поиск новостей
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
  • 23.11 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.11 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Ноябрь
  • Зөлфәт Зиннуров - шоумен
  • Илсур Айнатуллов - җырчы
  • Хәбир Ибраһим - язучы
  • Наил Ишмөхәммәтов - журналист
  • Алинә Сидеева - актриса
  • Шамил Апанаев - рәссам
  • Фәрит Сәйфелмөлеков (1930-2016) - язучы
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
Архив
 
08.11.2024 Фаҗига

Янгын чыгып, дүрт балалы гаилә йортсыз калган

6 ноябрьгә каршы төндә Казанның Константиновка бистәсе тирәсендәге “Овощник-2” бакчачылык ширкәтендә янгын чыгып, күп балалы гаилә йортсыз калган.

Йорт белән бергә мунча, гараж, ике машинабыз да янып көлгә әйләнде, документлардан кала берни алып чыга алмадык, ди Лилия Пушкарева. 
Владимир белән Лилия дүрт бала тәрбиялиләр. 14 яшьлек олы кызлары үзләренеке, калган өчесе Лилиянең үги абыйсының балалары. Пушкаревлар аларны опекага алган. Ул вакытта иң кечкенәсенә нибары 7 ай гына булган. Хәзер инде аңа 9 яшь. Калганнары – 11, 12 яшьлекләр. 
 
– Иң мөһиме барыбыз да исән-сау. Олы кызыбыз төтен белән агуланып өлгергән булган, хәле яхшы, бәлки хастаханәдән чыгарырлар да инде, – ди Лилия.  
 
Тәрәзәдән фейерверк тавышы ишетелә дип уянып киткән Владимир иң беренче булып утны күреп ала. Мунча түбәсеннән чыккан очкыннар шунда ук ут көлтәсенә әверелеп, аның ялкыннары гаражга күчкән була. 
 
– Ул көнне бик арыган идек. Кырык көн элек кенә Владимирның әнисен җирләдек. Соңгы дүрт елда ул бездә яшәде. Аны искә алу мәҗлесе үткәрдек. Өйдә гардероб бүлмәсе ясаган идек. Ул көнне киемнәре карап, аралап куйдык. Балаларның кечкенәргән киемнәрен хәйрия оешмаларына җибәрергә дип аерым тутырып куйган идек. Алары да янды. Янгын сүндерү машинасын кырык минут көтәргә туры килде. Өебез күз алдыбызда янып бетте. Мин өйдә онлайн турагент булып эшлим. Яңа алган компьютерым да, телефоным да янды, – Лилия.
 
Пушкаревларга опекадан вакытлыча яшәү урыны булачак, дип вәгъдә иткәннәр. 
 
– Бик күп кеше ярдәм кулы сузды. Киемнәр китерделәр. Төзелеш материаллары да алып килергә әзер кешеләр бар. Барысына да бик зур рәхмәт! – ди Лилия.
 
Күп балалы гаиләгә булышырга теләүчеләр өчен Лилия Пушкареваның телефон номеры: 89520454621. Тинькофф картасына беркетелгән.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.11.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы