|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2011 Фаҗига
Хуш, сабакташ…Фаҗигале “Булгария” теплоходында хезмәттәшебез Наталия Маланьева да булган (кыз фамилиясе Башурина). Наташа 2001 елны Казан дәүләт университетының Татар журналистикасы бүлеген тәмамлады (Раиф Усманов, Алсу Исмәгыйлева, Марсель Әскәровлар төркеме). Хәтеребездә ул һәрвакыт шат күңелле, җитез, ташып торган энергияле кыз булып калыр. Төркемдәшләре аны юкка гына староста итеп сайламаган булгандыр. Наталия күптән түгел генә кияүгә чыккан иде. Гаиләләре дә ишәергә тиеш булган. Тик Идел өстендәге фаҗига аның язмышын башкача хәл итә. Ирен коткарганнар, ул исән-сау. Ә менә Наташа инде арабызда юк. Аның гәүдәсен теплоходтан бүген менгерделәр. Наталиянең туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
--- |
Иң күп укылган
|