поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
07.11.2024 Шоу-бизнес

Әнвәр Нургалиев: “Күңел әрни, көч-хәл белән аякта басып торам...”

Күптән түгел генә җырчы Әнвәр Нургалиев хастаханәгә эләгеп, йөрәгенә операция ясатты. Ул концертларын күчереп, бераз тәнәфес алды. Без дә Әнвәр Нургалиев белән элемтәгә чыгып, хәл-әхвәл белештек.

- Ни хәл? Сәламәтлегегез ничек?
- Аллаһка шөкер, барысы да яхшы. Хәзер өйдә ял итәм бераз. Октябрь концертларын декабрьгә күчерергә туры килде. Декабрьдә яңа программага әзерлек планлаштырылган иде, әмма билетлар сатылып беткәч, башка чара юк. Башта концертларны үз көчендә калдырасы идем, әмма табиблар ял итәргә киңәш иткәч, сүзләренә колак салдым. Бу авыруны авыру итеп тә кабул итмим, дөресен генә әйткәндә. Аллаһ Тәгаләдән: “Әнвәр, бераз туктап торырга, тизлекне киметергә кирәк”, - дигән сигнал инде. Хастаханәдә булган көннәремдә бераз тормышым, концертлар турында фәлсәфәгә бирелдем. 

- Нинди нәтиҗәләргә килдегез?
- Элек башымда мең төрле уй иде. Аның күбесе – юк-бар мәшәкатьләр. Мәсәлән, бөкедә утырасың, бернәрсә дә үзгәртә алмыйсың бит, әмма борчыласың, кәеф төшә. Хәзер андый вак-төяккә игътибар бирмәскә тырышам. Кан тамырлары тыгылу еллар дәвамында барлыкка килә. 10 яшьтән үк башлана, ә сәламәтлек өчен иң куркыныч вакыт - 50 яшь. Элек тә йөрәк белән проблемалар бар иде. Тик мин аларга игътибар итмәдем. 2022 елда ук табиблар дарулар эчәргә киңәш иткән булган. Табибка барсаң, авыру табыла инде, диләр. Ә алар болай гына авыру язмый бит. Һәр концерт тамашачы залыннан караганда бик матур. Ә чынбарлыкта сәхнә артында кыенлыклар бик күп. Әти үлгән көнне дә концерт куйдым. Күңел әрни, көч-хәл белән аякта басып торам. Елмаеп, көлеп сәхнәгә чыгарга кирәк. Зал тулы кеше сине көтә. Кайгы булса да, чыгасың.  Яшь бара, дөньяга башкача карыйм.

- Картаям дип әйтәсезме? 
- Өлкән буын артистлары Салават Зәкиевич белән 10 яшь ара бар, яшь җырчылар белән чагыштырсаң да шул 10-15 ел. Карт та түгел, яшь тә түгел инде.  45 яшьтә мин дә сәхнәдә очып йөрдем әле. Минем белән бернәрсә дә булмый дип йөрисең, чабасың. Гомер үткәне сизелми шул. Балаларым үскәнен дә күрә алмадым бит. Бу авыру тормышка күзләрне ачты. Хәзер инде үземне тыярга тырышачакмын. Барысы да җиткән, тормышыбыз мул. Артыгын алып китә алмаячакмын.

- Ашыгыч ярдәм машинасында барганда да елмайдыгыз. Операция, чыннан да, җиңел генә үттеме, әллә авырлыклар булдымы?
- Хәл бетү булмады, шөкер. Табиблар: “Вакытында килгәнсең”, - диделәр. Соңга калсам, проблемалар җитди булыр иде. Үземне җәлләтеп, кешеләргә төшенкелекне күрсәтүдән ни файда? Хастаханәдә йөрәк турында гына уйладым. Беренче көнне бик курыктым. Операция барыбер уен-көлке эш түгел. Шулай да сер бирмәскә тырышып, табибларның да кәефен күтәрдем үземчә: “Хатыным да йөрәгемә болай якын килмәгән иде әле”,- дип шаярттым. Операциядән соң, бу хәлне ничек бар шулай кабул иттем. Хастаханәдә ятканда китаплар укыдым. 

- “Яраткан бәндәмне сынармын”,  - дигән Аллаһы Тәгалә.
- Дөресен генә әйткәндә, бу 4-5 елда сынауларны санап бетереп булмый. Улыма да: “Укып белемле булып була, әмма укып кына акыллы булып булмый”, - дим. Тормышның ачысын-төчесен күреп, аларны җиңеп чыга алган кеше акыллы була дим. 

- Тәнәфесне, ял вакытын ничек үткәрәсез?
- Тормыш иптәшем Ирина белән бергә кино карый башладык. Һәр серияне бергә утырып карыйбыз, бер-беребезне көтәбез. Ярату, мәхәббәт  барыбер озак бергә яшәгәч, үзгәрә икән. Бу хисләрнең кадере беленә башлыйдыр. Иң рәхәт чак - тормыш иптәшемнең иңендә йокыга талу, озак гастрольләрдән соң сагынып өйгә кайту. Иң зур бәхет шулдыр. 

- Вафат булган туганыгыз Диананың балалары ни хәлдә?
– Диананы югалткач, башта төрле уйлар булды. Апага опекунлык бирмәсәләр, балаларны үземә алырмын дигән идем. Апага опекунлык бирделәр, аларны ул карый. Мин көчемнән килгәнчә ярдәм итәм. Әни җылысын бернәрсә алыштыра алмый инде, әмма апа бар көчен, игътибарын балаларга бирә. Аида елап ала кайчак, малайлар да бик сагына. "Әни миңа шулай әйтә иде, әни болай эшләр иде", - диләр. Бервакыт балалар белән бергә юлда барганда: "Әйдә әнигә чәчәкләр алабыз", - диде Салман. “Әни кайда, чәчәкне шунда алып барыйк”, - дип әнисе янына алып килде. Алар кечкенә булсалар да, зурларча фикер йөртәләр. Балаларның киләчәге өчен борчылып яшим. Яхшы җиргә укырга кереп, чын кешеләр булырлар дип өметләнәм. Әлбәттә, мин һәрчак янәшәдә.

- Диана төшкә кермиме?
- Бер тапкыр да кергәне юк. Гәрчә, Диана турында гел уйлап торам. Белмим, моны аңлата алмыйм.

- “Яңа программа әзерлим”, - дип әйттегез. Нәрсә белән шаккаттырачаксыз?
- Әлегә командабыз белән уйланабыз. Быел башка төрле концепция эшлисе килә. Костюмнар өстендә эшлибез. Узган елны Айрат Ильясов командасы белән хезмәттәшлек иттек. Кызык кына тәҗрибә, тамаша булды. Яңа программаның серләрен әлегә ачмыйм. Тормышка ашкач, күрсәтербез, Аллаһы бирса.

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 07.11.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы