәр юл үтә.
 
2004 елдан 2012 елга кадәр Әхмәтова Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе булып эшли. 2012 елның февраленнән октябренә кадәр «Татарстан китап нәшрияты»нда баш мөхәррир урынбасары була. 2013 елдан Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр белән идарә итүче вазифасын башкара. Гомумән алганда, Эльвира Әхмәтова бу тармакта 24 ел эшләгән.
 
Әхмәтова Татарстанның Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе, шулай ук республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме составы әгъзасы булып тора. Зур халыкара чараларның матбугат үзәкләрен, шулай ук төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрен җитәкләде. Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Кияүдә, кызы һәм улы бар.
 
2014 елда аңа массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
 
2017 елда Россиядә FIFA 2018 футбол буенча Дөнья чемпионатын Оештыру комитеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 2018 елда FIFA футбол буенча Дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга керткән зур өлеше өчен Россия Президентының Рәхмәт хатына ия була. 2019 елда Россия Президентының Мактау грамотасын бирәләр.
 
Эльвира Әхмәтова 2019 елда һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
 
2020 елда аңа «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлекле билгесе тапшырыла. 2023 елда ул массакүләм коммуникацияләр һәм телерадиотапшырулар, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлеген үстерүдәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
 
Агымдагы елда Татарстанның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медаленә, шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә ия була.
 
Иҗат даирәләрендә Эльвира Әхмәтова шагыйрә, татар һәм башкорт эстрадасы җырлары авторы буларак билгеле. Быел аның «Үзең булып кал!» дигән беренче шигырьләр җыентыгы чыкты. Аның җырлары берничә мәртәбә милли музыкаль премияләргә лаек булды.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.11.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы