поиск новостей
Көн мәзәге
  • Шәһәрдә юллар шул кадәр начар иде ки, “Без аны югалттык бугай” дигән сүзне ишеткәч, “Ашыгыч ярдәм” машинасы шоферы пациентны эзләргә дип кире борылган иде.

Бүген кемнәр туган
  • 06 Июнь
  • Фәнис Фәтхи (1961-2018) - журналист
  • Илдар Хәйруллин - актер
  • Айгөл Сагынбаева - җырчы
  • Әсгать Айдар (1906-1959) - шагыйрь
  • Лилия Газизова - шагыйрә
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
24.08.2008 Язмыш

«81НЧЕ ОНЫГЫМНЫ КӨТӘМ»

Йөзеннән сафлык, күңеленнән иман нуры бөркелгән Рәшидә абыстай Исхакый белән очрашып сөйләшкәч, гомер көзенә якынлашканда да яфракларын горур җилфердәтеп, төпкә тирән киткән тамырларында нык торучы юан кәүсәле, матурлыгы, тазалыгы белән әллә каян үзенә тартып торган илаһи агачка тиңләдем бу ак әбине. Гади үсемлеккә түгел, ә менә гомере буе кешеләрне бәрәкәтле җимешләре белән туендыручы, сихәтләндерүче, аларга рухи азык өләшүче хикмәтле агачны хәтерләтте көләч йөзле, җитез хәрәкәтле, җор телле өлкән мөслимә. Юкка гына абыстайларның иң асылы, иң тәҗрибәлесе саналмый икән адашым. Бәхет ачкычын иманлы булып яшәүдән, балаларын һәм шәкертләрен дөрес тәрбия кылудан тапкан бу мөхтәрәм шәхес гомере буе башкаларга да шушы хакыйкатьне аңлату, ялгыш юлга тайпылганнарны, адашканнарны туры юлга чыгаруда изге гамәлләр кылып яши. Ул Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакыйны тәрбияләп үстергән ана да.

– Рәшидә абыстай, Сезгә кайчан абыстай дип дәшә башладылар?

 

– 1975 елда лаеклы ялга чыккач, өйдә ныклап дин дәресләре бирә башладым. Аңарчы да дини йолаларны үтәүдә катнаша, дин нигезләренә төшендерә идем. Шул чакта өстемнән шикаять булып, “кешеләрне агулыйсың” дип, мине КГБга чакырттылар, төрмәгә ябу белән янадылар. Шулчак изге аятьтәге “кяферләрнең җәберләвенә исең китмәсен” дигән сүзләр искә төште дә, “Төрмәдә дә наданнар җитәрлек, мин анда тагын да кирәгрәк”, – дигәч, башка укытмаска дип кул куйдырып җибәрделәр. Шушы хәлдән соң, дин сабагын яшертен генә өйләргә йөреп бирдем. Тикшерә калсалар дип, урамга чыкканда Коръән китабын күкрәккә асып, кулга буш сумка тотып чыга идем. Шул чакларда миңа зурлап абыстай дип дәшә башладылар.

 

– Абыстай булыр идем дигән теләгегез бар идеме?

 

– Шулай 11 яшемдә бер төш күрдем. Яңгыр сибәләп торган кояшлы бер көндә яланда көтү көтәм. Күк йөзе ап-аяз, бер болыт әсәре дә юк. Әнием бу төшемне: “Халыкка нурыңны чәчәрсең, ил өстендә олуг булырсың, балам”, – дип юрады. Аллаһның биргәненә шөкер, шәкертләрем бик күп, барысы да хөрмәтлиләр үземне.

 

– Сезнеңчә, яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?

 

– Аллаһы Тәгаләгә итагатьле булуда, Ул кушканча яшәүдә. Аллаһ безгә күз, колак, аяк-куллар, зиһен, гомер һәм башка бик күп нәрсәне биргән. Уйлап кара әле, балам, ике тамчы мәни суыннан нинди могҗиза тудыра Хак Тәгаләбез. Ай, кояш, су, хайван, үсемлекләрне, яңгырын да безнең өчен яраткан ләбаса. Без газ, су, җылылык һәм башка төр хезмәт күрсәтүләр өчен хөкүмәткә ай саен акча түлибез. Ә Аллаһның һавасын сулаганга, суыннан, җиреннән бәрәкәтләнеп яшәгәнгә, Ул тудырган могҗизаларга Аны тануыбыз, Ул кушканча гыйбадәт кылып яшәвебез белән түләргә тиешбез. Шуңа да уң белән сулны аера башлауга баланы намазга бастыру хәерле. Яшәү мәгънәсе шуннан башлана.

 

– Без хатын-кыз хакында сүз чыкканда Һ.Такташның “Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда” дигән юлларны кабатларга яратабыз. Бу фикер белән килешәсезме?

 

– Хатын кыз өчен бала табу, ана булу гына аз. Гүзәл зат намаз әһеле булып, балаларына мәгънәле исем биреп, аларны иманлы, тәүфыйклы дәвамчылар итеп үстергәндә, иренә итагатьлелек күрсәткәндә генә  күркәм була ала. Һәр ана кеше мөселман кануннары буенча яшәргә бурычлы.

 

– Нинди истәлекле мизгелләр хәтерегездә аеруча уелып калган?

 

– Иң сөенечле чакларым – балаларымны намаз әһелләре белән кавыштырган көннәрем. Бу хакта гел Аллаһтан сорап йөрдем, чөнки ул чакларда дин тоткан кешеләр аз иде. Намазлы булсалар, кызларымны җир читеннән сорап килсәләр дә бирергә риза идем. Шулай булды да, ике кызымны Ташкенттан кайтып алдылар. Аллаһтан сорап алган яраткан бер киленем, биш киявем бар. Барысы да дин юлында. Оныкларымның бөтенесе дә намаз әһелләре, дини гыйлемлеләр.

 

– Оныклар дигәннән, Сез бик бай дәү әни, 80 оныгыгыз бар. Аларның исемнәрен белеп бетерә аласызмы?

 

– Олыгая төшкәч, барысы да истә тормый инде. Әти-әниләренә ошатып таныйм. Артып торабыз, 81 нче оныгымны көтәм.

 

– Бергә еш җыеласызмы?

 

– Ирем Гомәр исән чакта аның 70 яшенә барыбыз да җыелган идек. Балалар еш килә, ә соңгы вакытта барлык оныклар белән бергә бик очраша алган юк.

 

– Нәсел шәҗәрәгезне бик зәвыклы итеп эшләткәнсез. Анда ничә кеше барланган?

 

– Әнием Мәрьям, әтием Габдулланың 100 еллыгына багышлап ясалган ул. Бу көнгә без 320 кеше булганбыз. Аллаһның биргәненә шөкер, нәселебездә барыбыз да мәгънәле исемле, иман әһелләребез. Без 12 бала идек, 10ыбыз олыгайганчы яшәдек.

 

– Сез – шигъри җанлы кеше, дистәдән артык китап авторы, 10 сәгатьлек кассеталар җыентыгыгыз бар. “Намаз уку тәртибе” китабы да һәр иман юлындагы кеше  кулында. Иң беренче шигырегезне кайчан иҗат иткәнегезне хәтерлисезме?

 

– 9 яшемдә аякларым сызлый башлагач, шигъри юллар язып, әнине елаткан идем. Аять, хәдисләрдән күбрәк хәбәрдар булган саен аларга нигезләнеп яза башладым. “Җан азыгы” дип аталган җыентыгым дүрт тапкыр нәшер ителде.

 

– Сезнеңчә, бала тәрбияләү ачлык-ялангачлык, юклык чорында авыр идеме, әллә хәзерге барлык заманындамы?

 

– Элек чоры авыр булса да, бала тәрбияләү җиңелрәк иде. Ул чакта аңлаткан, әйткән сүз сеңә, әхлагыбыз да башка иде. Хәзерге чорда иманлы тәрбия бирү катлаулырак, ләкин бу динсез булуга сәбәп түгел. Теләгән һәр кеше Аллаһ кушканча яши ала. Мәчет, мәдрәсәләрнең ишекләре ачык, дини мәгьлүмат, китаплар да бик күп хәзер.

 

Бу сүзләрне үз тормышыннан чыгып әйтә Рәшидә абыстай. Чөнки ул динне эзәрлекләгән дәверләрдә дә уразасын, намазын калдырмый. Балаларын хәләл ризыкландыру өчен умарта, мал-туар асрый, бакчада бил бөгә, тегә, чигә. “Хәрәм ашатмаганга, балаларым авырып бер тапкыр да “больничныйга” чыкканым булмады”, – ди Рәшидә абыстай, 38 ел дәүләткә эшләгән елларын искә алып. Ул бүген 84 яшендә дә һәр көн физкультура ясый, биш вакыт намазын укып, үз-үзен өшкереп, сихәтләнеп тора. “Балаларга йөк булудан куркам, шуңа да намазымны калдырмыйм, ул 366 тамырга шифа”, – ди ак әби. Тормышы бар яклап түгәрәк булса да, җәмгыятебездә яшәп килгән бозыклыкка, динсезлеккә йөрәге әрни аның, шуңа да әйтер сүзләрен җиткерү өчен кулыннан каләмен төшерми. “Балаларым, оныкларым дин юлында булып, гамәлләре, матур яшәүләре белән һәрчак сөендереп торсалар да, ана буларак, үз өстемнән җаваплылыкны төшерә алмыйм. Аллаһтан һәр көн аларның исламнан тайпылмауларын сорап, шайтан адаштырмаса иде үзләрен дип телим, һәрбарчасын күз уңында тотам”. Шулай ди Рәшидә абыстай. Һәр ана кеше үз баласына карата ахыргы көненә кадәр җаваплылык тойса, шундый кайгырту белән кайгыртса, җәмгыятьтә тәрбия эшләре белән баш катырып торасы да булмас иде дә бит...

Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ --- |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы