поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
13.11.2024 Җәмгыять

Бу рәвешле яшәп, кая барып чыгар бу яшьләр, оныклар нинди булыр тагын?

Якшәмбе иртәсе cәгать 5-6да йокыдан торып чыккан онык белән башлана. Әһә, җиңеңне сызган дәү әни! Янда тәтелдәп йөргән бәләкәч белән бергә бәрәңгесен генә әрчеп, камырын гына куеп, итен-суганын гына турап, эчлегенә майлар кушып, нәни генә өчпочмакларны духовкага тыгып куясың.

Аннан әйдә, әтәч күрсәтәм дип, мең дә берне сораучы кечкенә “аптыратыйм”ны әйбәтләп төреп-киендереп, сарайга алып чыгып, тыштагы эшләрне сөреп керәсең. Әле керүешли мунча алачыгыннан керләрне алып, “киленгә” тутырып, юарга куясың. Өйдә онык түккән ашны сөртергә дип иелгәндә, кухня идәнен генә сөртеп аласың... Ә яшьләр йоклый, алар арыган... Эшлиләр бит алар, ә без эшләмибез, әйеме?! 
 
Өчпочмакларны мактап ашаганнарына рәхмәт инде, моны ашамыйм, тегене капмыйм дип тормыйлар анысы. Ишегалдын урап кереп, вак-төякне эшләштергәч, китәргә җыеналар. Менә тагын бер бәла инде: берәүләре ни бирәсең, шуны ала, икенчеләре, пешерергә вакыт юк дип, ярты ризыгыңны өеп калдыра. Ә бирәсе килә, хәзинәдә барын бүлешәсе килә. Экологик чиста ризыктан үзләре әзерләп сыйлансыннар дисең.  Иң “хадавае” -- йомырка, фарш, пешкән яки ярымәзер ризыклар: яшьләргә тиз генә әмәлләп ашый торган булсын. Үзләренә зурдан кубып камыр ризыклары пешереп ашарга онык комачаулый, көйсезләнә, пешертми. Ә иртән дәү әни өчпочмак пешергәндә кем оныгы булгандыр ул...
 
Гомумән, яшьләр ашарга пешерергә ялкауланалар хәзер. Адым саен кафе, пешкән ризык сатучы кибетләр, ашханәләр, баераклар өчен рестораннар, өйгә пицца-ролла китереп бирү хезмәте - барысы да шуны раслый. Кемнәрдер әзерләгән ул тәгамнәр үзең “бисмилләһ” әйтеп пешергән ризыкка җитәме соң инде?! Үз ризыгыңа никадәр бәрәкәт, тәм, хуш ис тә өстәлә бит! Дөрес, бик сирәк кенә, үзеңә ял ясап алу өчен кемдер пешергән ризыкны әллә нигә бер ашасаң ярый инде ул. Тик минем барыбер беркайда да өйдә пешерелгән кебек тәмле ризык ашаганым юк. Өчпомак, бәлеш, кыстыбый, шулпа - өйнеке тәмле. 
 
Беркөнне ватсабыма шушы темага кызыклы видео килеп төште. “Мин хатын-кыз гомерен кухняда үткәрергә тиеш дип санаучылардан түгел, тик беркөнне хатынның әнисе килгәч, әлләни булды, - дип сөйли бер егет телеканалларның берсеннән баручы юмор тапшыруында. -- Әби салатлар ясады, кәтлит, тавык, үрдәк кыздырды, торт пешерде! Табынга карап тордым да, хатын-кызлар үз хокукларын белмәгәндә ничек яхшы булган икән дип уйладым. СССРда хатын-кызларны ясый белгәннәр бит, “гост” буенча, “гмо”ларсыз! Нишләп хатынга караганда әбине иртәрәк очратмадым икән дигән тиле уйлар килде башка. Мул табын әллә ниләр уйлата! Әле хатынга карыйм, әле әбигә карыйм. Җаным хатынга кычкыра: исеңдә калдыр, хатын-кыз менә нинди булырга тиеш! 
 
Яшь егет җитмеш яшьлек хатынга өйләнгән икән дигән хәбәрләрне ишеткәч, мин бер дә аптырамыйм, бик аңлыйм мин ул егетләрне. Эш монда акчада түгел, ә өйдә пешкән тәмнүшкәләргә кызыгып өйләнәләр алар, чөнки өйләренә әзер ризык китертеп арыганнар. Хатынның әтисе, ягъни бабай, әбигә ашыйсым килә дисә, әби йөгерә-йөгерә ашарга әзерли башлый. Ә мин хатынга ашыйсым килә дисәм: “Миңа да заказ бир, минем дә ашыйсы килә”, - ди. Шуны аңламыйм: алма агачыннан ничек шулкадәр ерак тәгәри алган?!”
 
Без балаларны күп нәрсәгә өйрәтәбез, тик әниләребез кебек тегү-чигүгә, эрләү-бәйләүгә түгел, хәтта төймә тагарга, камыр куярга да өйрәтмибез, ахрысы. Артык арып китеп, артык ял итә-итә, ялкаулана башлады яшьләр. Әйе, алар йөгерә-чаба акча эшлиләр, тормыш алып баралар, тик бәрәкәт турында уйлап та бирмиләр. Күбесенең шулай бәрелә-сугыла эшләгән акчалары әзерне сатып алып ашауга, күз, каш, тырнак ясатуга китә бит әле. Менә мин белгән яшь кызларның, киленнәрнең күбесе йә тырнак, йә каш, йә күз ясый. Күз ясый дигәнем,  керфек үстерү инде. Үзләре дә ясаталар. Беркөнне кызыма чылтыраткан идем, соңрак сөйләшербез дип, кич кенә чылтыратты. “Иптәш кызга керфек ясарга өйрәнергә модель кирәк булды, шунда идем мин, биш сәгать ятып тордым, керфек үстерү бигрәк авыр эш икән”, -- диде. Егылып китә яздым! Биш сәгать! Күпме әрәм вакыт. Әле никадәр акча түлиләр бит шул керфекне үстергән өчен. Исраф өстенә исраф. Бу рәвешле яшәп, кая барып чыгар бу яшьләр, оныклар нинди булыр тагын?..    
 
Гөлүсә.
Адресымны күрсәтмәгез инде.
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.11.2024
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы