|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2024 Җәмгыять
Бер ояда – егерме балаҖирдә шундый кешеләр бар: аларның йодрык кадәр генә йөрәгенә тулы бер дөнья сыйган. Ул дөньяда һәр кешегә урын җитәрлек: якыннарына да, таныш булган-булмаганнарга да, әти-әни назыннан, гаилә җылысыннан мәхрүм булган гөнаһсыз сабыйларга да. Яшел Үзән районының Норлат авылында гомер итүче, тормышның асылын, яшәү мәгънәсен игелекле эштә – ятим балаларны үз канатлары астына алып тәрбияләүдә тапкан Наил Латыйпов һәм Рәисә Миннуллиналар гаиләсе – шундыйлардан. Гаилә – җәмгыятьнең бер кечкенә, ләкин бик кирәкле, алыштыргысыз бер күзәнәге. Гаиләнең төп бурычы – бала тәрбияләү. Гаилә, туганлык хисләре баланың эчке дөньясын ныгыта, гаилә аша ул зур дөньяга аяк баса. Тулы гаиләдә туып үскән бала – бәхетле бала. Ә бит якты җиһанга килгән һәр баланың да бәхетле булырга хакы бар, ниндидер сәбәпләр белән балалар йортына килеп эләккәннәренең дә. Китек бәхетләрен тулыландырып, шундый сабыйларны тәрбиялиләр Латыйпов-Миннуллиналар гаиләсе. «Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсының «Күпбалалы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган әлеге гаиләдә бүгенге көндә егерме бала тәрбияләнә. «Иң мөһиме шул: зур гаиләнең үз кагыйдәләре булган кечкенә генә дәүләт икәнен аңларга кирәк. Бездә кечкенәләр зурларны тыңлыйлар, хөрмәт итәләр, зурлар кечерәкләрне үз канатлары астына алалар. Без – балаларга, алар безгә ышана, ә ышаныч – үзара мөнәсәбәтләрнең нигезе ул», – ди Рәисә ханым. Тәрбиягә бала алырга кешене нәрсә этәрә? Әлбәттә, күңел кушуыннан, йөрәк боерыгыннан башка эшләнә алмый бу изге эш. Әлеге гаиләдә, шуларга өстәп, Рәисә ханымның һөнәре дә зур роль уйнагандыр: ул күп еллар Норлат балалар йортында педагог-оештыручы булып эшли. Шушы көннәрдә генә сөенечле хәбәр килеп иреште: Рәисә ханымны балалар йортының директоры итеп билгеләгәннәр. «Афәрин!» диясе генә кала, көчле ихтыярлы, максатчан, олы йөрәкле бу ханым кулы астында ятимнәр йорты бердәм, җылы ояга әйләнер, иншалла. «Кем кайда эшли, шуннан өенә нидер алып кайта», – дип шаяртырга ярата Рәисә ханым. Беренче сабыйларын тәрбиягә алган вакытларын әле кичәгедәй хәтерли ул. 2008 елда була бу хәл. Рәисә ханым балалар йортына әле яңа килеп урнашкан Әдилә белән Венераны еш кына үзләренә кунакка алып кайткалый. Кызларны үзләрендә калдыру уе белән янып, иренә әйтергә кыенсынып йөргән бер мизгелдә Наил абый үзе сүз башлый: «Балаларны тегендә-монда йөртәсең, жәлләмисеңме, ник үзебездә генә калдырмыйсың?» – ди ул, җәмәгатенең якты өметләренә юл ярып. Рәисә ханым балалар алырга теләвен озак кына әнисенә дә әйтә алмый йөри: аңлармы ул аны, каршы килмәсме? Тик әнисе Гөлчирә әби, Рәисә ханымны шаккатырып: «Син минем хыялымны тормышка ашырасың бит, йөрәгең ничә баланы сыйдыра ала, шулхәтле ал, кызым», – ди. Шул чакта ул күп еллар күңелендә саклаган серен чишә: баксаң, ул үзе дә, ятим калып, чит гаиләдә тәрбияләнгән икән. Бер яшьлек чагында әнисен югалткан кызчык җиде яшендә бөтенләй урамда кала. Күп кыенлыклар күреп, ахыр алты балалы гаиләгә килеп сыенган Гөлчирәне һич кимсетмичә, үз балаларыннан аермыйча, яратып үстерәләр. Үскәч, Гөлчирәнең дә балалар йортыннан бер кыз аласы килеп йөри, тик төрле сәбәпләр аркасында бу хыялы тормышка ашмый кала… Ерак үткәндә Гөлчирә әбигә бала алып тәрбияләү насыйп булмаса да, хәзер ул – галәмәт зур гаиләнең дәү әнисе. Аны, зурлап, гаиләнең сакчы фәрештәсенә тиңләп, «Кояш әби» дип йөртәләр, яраталар, кадерлиләр. Латыйпов-Миннуллиналар гаиләсе шулкадәр актив: мәдәният йортында узган берәр чарамы, туган телебезгә багышланган әдәби кичәме, өлкәннәргә барып булышумы, мөмкинлекләре чикле булганнарга ярдәм кулы сузумы – кайсын гына алып карасаң да, алар – иң алдынгы рәттә. Авыл, район дип кенә әйтмим, шәһәр, республика күләмендә уздырылган чаралардан да читтә калмыйлар алар: бик теләп катнашалар һәм алдынгы урыннар яулыйлар. Наил әфәнде белән Рәисә ханым җәмәгать эшләрендә дә бик актив: алар икесе дә республикабызның Тәрбиягә алучы ата-аналар ассоциациясе әгъзалары һәм ата-аналарның «Без бергә!» региональ җәмәгать оешмасы активлары составына керәләр. Моннан тыш, Рәисә Миннуллина – тәрбиягә алучы гаиләләрнең «Җылы мохит» зональ клубы рәисе, ә гаилә башлыгы Наил Латыйпов – «Әтиләр булдыра» оешмасы рәисе. «Гаиләгездә бер борчу да булмаган кебек яшисез сез, диләр безгә», – ди Рәисә ханым. – Дөресен әйтәм: һәр гаиләдәге кебек, бездә дә төрле вакыт була. Тик, иртәме-соңмы, бөтен авырлыклар үз чишелешен таба. Минем бер кагыйдәм бар: ни генә булса да, мин һәрвакыт балалар ягында. Алар безнең ихлас кайгыртуны, теләсә кайсы очракта таяныч-терәк булуыбызны белеп, сизеп торырга тиеш. Шул кыска гына гомерләре эчендә дә бу балалар инде шактый авырлык күрергә өлгергәннәр. Иң мөһиме, ышанычны югалтмаска кирәк. Безнең балалар бер нәрсәне төгәл беләләр: аларны бүтән берәү дә кыерсыта алмаячак…» Бер җылы ояда – егерме бала… Кем өчендер бу – гамәлгә ашырып булмастай җитди адым, кем өчендер – артык борчу-мәшәкать, ә күңелемдә гаҗәпләнү катыш соклану уяткан әлеге гаилә өчен бу – ишле бәхет. Шул бәхетнең якты чаткылары үксез нарасыйларның күзләрендә чагыла, күңелләренә кешелеклелек, миһербанлык, шәфкатьлелек орлыклары сала. Миһербан чишмәсе саекмасын, саф суы белән безне туендырып торсын дисәк, балаларга күңел җылыбызны кызганмыйк, игелекле гамәлләребезне күпсенмик… Гөлназ Хәйруллина. Казан
--- |
Иң күп укылган
|