|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2024 Мәдәният
![]() Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”ын кино экранында күрсәтәчәкләр (ФОТО)Иртәгә “Мир” кинотеатрында “Архивтагы кино – балаларга” дигән Республика фестивале кысаларында “Тарлан” фильмы күрсәтеләчәк. Әлеге үзенчәлекле фильмны Татарстан белән Казахстан бергәләшеп төшергәннәр. “Тарлан” – Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәренә нигезләнеп төшерелгән. Күпчелек рольләрне казах актерлары уйнасалар да, фильмда безнең актерлар да бар. Әйтик, төп герой Закирның әнисе ролендә – татар җырчысы Алсу Әбелханова. Бу фильмны төшерү коронавирус чикләүләренә туры килгән, шуның аркасында, кызганыч, татар актерлары Казахстанга еш бара алмаганнар. Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, шактый зур роль башкарырга тиеш булган Равил Шәрәфиев тә кечкенәрәк рольне уйнаган.
--- |
Иң күп укылган
|