|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2024 Мәдәният
![]() Мөнир Соколов Яңа ел корпоративында 3 миллионга җырларга әзер?Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мөнир Соколов (Мнир Соколов) үзенең социаль челтәрдәге битендә кызыклы пост урнаштырган. "Тиздән Яңа ел, корпоративта чыгышларым 3 миллион тора", - дигән ул. Бу арада Татарстан матбугаты татар җырчыларының прайсларын барлап, шаулашып алды. Мөнир әфәнденең посты шушы шаукымның дәвамы, булса кирәк. Мөгаен, шаярудыр. Тролллинг. Чөнки алдак постта Мөнир Соколов болай дигән: "Чего только у меня нет! Денег нет, квартиры нет, машины нет". Шулай да, 3 млн турындагы постта, аның шаяру икәнлеге әйтелмәгән. Шулай булгач, кем белә, бәлки, берәр клиент та табылыр. Бирсен Ходай.
Әле бит, 3 млн дигәндә нинди валюта икәне дә язылмаган. Димәк, корпоративның әле "Матбугат.ру" уйлаганнан да отышлырак булуы бар.
![]()
--- |
Иң күп укылган
|