поиск новостей
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
07.11.2024 Мәгариф

Татар теленнән имтиханны 100 баллга биргән Регина Инсапова: «Татарлыгым гаиләмнән килә»

2024 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары арасында Регина Инсапова татар теленнән имтиханны 100 баллга тапшырды. Казан кызын татар теленнән имтихан бирергә нәрсә этәрде икән?

– Регина, үзең белән якыннанрак таныштыр әле.

– Мин быел Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан 10 нчы гимназияне тәмамладым. Беренче сыйныфтан алып әлеге мәктәптә белем алдым. Уку дәверендә актив рәвештә мәктәп тормышында катнаштым, төрле ярыш, бәйгеләрдә үз көчемне сынадым. 11 нче сыйныфта рус теле һәм математика фәннәреннән тыш, татар теле һәм җәмгыять белеменнән БДИ тапшырдым.

– Татар теленнән имтихан сайларга нәрсә этәрде?

– Укытучылар татар теленнән дә имтихан сайларга мөмкин булуын әйткәч, «Үземне сынап карыйм әле» дип уйладым. Татар телен сайлавыма дусларым да, әти-әнием дә шаккаттылар, хәтта үзем дә аптырап куйдым.

– Имтиханга ничек әзерләндең? Авыр булдымы?

– Татар теленнән имтиханга укытучым белән берлектә әзерләндем. Китапханәдән төрле сыйныфлар өчен булган татар теле дәреслекләрен алдык, мәгариф министрлыгы сайтыннан КИМ нар өйрәндек, дәрестән тыш калып та әзерләндек. Имтиханга барганда, күңелдә ниндидер тынычлык хисе иде, ә инде аудиториягә кереп утыргач, куркыта башлады: «Булдыра алырмынмы? Нинди биремнәр эләгер икән?» дип борчылдым.

Нәтиҗәләр килүен белгәч, курка-курка гына сайтны ачтым. Балларны күргәч, шаккаттым, ышанмадым! Шатлыгымның чиге булмады.

– Шәһәр мохитендә каян килде сиңа туган телгә шундый мәхәббәт?

– Татарлыгым гаиләмнән килә. Әти-әнием кечкенәдән минем белән татар телендә аралаштылар, әби-бабам үз халкымның йолаларын хөрмәт итәргә өйрәтте.

– Татарча җырлар тыңлыйсыңмы?

– Әйе, татар җырларын бик яратып тыңлыйм. Иң яраткан җырчыларым – Ильмира Нәгыймова һәм Марат Яруллин. Машинада барганда да аларның җырларын кычкыртып кушып куям. Татар блогерларыннан Шарапҗанны яратып карыйм. Ул юморы белән үзенә җәлеп итә.

– Синеңчә татар телен үстерү, популярлаштыру өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Татар телен үстерү өчен балаларны кечкенәдән татар мохитендә тәрбияләргә кирәк: татарча аралашырга, йолалар, гореф-гадәтләребезне сеңдерергә, җыр-бию кебек рухи байлыгыбызны тапшырырга. Шул очракта гына татар теленә ихтыяҗ булыр.

– Нинди кызыксынуларың бар?

– Дүрт яшемнән алып дистә елга якын бию түгәрәгенә йөрдем. Хәзер кабат бию студиясенә язылырга уйлап торам. Бию миңа ниндидер көч бирә. Биюдән тыш бьюти өлкәсе кызыксындыра.

– Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең?

– Киләчәгемне мәктәп, балалар белән бәйлисем килә: башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга телим.

– Чыгарылыш сыйныф укучыларына нинди киңәшләр бирер идең?

– Нәрсә генә булмасын, бернидән дә курыкмаска һәм инде, әлбәттә, тырышып укырга киңәш итәр идем.

Фото: Фирүзә Вәлиева


Лиана ГАББАСОВА
Идел
№ --- | 07.11.2024
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы