|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2024 Авыл
"400 мең сумлык гөмбә саттык" (ФОТО)Казанда гомер итүче Нәфирә Игъламова гөмбәне урманнан бәрәңге чүпләгән кебек кенә җыеп ала. Каен, нарат, майлы, баллы, ак, җирән, гөреҗдә гөмбәләре җыя. Соңгыларын 89 һәм 120 чиләк чистарттым, ди. Нәфирә ханым (41 яшь) 11 ел дәвамында гөмбә җыеп сата. — Гөмбәне Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, хәтта Мамадыш якларыннан да җыябыз. Ә ак гөмбәгә Мари урманына юл тотабыз. Бер барганда 8-19 чиләк җыела. Августта ачылган сезон октябрьгә кадәр дәвам итә. Өченче ел — 180, былтыр — 280, быел 400 мең сумлык гөмбә саттык. “Ул кадәр гөмбәне ничек эшкәртәсең?” — диләр... Тулы язма "Ирек мәйданы" газетасының 24 октябрь санында
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|