поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
12.11.2024 Мәдәният

«Кәмит Җәвит» капка төбендә

Гали авылында ярты ел элек барлыкка килгән “Ялкын” иҗат төркеме “Татарстан – Яңа гасыр” каналындагы “Кәмит Җәвит” телевизион тапшыруында катнашты. Бу очрашу уйламаган-көтмәгән җирдән килеп чыккан.

11 октябрьдә Гали авылы Мәдәният йортында Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның концерты булып узган иде. Җәвит Шакиров, Мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Насыйрова белән сөйләшеп, галилеләрне “Кәмит Җәвит” тапшыруына чакырган. Алсу әле күптән түгел генә Мәдәният йорты җитәкче булып эшли башлаган иде. Карасаң, инде бер ел гомер үткән дә киткән, тәҗрибә дә тупланган. Ә шулай да бераз югалып калды, тәкъдимне зур һәм җаваплы эш итеп кабул итте. 
 
Ләкин гел ярдәмгә килергә әзер торган дуслары белән киңәшкәч, бераз тынычланды һәм бик тә җитди әзерлек башлады. Саимә апа Морзаханова, Нәсимә Кәлимуллина кызык такмакларны, мәзәк хәлләрне ис-ләренә төшерделәр. “Ялкын” төркемендәге кызлар һәм авыл яшьләре һәр көн репетициягә җыелдылар. Шулай итеп, программа кыска вакыт эчендә әзер булды. 
 
Казан ерак, ә юлы чыгымлы. Монда инде, һәрвакыттагыча, авыл эшмәкәрләре булышты. Бар да әзер кебек инде, тик барыбер дулкынланасың белмәгән эшкә барганда. Авыл сәхнәсендә чыгыш ясау гына түгел бит!  «ТНВ» каналы аша бөтен дөньяга чыгасың! Әлбәттә, галилеләр өчен бу бик зур сынау иде. 
 
17 октябрьдә таң белән Казанга таба кузгалдылар. Тапшыруны яздыру кичке якта гына булуга карамастан, әле барып урнашырга, каушауны басып, программаны кат-кат кабатлап алырга кирәк иде. 
 
Җәвит абыйлары белән аралашу бик җиңел килеп чыккан, шуңа күрә дулкынланулары да бераз басыла төшкән һәм программа уңышлы гына барып чыккан, дип тынычландырып җибәргәннәр телевидение хез-мәткәрләре. Ә шулай да караңгы юлда кайтканда беркемне дә йокымсырау алмады: экраннан караганда ничегрәк булыр икән, андый-мондый чөшле килеп чыкмасмы, дип борчылулар озын юлны бераз кыскартты. Тапшыруны карагач, авылдашларыннан, ерак һәм якын дусларыннан соклану һәм рәхмәт сүзләре ишеткәч, күңелләренә рәхәтлек хисе кереп оялады.
 
 
Менә алар, “Кәмит Җәвит” тапшыруы геройлары - Мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Насыйрова, сәнгать җитәкчесе Гөлнур Галимова, башлап җырлаучы Эльмира Хәбибуллина, элек Мәдәният йортында эшләгән моңлыбикә Алия Әхмитова, сәнгать сөючеләр Гөлнара Низамова, Камилә Шәйхетдинова, татар биюләрен өйрәнүче 8нче сыйныф укучысы Руфинә Исхакова һәм Мәдәният йорты җитәкчесенең киңәшчесе Раил Галимуллин. Алдагы көннәрдә дә бу иҗат төркеменә уңышлар юлдаш булсын. Авылдашларын гел шулай яңа программалар белән сөендереп торсыннар, дигән теләктә калабыз.
 
Шулай ук инде профессиональ җырчы булып киткән авылдашыбыз Ислам Кәлимулинның әнисе Нәсимә ханымны да билгеләп үтәсем килә. Ул һәрвакыт безнең башлангычларны хуплап,  ярдәм кулы сузып торучы хөрмәтле ханым.
 
Барлык катнашучыларга һәм ярдәмчеләргә рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз. Галилеләр гел шулай бердәм булса, бөтен эшләре дә уң булыр, Аллаһы кушса.
 

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ --- | 12.11.2024
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы