|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
13.11.2024 Мәдәният
“Балачак җыры”н 25000 бала караган (ФОТО)Халыкара балалар җыры «Балачак җыры» бәйгесенә 5 ел тулды! Кичә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бәйгенең 5 еллыгына багышланган театраль тамаша гөрләде. Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы тарафыннан оештырыла. 5 ел эчендә «Балачак җыры»нда 500 кеше катнашкан, 25 җыр җиңүче исеменә лаек булган, 25 клип төшерелгән. «Балачак җыры» кысаларында 50 концерт куелды, аларны барлыгы 25 000 бала караган. Бәйрәм концертында яшь йолдызларны, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Җиңүчеләргә акчалата бүләкне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов тапшырды.
|
Иң күп укылган
|