поиск новостей
  • 19.06 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 19.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Июнь
  • Илдар Хәкимов - җырчы
  • Илдус Әхмәтҗанов - актер
  • Ләйсирә Фазлыева - журналист
  • Гөлгенә Шиһапова - журналист
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
Архив
 
29.10.2024 Дин

Без моңа чыннан да лаекмы?!

Адәм баласының бер кызык сыйфаты бар аның. Аллаһ кушканнар хакында сүз барганда, ипләп кенә: “Мин әзер түгел шул әле”, – дип әйтеп куябыз.

Мөмкинлекләребез, уңайлы шартларыбыз, хәтта җитәрлек вакытыбыз булса да, намазга басарга без әзер түгел! Шәригатьчә киенү, яулык бәйләү өчен сайлау иреге зур булса да, кибетләр матур, милли рухтагы, сыйфатлы мөселман киемнәре белән тулып торса да, киенү рәвешебезне үзгәртергә әзер түгелбез! Хәтта ки хаҗ кылырга байлыгыбыз, җитәрлек акчабыз, сәламәтлегебез, бар яктан мөмкинлекләребез булса да, әле изге сәфәргә юл алырга, Аллаһның безне чакыруына “әйе” дип җавап бирергә әзер түгел! 
 
“Мин әзер түгел, соңрак... Бер вакыты җитәр әле...” Гел кулланылышка кергән сүзләребез бу. Ә бит вакыт дигәне безнең ихтыярда түгел һәм ул гомумән дә җитмәскә дә мөмкин. Моннан тыш Аллаһы Тәгаләнең “Миңа бер адым ясаган колыма Мин йөгереп киләрмен” дигән вәгъдәсе барлыгын да онытмыйк.
 
Ярый, аның каравы, өстебезгә “ишелеп” бәхет, байлык, муллык, дәрәҗә, уңыш төшкәндә безнең авыздан “Мин моны күптән көткән идем”, “Мин моңа лаек”, “Аллаһы Тәгалә миңа боларны яратканга күрә биргән” дигән сүзләр агыла башлый. Бер сорау туа: ә без моңа әзер идекме?! Без моңа чыннан да лаекмы?! 
 
Шушы галәмнәрне, Җирне, барча мәхлукны, безне барлыкка китерүче, Кыямәт көннәрендә безне янәдән Үз хозурына җыючы Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Үзенең нигъмәтләрен, бүләкләрен көтмәгән, өмет итмәгән җирләрдән бирә, безне олылый, дәрәҗәләребезне күтәрә. Бу вакытта без тормышларыбызның мондый “борылыш”ларына әзер дә булмаска мөмкин. Анда да “Бу минем тырышлыгым нәтиҗәсе” дип фикер йөртә кайберләребез. Әмма болар барысы да безгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булып тора. Һәм моңа әзер булу-булмавыбызга карамыйча бирелә. Болар өчен Аллаһы Тәгалә берни таләп итми, чөнки Ул колларына мохтаҗ түгел. Раббыбыз бары тик ихлас күңелдән итагать итүебезне, Аның кушканнарын үтәвебезне генә сорый. Әмма без алганда әзер булсак та, үзебездән нидер бирергә кирәк булганда әзер түгелбез. Бу зәгыйфь адәм баласының иң еш таралган һәм кулланылышка кергән сыйфатларының берседер.   
 
Айсылу Юлдашева
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 29.10.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы