поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.07.2011 Мәдәният

Чон-таш – Чыңгыз Айтматовның соңгы сыеныр урыны

Чыңгыз Айтматов... Илдә әдәбиятка, китап укуга игътибар никадәр генә кимесә дә, бу исем һаман да телдән төшми. Бу аңлашыла да, чөнки язучының иҗаты әле кайчан гына 360 миллион халык яшәгән мәмләкәтнең берничә буынына дөньяга үз карашларын булдырырга ярдәм итте. Бүген дә аның китаплары элекке СССР җирләрендә яшәгән миллионлаган укучыларының киштәләрендә саклана.

Әлеге исем дөньякүләм билгеле. Советлар иле үзенең мәдәни казанышларын таныта белә иде. Бөтенхалык мәхәббәтен яуласа да, Чыңгыз Айтматовны туган илендә – Кыргызстанда, Казакъстанда һәм Татарстанда аеруча олылыйлар иде. Нигә? Кыргызстанда ни өчен хөрмәтләүләре болай да аңлашыла. Ә менә Казакъстан турында аңлатып үтәргә кирәк, чөнки Айтматов иҗатының чишмә башы еракта, ХХ гасыр уртасында калды. Казакъстан язучы тормышында әһәмиятле роль уйный. Бу хакта бик азлар гына белә. Беренче хикәяләреннән башлап, яшь язучыны казакъларның бөек романчысы, фәлсәфәчесе, дөньяга казакъларның тарихын, көнкүрешен, мәдәниятен ачкан «Абай юлы» исемле атаклы эпопея авторы Мохтар Әүэзов үз канаты астына ала. Сүз уңаеннан, үткән гасырның 50нче елларында романның татарчага бик шәп, сүзгә-сүз тәрҗемәсе бар иде.

 

Мохтар Әүэзовның иҗаты дөньяга казакларны ачкан М.А.Шолохов иҗаты белән янәшә куярлык. СССР Язучылар берлегендә ифрат зур абруйга ия булган Мохтар Әүэзов Чыңгыз Айтматовны әдәбиятка беренче адымнарыннан ук хуплап тора. Ул яшь язучының башкалардан аерылып торган талантын тәүге каләм тибрәтүеннән үк аныклый. Айтматовның тормышында авыр еллар да була, бары тик Казакъстанда, Мохтар Омархан улының ярдәме белән генә ул тиешенчә һәм бары тик иҗат белән генә шөгыльләнеп яши ала.

 

Чыңгыз Айтматов татарларга һәм Татарстанга әһәмиятле сәбәпләр белән якын. Китап укучы һәр татар «...Чыңгыз Айтматов...» дип әйткәндә аны үзенеке һәм кан кардәше итеп исәпли. Һәркем аның әнисе татар булганлыгын белә. Әнисенең кайсы авылдан икәнлеге дә билгеле. Аллага шөкер, әнисе ягыннан туганнары да бүген исән-саулар. Чыңгыз Айтматовның әнисе Татарстан белән беркайчан да элемтәне өзмәде, Казанга да еш килде һәм балалары кечкенә вакыттан ук алар күңелендә үзенең туган ягына мәхәббәт тәрбияләде. Чыңгыз шуңа да 60нчы еллардан башлап Казанга еш кунакка килде һәм аның тормышындагы соңгы сәфәре дә нәкъ менә татар мәркәзенә булды.

 

70 нче еллар башында, бик күпләр кебек үк, мин дә беренче хикәяләремне Чыңгыз Айтматовка җибәрдем һәм аннан хуплаулар һәм киңәшләр алдым. 70 нче еллар ахырында, «Мәскәү» кунакханәсендә аны беренче тапкыр якыннан күрдем. Мине аның белән Мостай Кәрим таныштырды. Айтматов 80нче елларда Кайсын Кулиев, Рәсүл Гамзатов, Давыд Күгелтинов һәм Мостай Кәримнәрне берләштергән «кодрәтле төркем»дә торды. Алар арасыннан иң беренче булып Кайсын Кулиев китте. Иң соңгысы – Чыңгыз Айтматов.

 

Мәгълүм ки, язучының әтисе Торекул Айтматов 1938 елда атып үтерелә. Танылган язучы, депутат, илче булганнан соң, Чыңгыз Айтматов гел әтисенең җирләнгән урыны турындагы мәгълүматны эзләде, әмма таба алмады. Хакимият һәрвакытта да үз җинаятьләренең эзен яшерә белде. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең юллары билгесез, кайчак иң куркыныч серләр дә ачыла.

 

1992 елда, инде Кыргызстанның бәйсезлеге игълан ителгәч, тауда урнашкан авылларның берсендә өлкән яшьтәге хатын дөнья куя. Ул үлеме алдыннан үзен гомер буе газаплаган серне кызына ача.

 

Әлеге авыл Чон-Таш таулары эчендә урнашкан. Көз көне гөлҗимеш җыйган үсмер кыз адаша һәм авылдан еракка китеп, таныш булмаган тирән тарлавыкка килеп чыга. Шушы бәхетсез көндә тарлавыкка түбәсе ябулы машина килеп туктый. Анда күзләре бәйләнгән һәм куллары богаулы унбиш кеше була. Аларны ашыгыч рәвештә бер-бер артлы атып үтергәннәрен һәм мәетләрне ташлар белән каплап киткәннәрен кыз гөлҗимешнең тыгыз куаклыклары аркылы күреп тора. Тарлавык буйлап өенә кайтып барганда кыз тагын егермеләп шулай җирләнгән урынны очрата. Ул әлеге кешеләрнең кем булганлыгына шундук төшенә. Бу вакытта кыз бишенче класста укый һәм инде күп мәртәбәләр халык дошманнары турында ишеткән була. Кызны курку шулкадәр биләп алган була ки, ул күргәннәре хакында әти-әнисенә дә, укытучыларына да бер сүз әйтми, шулай итеп коточкыч яшерен серне гомер буе саклап яши. Башкалада судья булып эшләгән кызы, әлбәттә, бу эшне фаш итә. Ул күрсәткән урыннан йөзләгән яшереп җирләнгән каберлекләрне табалар. Күпчелегенең кем булуларын ачыклый алалар. Анда украиналылар, казакълар, урыс кореялылары, кыргызлар, немецлар, үзбәкләр була. Шулар арасыннан Торекул Айтматовны да таныйлар. Репрессия корбаннарын яшереп җирләгән урында мемориал торгызыла. Тугандашлар каберенең гранит плитәләренә барлык җирләнүчеләрнең исемнәре уеп языла. Чыңгыз Айтматов әтисе җирләнгән урынны белүгә, туганнарына һәм балаларына үзен әтисенә якын урында җирләүне васыять итә.

 

Әлеге рәсемдә сез язучы каберендәге тыйнак таш һәйкәлне күрәсез. Әйтүләренчә, тиздән анда зур һәйкәл булачак. Янәшәдә – репрессия корбаннары мемориалы.

 

Бүген, бердәм ил җимерелгәннән соң, йөрәкләребезгә иң якын кешеләребезнең каберен яд итү дә җиңел генә түгел – чик буйлары, таможня, кыйммәтчелек, мөһим проблемалар... Шуңа да мин барыбызның да яраткан язучысы булган Чыңгыз Айтматовның иң соңгы сыеныр урыны турында сөйләүне һәм аны күрсәтүне бурычым дип санадым.


Рауль МИР-ХӘЙДӘРОВ
Казан утлары
№ 7 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»