|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2024 Җәмгыять
Казанда Разил Вәлиевның ел ашын уздырдылар (ФОТО)Татарстанның халык шагыйре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Ваһапов фестиваленең Кайгыртучылар Советы рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең бакыйлыкка күчүенә бер ел булды. Бүген бу уңайдан «Туган авылым» ресторанында мәрхүмнең гаиләсе белән бергәләп Коръән мәҗлесе үткәрелде. Разил аганы искә алырга 120ләп мөхтәрәм шәхес килде. Алар арасында – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәдәният министры Ирада Әюпова, күренекле язучылар, артистлар, галимнәр, депутатлар, чит илләрнең генераль консуллары. Мөхтәрәм Җәлил хәзрәт Фазлыев Разил Вәлиев рухына дога кылды. Кабул булсын!
«Мондый шәхесне без онытырга тиеш түгел», – диде Рөстәм Нургалиевич. Бу инде аның исемен югары дәрәҗәдә мәңгеләштерүгә зур өмет бар дигән сүз. «Разил абыйның якты истәлеген хөрмәт итеп, бу мәҗлескә килгән һәркемгә зур рәхмәт! Кадерле шәхесебезнең урыны җәннәттә булсын!», – диде Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.
--- |
Иң күп укылган
|