• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
11.07.2011 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова: “Мин исән!”

Күптән түгел Илсөя Бәдретдинованың сәламәтлеге какшау сәбәпле берничә концертын кичектерүе билгеле булды.

Әлеге уңайдан Илсөя ханым белән очрашып, әңгәмә кордык. Алдан ук әйтеп куябыз: хәзерге вакытта Илсөя Бәдретдинова үзен яхшы хис итә. Яңа программа өстендә эшли. Концертларга әзерләнә.

 

– Илсөя, ханым, июнь башында интернетта сезнең Октябрьски һәм Туймазы шәһәрләрендә концертларыгыз булмый дигән хәбәр таралды. Моның сәбәбе нәрсәдә?

 

– Беренчедән, булмый түгел, ул күчерелде генә. Без ул якларда июльнең 11е һәм 12сендә концерт куябыз. Сәбәбе сәламәтлек белән бәйле. Бик авыр операция кичердем. Хәзер инде Аллаһка шөкер, аяктамын.

 

– Интернетта хәтта кемдер сезне юл һәлакәтенә очраган, дип хәбәр тараткан иде...

 

– Юк, юк. Бернинди авариягә юлыкмадым.

 

– Иҗатка кайчан кайтасыз?

 

– Иҗаттан мин үземне киттем дип санамыйм. Без яңа программа өстендә эшлибез. Хәзер менә 10 көнгә Башкортстан белән Оренбур якларына чыгып китәбез. Бүгенге көнгә бөтен җырлар да язылды. Әзерләнәбез: күлмәкләр тектердек, сәхнә бизәлешен һәр елдагыча үзгәртеп торабыз.

 

– Концерт куйганда бик күп көч бетә. Сәламәтлегегез какшагач, ничек кире энергия җыйдыгыз?

 

– Больницада яткан вакыт Сабан туйлары чорына туры килде. Концертларны күчереп тору – бик авыр әйбер. Тамашачылар өчен генә түгел, беренче чиратта артистның үзе өчен.

 

Беренчедән, без бу районнарга беренче тапкыр керәбез. Икенчедән, “авыр” районнар дип санала, халык бик концертларга йөрми. Һәм бу концертларга тулы заллык билет сатылган иде. Күчереп торырга туры килде инде.

 

Мин моны күңелем белән бик авыр кичердем. Бернинди операция турында уйламый идем. Табиблар чабышты, Илфак, иҗат дуслары, туганнар борчылып, һәр көнне янга килде. Ә минем башта бер генә фикер иде: ничегрәк барып аңлатырмын?

 

Тилелек инде бу. Ул ниндидер аргумент китерергә тиеш дип кенә кабул итмәсәләр ярар иде, дидем. Бу чынлап та шулай.

 

Мин үземне ни дәрәҗәдә сәхнә белән чирле икәнемне шуннан аңладым. Соңыннан, табиблар белән сөйләшкәндә, алар көчәнеп җырлаудан, бер ярты  ел булса да ерак юлларга чыгудан тыелырга кирәк, дип белдерде.

 

– Табибларның сүзләренә карамастан сез концертлар куюыгызны дәвам итәсез?

 

– Әйе, шуңа карамастан без эшебезне дәвам итәбез. Берничә концертка барып кайттык инде. Табибларым гына ишетә күрмәсен. Нишләтәсең – эшем шундый! Өйдән генә эшләп ята торган эш булса, бөтенләй башка хәл булыр иде.

 

Мин үземне чирле итеп хис итмим. “Илсөя апа, бир әле сумкаңны күтәрим”, “Тукта, Илсөя апа, утырып тор әле” дип әйткәндә, минем хәтта ачуым килә. Мин әйтәм: “Мин исән! Мине сызып ташламагыз!” дим. Минем белән чирле кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшмәгез! Бар да тәртиптә, мин исән, мин эшлим!

 

– Хастаханәдә ятканда концертлар күчерелүе турында уйладыгыз. Ә тагын нинди уйлар борчыды? Яңа темаларга яңа җырлар башкарырга теләк тумадымы?

 

– Хастаханәдә ятканда ике җырны Илфак диктофонга яздырып алып килде. Аның берсе аеруча күңелне тетрәндерә торган. “Әйт, әни” дип атала. Аның язылу тарихы менә болай: минем 7 яшьлек улым Нариман яныма килеп, мине авыр хәлдә күргәч, “Әни, мин үскәч шундый аппарат уйлап табачакмын, ул сине беркайчан да картайтмаячак, чирләтмәячәк, мин синең үлгән әниеңне дә кире кайтарам”, диде.

 

Бу баланың күңеленә тигән дигән сүз. Аннары алар Биләргә изге чишмәгә барып кайтты. Өч теләгеңне әйт дигәч, аның хыяллары шундый булган: әни терелсен, әни беркайчан да чирләмәсен, картаймасын.

 

Сабыйның шушы тетрәндергеч сүзләреннән “Әйт, әни” дигән җыр язылды. Анда шундый сүзләр бар: “син кушмасаң – мин чыкмам уйнарга, тик әни беркайчан да картайма... Әйт, әни: кая китәләр, бик картайгач, бабайлар, әбиләр?”

 

Балам тарафыннан психологик яктан авыр сораулар бик күп булды: "мин үләчәкменме? Син үләчәксеңме? Ә нигә безнең әби, бабай картайган? Элекке фотосурәтләрдә син бөтенләй башка төрле: син нигә картаясың" ише сораулар.

 

Дөресен әйткәндә, алай бик күпертеп сөйлисе дә килми. Кемнең башыннан узмаган инде? Бар кешенең чирләгәне бар. Миннән авыррак хәлдә калучылар да бар.

 

– Яңа репертуарда нинди темалар бар?

 

– Безнең яңа программа “Әкияттә кунакта” дип атала. Темалар төрле. Бик җитди җырлар да бар. Гадәттәгечә, юмор аша сәясәткә караган җырлар бар.

 

Яңа программада әкият геройлары бүгенге сәясәткә үз карашларын сөйли. Алар татар әкияте геройлары. “Сәлам якташ абзый” дигән үзенчәлекле җыр бар, кемгәдер бик каты ошарга, кемгәдер бик каты ошамаска мөмкин.

 

“Ышанам” дигән җыр бар. Анда "... ышанам президент, депутат сөйләмнәренә... гәҗит, журналларда язганнарга ышанам" дигән сүзләр китерелә, ахырдан "тумыштан шундый инде мин – әкияткә ышанам" дип, нәтиҗә ясала.

 

- Ни өчен татар халык әкиятләренә мөрәҗәгать итәргә булдыгыз?

 

- Хәтта универсиадага эмблема эшләргә бәйге игълан ителгәч, Илфак белән утырып сөйләшкәндә, шүрәлене бер 500ләп төрләндереп илтерләр инде, дип уйлаган идек.

 

Мин уйлыйм: шүрәлене алырга да шуны төрләндерергә кирәк. Ул бик истә кала торган образ, куркыныч түгел ул. Төрле милләт кешеләренә күрсәтсәң, ул бик тиз истә калачак.

 

Бу эмблемалар арасында әллә нәрсәләр генә булды. Безнең татарда төрле эмблемалар бик күп: батырлар, шүрәлеләр, су аналар. Гомумән, бар тормыш – әкият!

 

– Тамашачыларга әйтер сүзләрегез...

 

– Татар концертларына билетлар бик арзан тора. Миңа калса концертларга йөрергә, барырга кирәк. “Юк, бу җырчы миңа ошамый, юк мин аны тыңламыйм” дип әйтер алдыннан, син ул җырчының сольный концертында булып кайтырга тиешсең. Шуннан соң гына артист турында фикер йөртергә мөмкин.

 

3 тиенлек дип йөргән җырчың сиңа бик матур концерт күрсәтергә мөмкин,  ә син ихтирам иткән җырчы фонограммага җырлап, алдап китәргә мөмкин.

 

Сайлау мөмкинлеге бик күп хәзер. Куып, мәҗбүр иткәнгә генә түгел, күңел сораган концертларга йөрергә кирәк! Һәм инде һәрберебезгә сау-сәламәт булырга язсын!


Әлфия БӘДРЕТДИН
Азатлык
№ | 07.07.2011
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№13 (777835) / 18.08.2011 06:56:52

Салам, Бер язучы салган баштан яхшы фикерлэр тугач, сезнен кебек тон уртасында торып яза икэн,иртэн торып укыса узенен язганнарын,бер топле фикер юк икэн. Шунын кебек, иртэндэ укып кара эле комментариянне,айныгач может кешечэ фикерли башларсын

№12 (777834) / 18.08.2011 02:21:49

Илсоя Бэдертдинова жырлары гел берторле,монотонно,рус койлэреннэн урланган мотив,сузлэре татарча,мишэр акценты-шулмы оригинальлек...

№11 (775512) / 15.07.2011 11:27:25

Илсөя апа, сез супер!

№10 (775422) / 14.07.2011 00:43:10

Минем субъектив фикерем шундый - зур артист булып усэр очен ана бары тик Илфак Шихапов жырларын, ара-тирз халык жырларын жырлау гына аз сыман. Репертуарны кинэйтергэ, торлелэндерегэ кирэк.

Э мин каршы!!! Илфак абыйнын ижатжимешлэре ВО!!!Шэхсэн мин тэулегенэ 25 сэгать тынлыйм хэм бердэ укенмим!!!Ул кубэлэклэрдэн гарык инде...

Афэрин хэм Зур рэхмэт Илфак абый-Илсоя апам!!!

№9 (775301) / 12.07.2011 14:19:22

1. Боек Тэнгрене зурлап бер цикл жырлар башкарган Илсоя ханым хэзер "Аллаhка шокер, аяктамын" дип интевью бирэ. Урыс эйтмешли, нужно определятся, нинди лагерьга кушылганынны.
2. "Радио Свобода - свободная Европа" корпорациясенен кануннары буенча эфирда хэм сайтта ачык яисэ яшерелгэн реклама урнаштырылу тыела. Э бу язмада мин Илсоя ханымнын ижатына, анын конкрет булачак концертларына реклама сизэм. "Азатлык" радиосын бу факт бизэми. Сарыланмагыз.
3.Казан шэхэренен бер азык-тулек супермаркетында Илсоянен МР-3 форматындагы СД дискын алдым. Минем субъектив фикерем шундый - зур артист булып усэр очен ана бары тик Илфак Шихапов жырларын, ара-тирз халык жырларын жырлау гына аз сыман. Репертуарны кинэйтергэ, торлелэндерегэ кирэк.
Актык сузем шул. Тизрэк савыгу, сэлэмэтлек телим.

№8 (775293) / 12.07.2011 11:58:27

БАР ДА АЛЛА КУШАНЧА БУЛАЧАК!!!!

№7 (775292) / 12.07.2011 11:52:27

Амин шулай булсын Илсөя апам!!!Бик яратам сезнең иҗатны!!!

Сезнең хакта әлеге хәбәрне ишеткәч бик борчылдым...

Хәзер аллага шөкер,"БАРДА БЕЗ ТЕЛӘГӘНЧӘ БУЛАЧАК" сузләрендә хаклык бар!!!))))

Сәләмәтлек,гаиләгезгә тигезлек,иҗади уңышлар телим!!!

Сез супер!!!

№6 (775283) / 12.07.2011 09:48:41

Алсу турында җырың ошамый,шул исемдәге кеше рәнҗесә сезгә, ни эшләрсез, Илсөя?
Күргән бер әйбер турында җырлау, ул әле, җырчы булдым дигән сүз түгел.
Исәнлек телим.

№5 (775276) / 12.07.2011 09:05:38

матур кеше... ничто не скажешь...

№4 (775273) / 12.07.2011 08:39:10

Акча дигән нәрсә барысынада гәепле монда шуны төрмәгә ябып куярга кирәк.

№3 (775272) / 12.07.2011 08:18:49

Пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә: "Мин үземне алда нәрсә көтәсен белсәм, гел хәерлесен генә эшләр идем ",- ди.( хәдисне сүзгә сүз хәтерләмим, ни кызганыч,, якынча тәрҗемәсе) 5 сәгатьтән соң, бер тәүлектән, алдагы көннәрдә кемне нәрсә көтә - берсен дә беребез дә белми һәм белә дә алый.
Ул - Аллаһ тәгаләнең яшерен гыйлеменнән.
Бары тик Аллаһ Тәгаләдән хәерлесен сорап дога кылабыз.

№2 (775263) / 11.07.2011 22:58:36

кочле кеше... ничто не скажешь....

№1 (775262) / 11.07.2011 22:55:22

Илсөягә бу биттә кеше күбрәк булсын өчен бүгенге катастрофаларның сәбәпләре турында җырларга кирәктер.
Иртәгә көндә безне ни көтә? Батып үлүме, кызыл утка акыртып барган 352ле автомобиль бәреп үтерәме, башны горе проектировщиклар төзегән түбәдән боз тишәме, башка түшәм ишеләме, антисанитарияле алачыклардагы шаурмалардан берәр төрле тиф, гепатит юк итәме, берәр җирдә калган электр чыбыгы ток белән бөрештерерме? Иртәгә теплоходлар тикшерү мәгънәсе бармы? лепреконнар янганда тикшерәсе иде теплоходларны. Бүген теплоходлар тикшергәндә иртәгә-берсекынгә безне нинди афәт көтеп тора? Моңа кем гаепле??? Хакимнәр генәме???? Бәлки күчерелгән ЕГЭлардан башланадыр болар,,,,,

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar