поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
13.11.2024 Авыл

Бала йонсыз казны ничек үстерергә? (ФОТО)

Күпләрне борчыган әлеге сорау Зәйнуллиннарны да эзләнергә мәҗбүр иткән. Балтач районы Кариле авылында гомер итүче Зәйнуллиннарда каз өмәсе инде күптәннән башланган. 300 ләп каз асраучы әлеге гаилә көнаралаш өмә уздыра.

Тик зурлап түгел. Күпләп суясың икән, казлар чиста булмый, диләр. “Сосна авылыннан бик тә булган Гөлфинә исемле танышым килә. Безнең казлар, чебиләр, үрдәкләр аның кулы аша уза. Әни, мин, Гөлфинә булсак, 15 казны төшкә эшкәртеп куябыз. Шимбә-якшәмбе көннәрендә туганнар килә. Беркайчан да алты кешедән артык кеше җыймыйбыз, сыйфат югала”, - ди Рәхилә ханым.
 
Каз-үрдәк эшкәртү мәшәкатьле булса да, иң рәхәт, күңелле вакыт шушы, ди алар. Бергә җыелып, үткәннәрне, яшьлекне искә алалалар икән.
 
- Каз асрау кәсебенә үзеннән-үзе керештек. Без чебиләр үстереп сата идек. Уйлаштык та, 50 каз алып карарга булдык. Каенанам Фоадия әйтә, Рәхилә, алучы булмас, чебиләр белән генә шөгыльләник, ди. Без үзебез өчен 15-20 баш каз асрый идек. Бергә үсәрләр дип, тәвәкәлләдек. Шулкадәр матур булып үстеләр. Көзен суеп сата башладык, җитмәде. Икенче елда баш санын йөзгә җиткердек, - ди Рәхилә ханым.  
 
Шулай баш санын арттыра барып, үз клиентлары барлыкка килгән. Балтач, Кукмара, Казан... Сатып алучыларның географиясе елдан-ел киңәя бара. “Каз сатучылар һәр район саен бар. Әмма шулай да сезнең казлар чиста, матур дип килүләре безнең өчен зур дәрәҗә”, - ди Рәхилә ханым.
 
Чыннан да, күпләр аларның казларының чиста булуына исләре китә. Хуҗалардан чистартуның серен дә сорадык. “Зур казаннарга су салып кайнатып чыгарабыз да, казларны шунда тыгып пешекләгәннән соң йоннарын йолкыйбыз. Кеше әйтә дип, төрле алымнар кулланып карадык, юк, иң отышлысы шушы. Чистартканнан соң, канатларын кисеп, арка каннарын алганнан соң, тагын бер кат чиста кайнап торган тозлы суга тыгып алабыз. Бу вакытта 3 чиләк суга бер килограмм тоз салабыз. Шикәр шакмагы кебек матурланып, чиста булып калалалар, сүле дә агып утырмый”, - ди Рәхилә ханым.
 
Ай башы белән дә суеп караганннар, ай ахырында да, уртасында да. Бала йонлы буласы булса кайчан суйсаң да була, дигән фикергә килгәннәр. Бала йонсыз казны ничек үстерергә? Күпләрне борчыган әлеге сорау Зәйнуллиннарны да эзләнергә мәҗбүр иткән. Бер апаның киңәшен тотып, казларга солы ашата башлаганнар. Ни хикмәт, бала йоннан котылганнар. Хәзер алар берәр чиләк кукуруз, арпа, бодай, фураж, солы, бераз тоз, балык мае салып болгаталар да, пешермичә казлар алдына куялар. Бәбкәләргә 15-20 көн булу белән әлеге ризыкны бирәләр. Көндезгә бүрткән борчак алларына куялар. Төнгелеккә пешереп әчетке ашаталар. Аларның казлары тәүлек буе ашауда һәм иркендә.
 
- Кечкенә вакытларыннан казларны да, чебиләрне дә сабый бала караган кебек бик нык тәрбияләргә кирәк,ул вакытта йокы күргән юк, - ди Рәхилә ханым. – Каз бәбкәләренә 1 литр сөткә 2 чи йомырка туглап төнгә бирәм. Тары ярмасы пешереп, борчак оны белән болгатам. Кайберәүләр безнең казлар борчак ашамый, диләр. Бәби вакытларыннан борчакка ияләндермәсәң, беркемнеке дә ашамый.
 
Бөтен гаиләләре белән кош-корт үстерүдә алар. Кичтән дүрт буржуй миченә терлекләр өчен ризыкларны тутырып калдыралар да, иртән иртүк дүрттә торып, әтиләре Фаил мичкә яга. Әниләре Фоадия өйнең хуҗабикәсе, өйдәгесен карап тора, ашарга пешерә. “Без ирем Фәрит белән тыштагы эштә. Әти белән әнинең ярдәме бик зур. Бергәләп эшләгәндә генә эш бара, тарткалашып торсаң тормыш бармый. Бер көнлек 900ләп чеби алып үстереп аларны суеп саттык. 5 сыерыбыз бар. Сөттән эремчек ясап, кош-кортларга бирәбез”, - ди Рәхилә ханым.
 
Быел әнә тәҗрибә буларак, ун күркә алганнар, тугызы үскән. Иң зурысы 17 килограмм килгән. Менә шулай яшәп ятышлары. Әлегә аларда каз өмәсе гөрли. Суя торалар, урнаштыралар. Бер килограмм каз быел 750 сум, эч-башы – 500,  мае 400 сум икән. “Казның бернәрсәсе әрәм булмый. Йонын да килеп алалар. Бер каздан  200 грамм йон чыга. Аның килограммы бүгенге көндә 1800 сум”, - ди Рәхилә Зәйнуллина.  
 
 
 
 
 
 
 

 


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ --- | 13.11.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе