поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
06.11.2024 Медицина

Татарстанга килгән Коксаки вирусыннан ни көтәргә?

Татарстанда Коксаки вирусы табылган! Ялларда әнә шул хәбәр тынычлыкны алды. Әлеге вирусны Төркиягә ялга баручылар алып кайткан дип фаразлана.

 Әле берничә көн элек кенә Коксаки вирусы Мәскәү һәм Владимир өлкәсендә, Краснодар краендагы мәктәп һәм балалар бакчаларында ачыкланган иде. Роспотребнадзор идарәсе ил күләмендә бөтен мәктәп, балалар бакчаларын җитди контрольгә алды. Соңгы арада әле бер, әле икенче вирус пәйда булуга ияләнеп барабыз бугай. Әмма белгечләр чаң суга: Коксаки – мәкерле вирус. Балалар өчен аеруча куркыныч ул. 

 
Татарстанның баш инфекционисты Халит Хәертынов сүзләренә караганда, сабыйлар аны аеруча авырдан уздыра. – Коксаки вирусы – энтеровируслы инфекциянең бер төре. Соңгысының якынча ун клиник формасы билгеле. Әлеге вирусны йоктырган кешенең тәненә, бигрәк тә кул-аяк, авызга тимгелләр чыга. Ашказаны-эчәк трактына зыян килергә дә мөмкин. Әмма араларында иң куркынычы – нерв системасына зыян килү, – ди баш инфекционист. Әлеге чир һава яки пычрак савыт-саба, су аша йога.
 
Коксаки вирусы нинди билгеләр белән аерыла соң?
 
Тәнгә, авызга тимгелләр чыгудан тыш, аның йоктырган кешенең 39–40 градуска кадәр температурасы күтәрелә, гәүдәсе сызлый, тырнаклары катламлана, эче китә.
 
Әлеге билгеләр күзәтелә калса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк, ди табиблар. Ник дигәндә, Коксаки вирусын еш кына ОРВИ, кызамык яки җил чәчәге белән бутаучылар да бар. Шуңа күрә белер-белмәс дәвалану, чирне үзлегеңнән генә җиңәргә маташу бик куркыныч. Вакытында чарасын күрмәсәң, Коксаки вирусы менингит, миокардит китереп чыгарырга, хәтта авыру үлем-китем белән тәмамланырга мөмкин. 
 
Коксаки вирусыннан саклану өчен гади генә кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, ди белгечләр. Урамнан кергәч, ашар алдыннан кулларны яхшылап юарга, суны кайнатып эчәргә кирәк. Респиратор чирләр, эчәк инфекциясе белән авырган кешедән дә ерак торырга киңәш ителә. Бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп торырга да онытмаска кирәк.
 
Коксаки вирусы турында кыскача мәгълүмат 
 
– 3–10 яшьлек балалар аеруча еш авырый, өлкәннәр аны сирәк йоктыра.
 
– инкубация чоры
 
– 2–10 көн; 
 
– авыру гадәттә атна-ун көнгә сузыла; 
 
– бик тиз йога, авыру белән аралашкан кеше 85–90 процент очракта үзе дә авырый.
 
Фото: iStock/thebaikers

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.11.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе