|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2024 Медицина
Сөяркә урология авыруларына сәбәп була аламы?Ир-ат сәламәтлеге кем кулында? Ни өчен ир бала мунчага әтисе белән йөрергә тиеш? Сөяркә урология авыруларына сәбәп була аламы? Машина утыргычын җылытуның ир-ат сәламәтлегенә нинди йогынтысы бар? «ВТ»ның махсус проекты – «Җавап бар!» тапшыруының чираттагы чыгарылышы әнә шундый четерекле сорауларга багышланды. Тапшыруның кунагы – табиб-уролог, медицина фәннәре кандидаты Ильяс Нуриевның фикер-киңәшләрен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
– Малайларны ничә яшьтән табибка күрсәтергә кирәк?
– Ир баланың һәр чорында тикшеренү тәртипләре бар. Балачакта аны иң элек балалар урологы карый. Тумыштан ук кимчелекләр булырга мөмкин. Аны вакытында ачыклап дәваларга, кирәк булса, операция ясарга кирәк. Ул – бик зур һәм мөһим өлкә. Бездә балалар урологиясе бик көчле. Безгә килгәндә инде күп проблемалар балачакта хәл ителгән була. Ә менә башка төбәктән, чит илләрдән күчеп килүчеләр ул яктан мактана алмый. Кайдадыр белгечләр җитмәгән, кайдадыр башка сәбәп белән ир баланың сәламәтлегенә игътибар булмаган. Борчыган сораулары юк икән, малай кеше 16 яшькә кадәр тынычлап яши ала. – Урологка еш күренеп торырга кирәкме?
– Бездә, гадәттә, елга бер тапкыр булса да урологка күренеп торырга кирәк, диләр. Мин моның белән килешмим. Ел саен тикшеренеп торуның кирәге юк. Берни дә борчымаса, ир-атка 18 яшьтә, өйләнер алдыннан, әти булырга әзерләнгәндә тикшеренеп алырга кирәк. Гаиләдә өченче кеше булса, ешрак тикшеренергә кирәк. Әгәр ир-атның сөяркәсе юк һәм берни дә борчымый икән, ир кешегә биш елга бер тапкыр урологка күренү дә җитә. Ә менә 40–45 яшьтән соң елга бер тапкыр табибка күренергә кирәк. Ник дигәндә, бу чорда яман шеш килеп чыгу куркынычы зур була. – Нинди билгеләр күзәтелгәндә ир-ат кичекмәстән табибка барырга тиеш?
– Сигәндә авыртса, бәвелдә кан булса, җенси сәләт үзгәрсә, кичекмәстән урологка күренергә кирәк. Бала алып кайтырга җыенып та, үз дигәнегезгә ирешә алмыйсыз икән, бу очракта да табибка барырга киңәш итәм. – Кеше хәзер күп дәваны интернеттан эзләп таба. Шуның аркасында үзенә зыян салган кешеләр сезгә еш киләме?
– Әтием еш кына: «Гугл» куйган диагнозны «яндекс» белән дәваларга кирәк”, – дип шаярта. Интернеттан дәва эзләгән кеше белән эшләү бик авыр. Ник дигәндә, ул инде безгә килгәндә үз-үзенә диагнозны куйган була. Ярый ла бер фикердә булсак. Әгәр дә ул минем белән ризалашмый, мин әйткәннәргә каршы килә икән, аны ышандыру бик авыр. Дөрес, кайчак кешенең интернеттан дәва эзләве файдалы да була. Кайберәүләр, анда укыганнардан чыгып, алдан анализлар тапшырып куя, безгә килгәндә инде кулында әзер анализ нәтиҗәләре була. Әмма гомумән алганда, интернетның зыяны күбрәк. – Ир-ат сәламәт булсын өчен тагын нинди кагыйдәләр үтәлергә тиеш?
– Ир-атның сәламәтлеге өчен җенси тормыш та бик мөһим. Ул атнасына ике-өч мәртәбә җенси мөнәсәбәткә керергә тиеш. Әйтик, простатит (мәни бизе ялкынсыну) белән килгән кешедән җенси тормышы турында сорасаң, ул: «Айга өч-дүрт тапкыр», – дип җавап бирә. Ә бит җенси мөнәсәбәтләрне җайга салу күпчелек сорауларны хәл итә. Сүз уңаеннан, соңгы арада җенси мөнәсәбәтләргә бәйле чирләр күбәйде. Кызганыч, бүген җенси мөнәсәбәттә яшәү гадәти хәл түгел. Соңгы елларда диагностика бик яхшырды. Утыз ел элек компьютер томографиясе, магнит-резонанс томографиясе, бик күп төрле онкомаркерлар булмаган. Аннары хәзер кеше үзенең яшәү дәрәҗәсе өчен көрәшә, аның сыйфатын яхшыртырга тели. – Малайны кайчан сөннәткә утырту хәерле?
– Ир баланы сөннәткә утырту – ир-ат хирургы эше. Аны ничә яшьтә ясатырга дигәндә, миңа калса, гаиләдә бар да тәртиптә булса һәм ата-ананың икесе дә риза икән, малайны 1–4 яшьтә сөннәткә утыртырга киңәш итәр идем. Соңга калдырсаң, баланың психикасына зыян килергә мөмкин. 13–14 яшьлек үсмергә аны инде, гомумән, ясый алмыйсың. Үзенең теләге булса гына. – Сәламәт булыйм дисә, ир-атка машина утыргычын җылытырга, кесәсендә телефон йөртергә ярамый, диләр. Бу чынлап та шулаймы? Балага подгузник киертү зыянлымы?
– Бу сүзләрнең барысы белән дә килешәм. Салкыннар җиткәч, ир-атларга гел: «Җылыткычны кабызыгыз да машинаны чистартып бетергәч, сүндерергез», – дим. Күкәйләрне кыздырырга ярамый. Өйгә кайткач, бигрәк тә йокларга бер сәгать кала телефонны читкә алып куярга, интернетны сүндерергә кирәк. Телефонны баш янында тоту да зыянлы. Подгузникка килгәндә, ул малайлар өчен дә, кызлар өчен дә бер үк дәрәҗәдә зыянлы. Шуңа күрә аны балага каядыр барганда гына киертергә кирәк. Малай үстерүче яшь әти-әниләргә киңәшләр Бала тугач, аны яхшы хирургка күрсәтергә кирәк. Ике-өч яшьтән әтисе белән мунчага керсен. Әтисе белән мунча кереп үскән ир бала урология чирләренә сирәк бирешә. Ул аны дөрес итеп юынырга өйрәтә. Хатын—кыз исә аны тиешенчә аңлатып бетерә алмаска мөмкин. Балага гигиена тәрбиясе бирергә кирәк. Ниндидер сәбәпләр аркасында әти-әнисе булдыра алмый икән, аны балалар хирургына алып барырга кирәк. Үсмер вакытында балага җенси тәрбия бирергә, барысын да аңлатырга кирәк. Бу ир бала киләчәктә ялгыш адым ясамасын, интернетта укыганнарга таянып хаталанмасын өчен кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|