поиск новостей
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Март
  • Ренат Вәлиев - баянчы
  • Рим Хәсәнов - композитор
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
05.11.2024 Җәмгыять

«Алмаз Хәмзин дип торам. Бигрәк охшагансыз»

Айдар абый белән сөйләшеп утырганда: “Алмаз Хәмзин дип торам. Бигрәк охшагансыз. Тавышыгыз да бер үк”, - дип 3-4 кеше килеп әйткәндер, валлаһи. Төс-кыяфәт буенча гына түгел, холык ягыннан да охшаш яклары шактый бертуганнарның... “Мин төпчек бала. Безнең гаиләдә барыбызның да диярлек исемнәр “а” хәрефенә башлана.

Балаларыбызныкы да шулай: Айзат, Айзилә, Айбулат... Бу кагыйдәне Айрат абый (балалары – Аяз, Нияз, Ильяс) һәм Азат абый (балалары – Ания, Рөстәм) бозды, әлбәттә”, - дип елмая Айдар Хәмзин.
 
- Абыегыздан характер ягыннан ничек аерылып торасыз?  

- Мин максатчанрак, эшне җиренә җиткереп эшлим. Мисал өчен, һөнәр сайлаганда да ул күбрәк эзләнде: авыл хуҗалыгы институтына керде, ике ел укыгач, ташлады. Аннан төзүчеләр институтына керде, шулай ук ике елдан соң ташлады, чөнки бу өлкәләр аныкы түгел, ул – иҗат кешесе. Мин исә башлаган эшемне ахырына кадәр башкарам. Алмаз абый кешегә булыша, ә үзенә дигәндә сорамаска мөмкин. Альтруист!
 
- Ни өчен сез дә Казанга күченеп килмәдегез? 

- Казанда Энергетика институтын тәмамладым, аннары ике ел армиядә хезмәт иттем. Авыл күңелгә якынрак. Шәһәрнең ыгы-зыгысы ошамый миңа. Әле ул вакытта Казан иркенрәк иде, хәзер бит... “Машина куярга да урын юк. Шушы кысынкы “тартмалар”да ничек яшисез?!”, - дим абыйга да. Миңа иркенлек кирәк. Түбән Камага безнең авылдан 15 минутлык юл. Анда да бер сәгать буш вакытым була икән, авылга кайтып киләм. 
 
- Мал-туар тотасызмы? 

- Бер сыерыбыз, 60-70 куяныбыз бар. Заманында сыерны иң беренчеләрдән булып бетерүче мин идем (көлә). Әтием – сугыш инвалиды, гомер буе сөтле-итле булдык. Берсендә сөт алып кайттым, өстәлдә тора, әчеми... “Нишләп мин сау-сәламәт килеш балаларыма шушы порошокны эчертәм?”, - дип сорау бирдем дә, сыер алдым. Авылда хәзер нибары 5 сыер бар, шуның берсе миндә, күрше-тирә бөтен сөтне алып бетерә. Сыр, сөт өсте, эремчек, йогурт ясыйбыз, сөтен кулланабыз. 

- Авылларда көтүләр чыкмауның, мал-туар асрамый башлауның сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

- Колхоз, совхоз бетте, кешеләргә эш юк. Совхоз системасы авыл халкы өчен шул кадәр яхшы иде, кеше шуннан аз гына фуражын да, печән-саламын да алып кайтты. Халыкка да бар, совхозга да кала иде. Гөрләп эшләдек, кәбестәдән генә дә өч миллион саф табыш алган еллар бар иде. 
 
- Авылда кем булып хезмәт куясыз?

- Нәкъ менә совхоз вакытында энергетик булып эшләдем. Авыл советы рәисе итеп тә сайланган идем, аннары үзидарә советы рәисе дә булдым. Өстәгеләр белән бераз конфликтка кергәч, эштән киттем. Мин туры сүзле чөнки. 2000нче елларда үз эшемне ачтым, электр проектлары ясый башладым. Шәхси эшмәкәр булып, төрле биналарга сызымнар сыздым. Түбән Камада уңга карасаң да, сулга карасаң да мин сызган объектлар: cәүдә үзәкләре, ашханәләр, чәчтарашханәләр һ.б. 2018 елда эшемне яптым, авыл тарихлары китапларын яза башладым. Туган авылыбыз Ташлык турында ике китабым чыкты. Бүген типографиягә Шәңгәлче авылы тарихы китабын алып килдек. 
 
- Алмаз абый сыман сез дә юморескалар язасыз дип беләм...

- Ташлык турында өченче китабым әзерләнеп ята. Биредә шигырьләр, бәетләр, җырлар тупланган, 200 бит мәзәкләргә генә бүленеп бирелде. Буа, Балтач районы мәзәкләре бар, ә бу китапта бер авылныкы гына шуның кадәр, күз алдыгызга китерегез. 
 
- Җыр-моңга сәләтегез бармы? 

- Әйе, йөзләгән дус-туганнарга бушка туй үткәрдем. Үзем тамада, үзем җырлыйм, үзем сөйлим, фотога төшерәм, җыр куям... Акчага да алып барып йөри башлаган идем, ташладым. Район концертларын шулай ук алып бара идем. 1988 елдан алып бүгенгә кадәр авылыбыз сабантуйларын үткәрәм, сценарийләрен язам, һәрбер ел үзенчәлекле! Урам парадларын оештырабыз. Татарстанда беренче булып 1987 елда урамнар концерты куя башладык. Авылыбызда 4 урам, димәк, 4 көн концерт куя идек. Юмор хисле, тырыш халык яши бездә. Авыл үсә, елдан-ел зурая бара.

...Айдар абый Түбән Камадан Гамил Әсхәдуллин белән килгән булып чыкты. “Аның эшләре беткәнен көтеп торам, аннары бергә кайтып китәбез. Ул да үз авылы Шәңгәлче өчен җаны-тәне белән тырышып йөри”, - дип сүзен йомгаклады күпкырлы әңгәмәдәшебез. 



Илүзә КАСЫЙМОВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.11.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы