|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2024 Мәдәният
![]() Камал театры үзенең исе белән башкалар белән дә бүлешә башлады (ФОТО)Театр диффузор һәм рум-спрей чыгара башлаган. Составында үләннәр, канәфер, мускат чикләвеге, кожа, бергамот исләре бар. Әлеге хушбуйны парфюмер Вероника Ямилова иҗат иткән. "Безнең театрның үзенең уникаль исе бар. Без парфюмны әзерләү барышында, театрның барлык почмакларын – буфет, цехлардан алып, сәхнә һәм грим бүлмәләренә кадәр йөреп чыктык. Камал театрын хәтерләтүче хуш исне озак сайладык. Хушбуйны махсус яңа бина ачылышы алдыннан ясадык, тамашачыларыбыз бүгенге бинабызның бер өлешен үзләре белән алып китсеннәр һәм аны җылылык белән искә алсыннар дип теләдек", – дип сөйләде Камал театры директоры Илфир Якупов.
--- |
Иң күп укылган
|