|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2011 Фаҗига
Куйбышев сусаклагычындагы фаҗига шаһитлары корбаннар турында хәбәр итәКуйбышев сусаклагычында булган гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр хакында каршылыклы хәбәрләр килү дәвам итә. Рәсми мәгълүматлар буенча, “Булгария” круиз теплоходы бортында 140 пассажир һәм 33 экипаж әгъзасы булган. Хәзерге вакытта, ТР Граждананр оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча баткан суднодагы 78 кеше Казанга җибәрелгән. 1 кеше Болгар Үзәк район хастаханәсенә озатылган. Калган пассажирларның язмышы ачыклана. Гадәтттән тыш хәл урынына ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов китте һәм Кама Тамагы белән Тәтеш районнары хастаханәләрендә зыян күрүчеләр өчен урын әзерләүне йөкләде.
Вафат булучылар хакында рәсми хәбәр юк. Әмма “Татар–информ” мәгълүмат агентлыгы белән элемтәгә керүче шаһитлар сүзләренчә, алар бар. “Арабелла” теплоходында булган Светлана сүзләренә караганда, 2 палубалы “Булгария” штормга эләккән һәм кинәт әйләнгән. “Ул 2 минутта батты. Судно искергән булу сәбәпле баткан дип белдерделәр.
Белешмә өчен: ике палубалы “Булгария” дизель-элетроходы 1955 елда Чехославакиядә төзелгән. Судно бөтен куркынычсызлык таләпләренә җавап биргән, заманча навигация җиһазлары булган, тизлеге 20 км/сәг кадәр җитәргә мөмкин булган.
|
Иң күп укылган
|