поиск новостей
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
13.11.2024 Милләт

Туган ягың мәдәниятен һәм тарихын беләсеңме?

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык инициативасы белән узган чарада Самара тугызынчы мәртәбә катнашты. Үз илебездә һәм чит илләрдә яшәүче руслар, инглизлеләр һәм испанлылар Россия халыклары тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белү дәрәҗәләрен тикшереп карый алдылар.

Этнографик диктант, чыннан да, бөтенхалык акциясенә әверелеп бара, елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәлеп итә. Шулай, 2023 елда илебезнең 89 төбәгеннән һәм 228 чит илдән 3455148 кеше этнографик диктант язган, ә Самара өлкәсеннән акциядә 118 меңнән артык кеше катнашкан. Шулай итеп, безнең регион диктант язучылар саны буенча лидерлар рәтенә кергән һәм 5нче урынны алган иде.
 
Быел беренче тапкыр диктант сорауларын туплауда һәркем катнаша алды. Моның өчен www.miretno.ru сылтамасы буенча рәсми сайтка кереп, «сорау тәкъдим итәргә» дигән вкладка аша үз соравыңны калдырырга мөмкин иде. Иң кызыклы һәм оригиналь сораулар диктантның федераль өлешенә кертелде. 2024 ел Гаилә елы булганлыктан, диктантта да гаилә темасына караган сораулар күп иде. Тик менә ни өчендер татарларга кагылышлы сораулар күренмәде. Гаҗәп, татарлар халык саны буенча руслардан соң икенче урында торалар бит! Ә менә керәшен татарлары турында сорау очрады… 
 
«Зур этнографик диктант» офлайн һәм онлайн форматларда узды. Онлайн катнашучылар 1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр рәсми сайтта сорауларга җавап бирә алдылар. Ә диктантта офлайн катнашу өчен барлык те-ләүчеләр дә 2 ноябрьдә «Халыклар дуслыгы йорты»нда һәм Самара өлкә универсаль фәнни китапханәсендә җыелдылар. Халыклар дуслыгы йортында Самара көллиятләре студентлары һәм милли иҗтимагый берләшмәләрнең яшь активистлары диктант язды. Акциядә катнашучылар арасында өлкә татар милли чараларында актив катнашучы Асия ханым Шәймәрданова да бар иде. Ул бер генә мөһим иҗтимагый чараны да калдырмый һәм активлыгы белән яшьләргә үрнәк күрсәтә.
 
Диктант 16 яшькәчә катнашучылар өчен 20 гомумфедераль сораудан, ә 16 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар өчен 30 сораудан тора иде. Аларның 20се – барысы өчен дә бертөрле, ә 10сы Россиянең һәр субъекты өчен уникаль булды. 
 
8 - 10 ноябрьдә тагын бер мөһим чара - «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе уза. Самара да әлеге акциягә кушылды. Диктантны Җәмигъ мәчетендә, Халыклар дуслыгы йортында һәм «Яктылык» мәктәбендә яздылар.
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 13.11.2024
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы