поиск новостей
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
30.10.2024 Җәмгыять

Аларга күз яшен күрсәтергә ярамый

Демография мәсьәләсен ничек тә хәл итәргә дигән сөйләшүләр алып баруга карамастан, әлегә статистика күңелсез саннар китерә. Россиядә ялгыз яшәүчеләр саны гаиләлеләр саныннан ике тапкырга артып киткән. Йорт хуҗалыкларының кырык проценттан артыгы "ялгыз яшәүчеләр" булып чыкты.

Ялгызлар - кемнәр алар? Ялгыз яшәүчеләр ягъни буйдаклар һәм кияүгә чыгарга теләмәгән кызларны хәзер «соло» (ялгызы) дип атап йөртү модада икән. 
 
Россия Фәннәр Академиясенең фәнни-тикшеренү үзәге социологлары мәгълүматлары буенча. 41 процент ялгызларның күбесе – яшьләр икән.  
Үсеп җиткән балалар, бигрәк тә шәһәрләрдә, әти-әнисе куышыннан чыгып китә, әмма үзләре дә гаилә корырга ашыкмый. Моңардан куркырга кирәкме? 
 
Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Рәзинә Хисаметдинова белән ялгызлык, аннан котылу чарасы турында әңгәмә кордык.
 
– Рәзинә Рәисовна, ялгызлык проблемасын чишү юлларын һәркем эзли. Ник дигәндә, һәркемнең, һәр нәсел, һәр милләтнең киләчәге яшь буынга бәйле. Ә менә сез җитәкчелек иткән интернат-йортта яшәүчеләрнең үткәненә күз салсак та, уйланып куясың, нинди язмыш җилләре аларны бирегә китергән икән. Алар арасында дөм ялгызлар да бармы?
– Яшен яшьнәтеп, җир җимертеп эшләп йөргән вакытта, кеше ялгызлык, картлык, аннан котылу чарасы турында башына да китерми. Бу миңа кагылмый, мондый хәл минем белән беркайчан да булмаячак дип яши. Беләгендә көч-куәт ташып торганда, ник бу хакта уйланырга, мондый куркыныч сораулар белән нигә дип әле үз-үзеңне утка салырга соң әле. Ә, чынлыкта, минемчә бу бик җитди, көн кадагында торган мәсьәлә. 
Әби-бабаларыбыздан калган күркәм гадәт, мирас ул – гаиләле булу, тиң ярыңны табу, ныклы гаилә кору, үз дәвамыңны калдыру. Әмма еллар үтеп, буыннар алмашынгач, гаилә кыйммәтләре дә тамырдан үзгәрешләргә дучар булды. Кош канаты белән, гаилә - татулыгы белән көчле, диләр бит. Аның нигезе нык булырга, какшамаска тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Ни кызганыч, кайчак шул йортның җимерелүен дә күзәтәбез. Дөрес, моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Кайберәүләр икенче яртысы тарафыннан җәбер-золымга түзеп яши дә, мөнәсәбәтләренә нокта куярга мәҗбүр була. Кайсылары холкыбыз туры килмәде, дип хушлашып китеп бара. Менә шул очраклар белән очрашкан яшь-җилкәнчәк исә гаилә корырга ашыкмый, “Әнә бит фәлән-фәлән бер ел яшәдеме-юкмы аерылышты, мин дә камыт киеп үз көемә барган тормышны җимерәсем килми”, дип фикер йөртә. Яшьлек яшьнәп үтәр дә китәр ул, картлык көнендә ни көтә мине, дигән сорау турында уйланырга кирәктер. Мин моны фаҗигале күренеш дип тә атар идем. Холыклары туры килмәгән әти белән әнинең уртак балалары ятим үсә, соңыннан үз көннәрен үзе күрә башлый. Әти яки әниләре ялгызы гына яши башлый. Гаилә чылбыры шул рәвешле өзелә. Еллар уза, бермәлне ишеккә картлык дигән сүз кага. Бу котылгысыз. 
 
Статистика буенча, 70 яшьтән өлкәнрәк һәр бишенче кешедә деменция һәм башка авырулар барлыкка килә. Алар аркасында кеше үзенә мөстәкыйль хезмәт күрсәтү сәләтен югалтырга мөмкин. Туганнары арасында да төрлеләре бар, һәркем дә эшеннән баш тартырга яки өлкән яшьтәге әти-әниләренә ярдәм итү өчен әйтик, шәһәрдән авылга күченергә әзер түгел. Бу проблеманы хәл итү юлларының берсе – картлар йорты булырга мөмкин. 
 
– Әле күптән түгел Казанның Борисоглебск бистәсендәге шәхси картлар йортында яшәргә мәҗбүр булган ялгыз карт-карчыклар, аларның көнкүрешен күреп җан сыкрады. Аларның да яшь чаклары булган. Туганнары да каядыр яшидер. Ә менә бу бәхетсез картлар шул соңгы көннәрен дә коточкыч шартларда үткәрергә мәҗбүр булган. Бу яктан дәүләти картлар йортында тудырылган шартлар башкача. 
– Бездә 120 кеше яши. Аларның 116ысы сәламәтлеге ягыннан чикле, инвалид кешеләр. Шуларның 35е аз хәрәкәтләнә торган. Өлкәннәр Татарстанның төрле районнарыннан килә. Әлеге йортта яшәүчеләрнең һәркайсы ачы язмышлы тормышта яшәгән, күкрәк тулы сагыш кичергән. Әлбәттә, олыгайган көннәрендә ялгыз калырмын дип уйларына да килмәгәндер. 
 
Яңа гына эшли башлаган вакытта мондагы әби-бабайларны күргәч, күзгә яшьләр килә иде. Ләкин үзеңне ныклы рухлы итеп тотарга кирәк. Ни чаклы кыен булса да, тешне кысып түзәргә туры килсә дә. Аларга күз яшен күрсәтергә ярамый. Шуңа күрә елыйсы килсә, башка җирдә еларга, ә алар янына елмаеп керергә кирәк. 
 
Оешмабызны мөмкин кадәр өй шартларына якынайтырга омтылабыз, ул ниндидер чит һәм соры булып күренмәсен өчен коридорларның, ял итү зоналарының дизайнын ныклап уйладык. Өстәл уеннарын яратучылар шахмат, шашка уйный алалар. Шулай ук бездә күңел ачу чаралары да, индивидуаль дәресләр дә үткәрелә. Иҗат белән шөгыльләнергә яратучылар бихисап.
 
Татарстанда “Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә”/”Приемная семья для пожилого человека” пилот проекты гамәлгә ашырыла. Ул үзе турында кайгырта алмаган өлкәннәрнең яшәү дәрәҗәсен яхшыртуны күздә тота. Өлкәннәрне үзләренә алырга теләүчеләргә дә аерым таләпләр куела: өлкән кешене гаиләгә алырга теләүче ир-атлар да, хатын-кызлар да хезмәткә сәләтле яшьтә булырга тиеш. Бер гаиләгә икедән дә артык өлкән кеше тәрбиягә бирелми. Моннан тыш, тәрбиягә алучы гаилә тәрбиягә алынучы өлкән кеше белән туганнар булырга тиеш түгел. Бу очракта, ягъни гаилә өлкән кешене тәрбиягә алганда өч яклы: өлкән кеше, өлкән кешене гаиләгә алучылар һәм социаль яклау үзәге арасында килешү төзелә. Бездә яшәгән бер әбине шул проект кысаларында тәрбиягә алдылар. Әлеге гаилә белән без ныклы элемтәдә. 
 
Картлар йортында яшәгән һәркемнең язмышын тупласаң, тулы бер китап булыр иде. Аларның тормышында ниләр булган, алар монда ничек килеп эләккән. Күпләр, чыннан да, бездә гына үзләре өчен чын йорт, җылылык тапкан. Кемдер хәмер белән мавыккан, кемнедер алдаганнар һәм тораксыз калдырганнар, икенчеләрен мәкерле авыру аяктан еккан. Башкаларны туганнары китергән. Күпләр хәтта бу турыда сөйләшергә дә теләми. Үз ихтыяры белән килүчеләр дә бар. Язмышлар катлаулы, ләкин гыйбрәтле. Аларга карап тормышка да башкача карарга өйрәнәсең. 
Без ашыгабыз, нәрсәгәдер ирешергә телибез, ә тормышның асылы шунда микән? Мөгаен, тормышның мәгънәсе кешеләргә ярдәм итүдә, янәшәңдә якыннарың булуда, бер-береңә терәк булудадыр. Бу очракта ялгызлар да булмас иде. Яхшылыкның теле һәркемгә аңлаешлы. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә. 
 
Үз дөньясында кайберәүләр дәшми-тынмый гына бер-ике көн йөри ала. Әмма бу бит әле кеше сөймәү дигәнне аңлатмый, димәк, шул кешенең халәте шундыйрак. Бер караганда тынычлыкта калу, шуңа омтылу үз чикләреңне булдырудыр. Шул чикләрне бозу ялгызлыкка китермиме? Психолог Вәсилә Шәмсевәлиеваның фикерен тыңлыйк. 
 
– Үз чикләреңне булдыру ялгызлыкка китерми. Әгәр дә кеше үзенең психологик даирәсенең чикләрен сәламәт рәвештә билгеләсә. Үз чикләреңне булдыру кече яшьтән башлана, алга таба ул үсә. Глобальләштерсәк, кеше, гомумән, ялгыз ул, ләкин җәмгыятькә чыгып, аралашып, социаль тормышны да алып бара ала. Без биредә җитлеккән, сәламәт шәхес турында сүз йөртәбез. Кешенең төрле вакыты, күңел халәте була, каядыр китеп, ялгыз калып үз дөньяңда яшәп алуның начарлыгы юк. Әгәр дә үз вакытында кире алып барган тормышына кайтып, җәмгыятьтә тормышын билгеләп,үзенең мәнфәгатьләрен, мөнәсәбәтләрен кайгыртып яши белә икән, бу бер дә начар түгел. Ялгыз яшәү, ялгыз гомер итү, яки ялгызы гына калырга тырышу икесе ике нәрсә. Беренче һәм икенче очракта та кеше шулай итеп яши ала. Чөнки психологик яктан кешенең һәркайсы төрле холыкка ия. Кемдер ялгыз калырга күнеккән, икенче берәү җәмгыятькә чыгып аралашудан үзенә ямь һәм көч таба. Һәр очракта да дөресме түгелме дип әйтеп булмый. 
 
Казан шәһәрендәге «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» ДАССУнең баш табибы Илдар Фәһретдинов:
 
– Ялгызы яшәүче өлкән яшьтәге кеше өчен иң мөһиме уңай эмоциональ фон булдыру. Аларны яратырга, алар турында кайгыртырга, аларның сәерлекләрен кискен кабул итмәскә кирәк. Һәм шул вакытта алар бәхетле һәм тыныч булачаклар.
Яшь һәм көче тулып торган вакытта, күпләр көн тәртибенә дә, туклануга да, үз даирәсенә дә артык игътибар итми. Кызганыч факт. Әмма  билгеле бер чикне узгач, кеше өлкән яшьтәге статусын алып яши башлагач, әлеге фонла уңайлы яшәү өчен кайбер кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.
Яшь градациясе:
45 яшькә кадәр – яшьлек;
45-59 – уртача яшь;
60-74 – өлкән яшьтәге;
75 – 89-картлар;
90 дан өлкәнрәкләр – озак яшәүчеләр.
 
Өлкәннәргә көн саен аралашырга һәм ниндидер яңалыкларны өйрәнергә кирәк. Логик уеннар уйнагыз, шигырьләр өйрәнегез, китаплар укыгыз, кроссвордлар чишегез – барлык мөмкин булган ысуллар белән баш миен эшләтергә тырышыгыз. 
Никадәр азрак хәрәкәтләнсәгез, мускуллар һәм буыннар белән проблемалар шулкадәр күбрәк булачак. Кызганычка каршы, күпчелек кешенең терәк-хәрәкәт аппараты проблемалары диярлек яшь белән бәйле. Тәнегезнең хәрәкәтчәнлеген мөмкин кадәр озайту өчен – хәрәкәтләнегез. Гади һәм минималь күнегүләрдән башлагыз, табиб белән киңәшләшегез. Көн дә саф һавада йөрергә күнегегез. Россия территориясе төньяк полюска бик якын урнашкан, шуңа күрә кышкы чорда тиредә D витамины эшләп чыгарылмый диярлек. Аның җитмәү билгеләре ачык булып аерылып тормый, шунлыктан пациентлар барысын да арыганлыкка, стресска сылтый һәм вакытында чарасын күрми. 
 
Тормышта һәркем парлы итеп яратылган, диләр. Әмма шул үзеңә тиң парны каян табарга соң? Хәзерге яшьләр әлеге җаваплылыкны үз өстенә алырга ризамы, яки әзерме?  «Гаилә кору үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмага нигез салучы, җәмәгать эшлеклесе Диләрә Сафина (Ханова):
 
– Үзәгебезгә төрле яшьтәге хатын-кыз, ир-атлар мөрәҗәгать итә. Уртача алганда,  күпчелекне – 30–40 яшьтәгеләр тәшкил итә. Мөрәҗәгать итүчеләр төрле. Безгә килүчеләрнең барысы да төпле, гоммумн әйткәндә, ялгызлыктан туйган кешеләр, үз тиң парларын табарга тели. 17 октябрьдә генә «Син һәм мин» танышу кичәсен үткәрдек. Безгә әле яңа гына танышкан, бер-берсенә илтифат күрсәткән ир-атлар һәм кызлар килде, ә хәзер мөнәсәбәтләрен төзүне дәвам итәләр. Кичә бик күңелле, бай эчтәлекле, аеруча бер җылылык белән үтте. «Гаилә» мәчете имамы һәм укытучым Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, тиңдәшсез алып баручы Нияз Галәмов чыгышлары таң калдырды. Мин гаилә кору үзәкләренең һәр районда һәм һәр төбәктә булуын теләр идем. Шулай ук үзәккә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелсен иде, чөнки безгә бик тә дәүләт ярдәме җитми.
 
Ялгызлык проблемасын чишү юлларын һәркем эзли. Ник дигәндә, һәркемнең, һәр нәсел, һәр милләтнең киләчәге яшь буынга бәйле. Динебез дә бу  җитди сорауны читләтеп үтми. Бу мәсьәләгә карата «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин  үз фикерен белдерә:    
 
– Нигездә әти-әниләрне карар өчен төпчек бала кала. Әлбәттә, хәзерге дәвердә киленнәр әти-әниләр белән яшәмибез, дип кырт кисә. Ләкин яшь гаиләнең балалары дөньяга килә. Әби-бабайлар балаларны карарга, тәрбияләргә ярдәм итә. Бабай үз тәрбиясен бирә. Шуңа күрә биредә борынгыдан килгән горфе-гадәтләрне искә төшерик. Кеше беркайчан да ялгызы гына кала алмый, аның белән һәрчак раббыбыз Аллаһы Тәгалә. Кая булсак та, нишләсәк тә. Аллаһ йортларына ешрак йөрик, электә бит әти-бабайларыбыз мәчеткә йөргән, биредә намаздан соң дөнья хәлләрен сөйләшкәннәр. Дини һәм дөньяви яктан белем алу, агарту йорты да булган. Безнең буын да мәчет юлына басарга тиеш. 
Элекке вазгыятькә күз салсак, никахлашучыларның яшьләре 20 булса, хәзер инде 40 яшьтәге сөешкән парлар үз хисләрен беркетә. Ә бит аларга балаларын үстерәсе, аякка бастырасы бар. Әле балага уза алсалар, чөнки олыгайган саен сәламәтлек, репродуктивлык яктан да проблемалар килеп чыгуы бар. Ә биредә әти-әниләр тәрбиясенә кайтып кала, янәсе, без нинди генә торгынлык заманада яшәмәдек. "Юк, юк, кызым, әйдә укы", "Юк, юк, кызым, әйдә эшлә әле", "Фатир алыйк", "Машина ал инде"дип балаларын атка әйләндерә. Утыз яшькә җиткәч, хатын-кыз үзенең чын асылы, гаилә, балалар турында уйлый башлый. Хөрмәтле әниләр, балаларны вакытында өйләндерергә, вакытында кияүгә бирергә кирәк.
 
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева:
 
– Яшьләр гаилә корырга теләмәүнең төп сәбәбе – кыйммәтләр кризисы. Бу акча мәсьәләсе түгел, бу кыйммәтләр мәсьәләсе. Яшьләр белән бу хакта сөйләшкәндә, алар безгә: «Менә сез гаилә дисез, без башта мөнәсәбәтләр корабыз, аннары гаилә», - ди. Монда идеологик авышлык күренеп тора. Үз гаиләсен тәэмин итү өчен студентлар өстәмә эш таба ала. Бүгенге көндә егет-кызларга акча эшләү өчен мөмкинлекләр аз түгел. Әгәр кеше ике курс тәмамлаган икән, ул акча эшләү юллары эзли ала, эшче куллар гел кирәк».
 
 
Упкыннарда кулын бирер өчен,
Егылганда терәк өчен дә,
Кушылып бер елый ала торган
Кеше кирәк әле кешегә.
 
Юатырлык бер сүз таба белгән,
Үз күлмәген биргән: “Өшемә”,
Кочагына алып җылы өргән
Кеше кирәк әле кешегә.
 
Яшәсә дә ерак чит илләрдә,
Йә булмаса якын күршедә,
“Хәлең ничек?” диеп сорар өчен
Кеше кирәк әле кешегә.
 
Таң аттырып, кояш баетырга,
Ярый, әйдә, булсын өч көнгә
Бу дөньяда бәхет тояр өчен
Кеше кирәк әле кешегә...
(Нурлан Ганиев)
 
 
Фото: ru.freepik.com 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 30.10.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы