поиск новостей
  • Рөстәм базарда кавын сатып алгач, аны үзенең хатынына – ядрә ыргыту буенча спорт мастеры Мәрьямгә тотып торырга биргән. Алай итәсе калмаган. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Апрель
  • Равил Фәхруллин - галим
  • Ренат Гаффар - язучы
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
Архив
 
08.11.2024 Киңәш-табыш

Каз өмәләре башланды. Каз мае нидән файдалы?

Каз мае кабатланмас сыйфатларга ия. Каз маенын файдасы күптөрле:

Тәмле ризык әзерләгәндә дә кулланып була, өшегән, ярылган урыннарга алыштыргысыз ярдәм итә, хатын-кызларның матурлыгы өчен дә каз мае да бик файдалы. Шулай итеп, каз мае тәбикмәк, коймак майлау, ризык әзерләү өчен генә кулланылмый. Халык медицинасында тагын могҗизалы сыйфатлары билгеле. Бүген сүз шул хакта.

Әйтик, озакка сузылган ютәлдән котылу өчен, каз маен, ашар алдыннан, бер аш кашыгы кабып куярга (эретеп). Шушы ук катнашманы төнгә күкрәк өлешенә сөртергә була. Нәтиҗәсе өч көннән үк күренәчәк.
 
Туберкулездан арыну өчен, эретелгән каз маена алоэ суты, какао, вакланган эрбет чикләвеге кушып болгатырга һәм парда җылытырга кирәк. Көнгә дүрт тапкыр, сөт белән бер кашык әлеге катнашманы кабул итәргә кирәк. Уңай үзгәрешләр бер атнадан соң күренәчәк.
 
Үпкә ялкынсынуы булганда  эретелгән каз мае һәм сарымсактан ясалган катнашманы җылыталар һәм пергаментка сөртәләр. Кәгазьне күкрәккә куялар, өстеннән җылы шарф ябалар һәм төнгә шулай калдыралар. Бер атналык курстан соң уңай нәтиҗә күренергә тиеш.
 
Туңганда.  Тәннең өшегән өлешләрен каз мае белән сөрткәнче, җылы су белән тиренең сизгерлек сәләтен кайтарырга кирәк. Чәнчү үткәннән соң, аяк-кулларга массаж хәрәкәтләре белән каз мае сөртәләр. Җылы кием кияргә яки җылы шарф белән уранырга кирәк.
 
Экзема кебек тире авыруларыннан котылырга каз һәм пихта маеннан ясалган мазь (2:1) ярдәм итәр. Тиренең зарарланган урыннарына көнгә берничә мәртәбә сөртергә кирәк. Дәвалау курсы – 20 көн, бу вакытта тиредәге җәрәхәтләр төзәлә.
 
Ревматизм. Арка авыртканда мунчада, арканы каз мае белән ышку ярдәм итә. Тән җылыну нәтиҗәсендә ярдәме бермә-бер артачак. Ахырда җылы урында төренеп ятарга кирәк. Берничә сеанстан соң ревматизм узарга тиеш.
 
Мускуллар авыртканда. Тән авыртулары борчымасын өчен, авырткан урыннарга май, бал һәм спирт төнәтмәсе белән массаж ясыйлар. Әлеге катнашманы куллану тиредәге тозларны чыгарырга, кан әйләнешен яхшыртырга, капиллярларны ныгытырга ярдәм итә.
 
Аналыктагы чирләр (эрозия). Эретелгән каз мае һәм тырнак гөл төнәтмәсе белән универсаль сыекча ясыйлар. Ун көн дәвамында шушы төнәтмәдә чылатылган тампонны, төнгә аналык җиңсәсенә куеп калдыралар. Ун көн саен аралаштырып, рәттән өч курс эшләргә кирәк. Бу вакыт эчендә яра төзәлә.
 
Балага уза алмаганда каз мае, алоэ яфраклары, бал һәм сырганак мае белән катнашма ясарга кирәк. Төнәтмәне көнгә өч мәртәбә бер кашык җылы сөт белән эчәргә. Әлеге дару хатын-кызларның аналык көпшәсен чистарта һәм ир-атларда сперматозоидларның активлыгыны арттыра.
 
Простатит. Каз мае, вакланган сарымсак, бал һәм каланхоэ согы төнәтмәсен кабул итәргә. Катнашманы иртән һәм кич ач карынга бер аш кашыгы эчәләр. Ике атналдан соң кече йомышны үтәгән вакыттагы авырту бетәргә тиеш. Тулысынча дәвалану өчен төнәтмәне 30 көн дәвамында кабул итәргә кирәк.
 
Матурлык өчен. Каз мае вак җыерчыклардан арындыра, тән тиресенең корышуын бетерә һәм зур булмаган яраларны дәвалый. Составында каз мае булган косметика хатын-кыз организмына һәм аның матурлыгына уңай йогынты ясый. Иреннәр ярылганда да каз мае ярдәмгә киләчәк.
 
Фото: culture.ru
 

 


Алсу ГӘРӘЕВА
Өмет
№ --- | 08.11.2024
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы