|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2024 Сәясәт
Ринат Садыков: «Министр булмасам, мәктәп директоры булыр идем...»Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыков белән, әңгәмә алдыннан, шулай дип сөйләшеп куйдык. Чөнки барыбызга да мәгълүм: Ринат Наил улы республика яшьләрен уңайлы шартлар белән тәэмин итүгә көч һәм вакытын кызганмаучы, эшне һәрвакыт беренче урынга куючы җитәкче. Ә бу әңгәмәдә исә безнең аны җитәкче буларак түгел, ә шәхес буларак ачасы килде. – Әңгәмәне сезнең студент чакны искә алудан башлап җибәрик әле. Укырга кергәндә үз алдыгызга куйган максат һәм хыялларыгыз чынга аштымы?
– Мин Казан дәүләт педагогия (ул вакытта шулай атала иде) университетының физика һәм информатика факультетында укыдым. Беренче курс бары тик укуга гына багышланды. Физика – аеруча әһәмиятле һәм катлаулы фән. Ул дөньяны, галәмне – барысын да өйрәнә. Беренче курста күбрәк белем туплауны максат итеп куйсам, алга таба актив студент тормышы башланды.
Икенче һәм өченче курсларда – студентлар советы рәисе итеп, дүртенче курста исә университетның студентлар комитеты рәисе итеп сайландым. Әлеге иҗтимагый эшчәнлек миңа шулкадәр ошады ки, университеттан соң мәктәптә – физика укытучысы, соңрак мәктәп яки гимназия директоры булып эшләрмен кебек иде. Үземнең үсешне шул юнәлештә күрдем. Ә язмыш башкача хәл итте.
– Сезнең студент чак белән хәзерге студентлар тормышы арасында нинди аерма сизәсез?
– Хәзер студентлар өчен мөмкинлекләр күбрәк. Без студент чакта моның кадәр конкурслар, грантлар булмады. Югары стипендия алу өчен төрле конференцияләр, спорт ярышлары, башка чараларда катнашу, актив тормыш алып бару зарур иде. Хәер, актив булу авыр түгел, теге яки бу чара, проект турында мәгълүмат табу кыенрак булгандыр. Студентлар үзләре өчен мөмкинлекләрнең күбесе турында белми дә кала иде. Ә бүген исә һәр проект турында социаль челтәрләр аша ишетергә, күрергә, катнашырга мөмкин.
Татарстан яшьләренең социаль активлыгы да елдан-ел арта. Алар төрле конкурсларда, премияләрдә, форумнарда күпләп катнаша, үзләрен күрсәтә. Мәсәлән, Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының грант конкурсларына студентлардан килгән гаризалар саны елдан-ел күбәя. Бу аларның активлыгы, үсешкә омтылышы турында сөйли дә инде.
– Министр итеп билгеләнгәч, күпләр сезне республикада социаль лифтларның уңышлы эшләү үрнәге итеп күрде. Карьерагызның мөһим этапларында хәл итәргә туры килгән проблемаларны, авырлыкларны искә төшерегез әле.
– Уңышка ирешү өчен эшеңне һәрвакыт сыйфатлы итеп башкарырга кирәк дип саныйм. Ниндидер буш иллюзияләр белән яшәргә ярамый - уңыш тик торганнан гына килми. Үземнең үсеш юлын анализлыйм да, аның турыдан-туры тирән, системалы эшчәнлеккә бәйле булуын аңлыйм. Кеше үз эшенә җаваплы карап, аны сыйфатлы башкарган очракта гына уңышка ирешәчәк. Әлбәттә, авырлыкларсыз булмый. Андый очракта мин бер принципка таянам: әгәр ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән кер; тәрәзәдән керә алмасаң, торба аша уз. Әгәр инде торба аша да килеп чыкмаса, башка урында үзең бина салып чык. Анда үзең хуҗа да, җитәкче дә булырсың. Гомумән, хәл итмәслек сораулар булмый – һәр сорауның да чишелеше бар.
– Ничек уйлыйсыз, сезгә уңышка ирешергә кайсы сыйфатларыгыз булышты икән?
– Алар читтән яхшырак күренәдер инде. Шулай да берничәсен атап китә алам. Беренчедән, әти-әнием, укытучыларым мине җаваплылыкка өйрәтте. Кеше әйткән сүзе, башкарган гамәле өчен җаваплы булырга тиеш. Икенчедән, синең турында сүзләр түгел, ә гамәлләрең «сөйләсен».
Өченчедән, яшьләр үзләренең мөмкинлекләренә һәм көчләренә таянып, файдалы булырга омтылырга тиеш. Ягъни әти-әниләренә, әби-бабаларына, үзләре яшәгән урамга, эшендәге коллективына – барысына да ниндидер файда китерергә тырышсыннар иде. Кечкенәдән шулай тәрбияләнгән балалар, үзләренең кирәклеген тоеп, республика киләчәген билгеләүдә дә зур роль уйнаячаклар.
– «Идель» журналындагы өч язманың берсе психологиягә багышланган. Сезнеңчә, яшьләр арасында бу юнәлеш нигә шулай популяр?
– Беренчедән, экспертлар телендә әйтсәк, хәзер кеше үз-үзен аңларга һәм яхшырак белергә омтыла. Икенчедән, психологларга ихтыяҗ зур һәм ул һәркемгә дә ачык: төрле форматта консультацияләр үтәргә мөмкин, без дә әлеге юнәлештә актив эш алып барабыз. Мәсәлән, бүгенге көндә республика шәһәрләрендә, районнарда психологик ярдәм итү үзәкләре эшләп килә. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика программасы барлыкка килде. Аның кысаларында төрле шәһәр-районнарда ел саен 5-7 объект – профессиональ педагоглар, психологлар эшли торган үзәкләр ачыла. Алар яшь әниләргә, әтиләргә, үсмерләргә, яшьләргә – мөрәҗәгать иткән һәркемгә ярдәм күрсәтә.
– Сезнең психологка йөргәнегез булдымы?
– Минем шәхсән психологка мөрәҗәгать иткәнем булмады, ихтыяҗ да, вакыт та юк, дигәндәй. Психологка бару күңелеңдәгене сөйләп, бушанып кайту гына түгел бит ул, ә комплекслы һәм даими эшчәнлек таләп итә.
– Стресс белән ничек көрәшәсез?
– Һәрчак тотрыклы булырга тырышырга кирәк. Ел дәвамында үзеңдә шушы сыйфатны булдырсаң, проблемаларны стресс итеп кабул итмәскә өйрәнәсең. Аларны төрле кисәкләргә бүлеп анализлый башлыйсың һәм, кимчелекле урыннарын тапкач, шул мәсьәләне хәл итү юлларын эзлисең.
Мин стрессны спорт белән җиңәм, төгәлрәк әйтсәк, штанга, гантель һәм турник – иң «якын дусларым». Ял көннәрендә әти-әни, туганнарым белән очрашырга вакыт табарга тырышам. Алга таба эшемне сыйфатлырак башкару өчен миңа шул җитә.
– Үзегезне мактыйсызмы?
– Мин үземне мактарга яратмыйм. Министр эше көндәлек мәсьәләләрне хәл итүдән гыйбарәт. Һәр эшне башкарган саен үзеңне мактасаң, бу сәер булыр иде. Камиллеккә чикләр юк – һәрвакыт яхшырак булсын дип эшләргә кирәк. Вакыт узу белән син тагын да тәҗрибәлерәк һәм зирәгрәк булырга тиешсең. Ә менә команда белән башкарылган эшләр өчен горурлык хисләре чыннан да урынлы, миңа калса.
Мисал өчен, күптән түгел авыл яшьләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа дәүләт программасын расладык һәм моның өчен 21 миллион сум күләмендә акча каралды. Бу чыннан да зур җиңү, командам белән чиксез горурланам. Хәзер район-авыл яшьләре белән күбрәк эш алып бару, тиешле шартлар булдыру, авылларга күбрәк яшьләрне җәлеп итү өстендә эш алып барыла.
Бу эшләнгән эшләрнең бер мисалы гына, санап китсәң, алар күп.
– Ринат Наилевич, министр булмасагыз, кайсы һөнәрне сайлар идегез?
– Педагог, остаз, укытучы яки мәктәп директоры булыр идем, мөгаен.
– Әти-әниегез еш кына нинди киңәш бирә?
– «Уйлап кына эшлә – ашыкма», –диләр.
– Гаиләдә татарча аралашасызмы?
– Әлбәттә.
– Киемнәрне стилист белән бергә сайлыйсызмы?
– Минем стилистым юк, барысын да үзем сайлыйм. Минем өчен иң мөһиме – кием сыйфатлы, уңайлы һәм артык ачык булмаска тиеш. Хәзер бренд артыннан куу модасы юк диярлек, кеше үзенә уңайлы, рәхәт киемнәргә өстенлек бирә.
– 18 яшьлек Ринат Садыковка нинди киңәшләр бирер идегез?
– Кызыклы сорау. Тагын да активрак булырга, күбрәк телләр өйрәнергә һәм барлык мөмкинлекләрне кулланырга киңәш итәр идем.
– Әңгәмәне Татарстан яшьләренә теләк-киңәшләрегез белән тәмамлыйк әле.
– Республикада, илебездә яшьләр өчен мөмкинлекләр чиксез күп. Алардан файдаланырга тырышыгыз. Үзегезне үстерү, камилләштерү өстендә эшләгез. Иҗат итегез, спорт белән шөгыльләнегез. Һәм иң мөһиме, якыннарыгыз турында онытмагыз, яратыгыз!
– Рәхмәт сезгә!
Тәрҗемә: Рәфидә Галимҗанова
фото: Фирүзә Вәлиева
--- |
Иң күп укылган
|