поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
29.10.2024 Шоу-бизнес

«Матурланып, егет булып кайткан...»: Илназ Минвәлиевның улы Ильяс армиядән кайтты

Җырчы Илназ Минвәлев гаиләсендә шатлык! Уллары Ильяс ил каршында бурычын үтәп, хәрби хезмәттән кайткан. “Шәһри Казан” да җырчының шатлыгын уртаклашып, аның белән хәбәргә чыкты.

– Улыгыз исән-сау әйләнеп кайткан, котлыйбыз! Улыгыз кайда хезмәт итте?
– Аллаһка шөкер, исән-сау кайтып җитте, рәхмәт. Улым башта Оренбург якларында хезмәт итте, аннан Псков якларына күчерделәр. 11 сыйныфны бетергәч, үз теләге белән армиягә китте. Үзем кызганыч, сәламәтлек аркасында бара алмадым. Теләсәм дә, алмадылар. Баланың  “армиягә барам” дип ашкынып торуы ата-ана өчен горурлык, әлбәттә. Әти-әни биреп бетерә алмаган тәрбияне армия бирә. Тормышка, илне сакларга, аны яратырга өйрәтә. Армиядә тормышның мәгънәсенә төшенәсең. Әти-әнине, туганнарны сагынасың. Ильяс үзенең балаларына да армиядә хезмәт иттем дип горурланып сөйли алачак. Минем әти дә чик сакчысы булып хезмәт итте. Бик төгәл, русча әйтмешли “конкретный” кеше иде. Армиягә китү бер хәл, исән-сау әйләнеп кайту – тагын да зур бәхет. Улым армиягә баруына үкенми. 

– Сагындыгызмы?
– Бездә елау, хискә бирелү дигән әйбер юк. Догадан калдырмадык. Елап дөньяны үзгәртеп булмый. Ә дога кылу икенче мәсьәлә.

– Хәзер кайбер әти-әниләр армиядә булган уллары янына барып та килә. Сез бардыгызмы?
– Безнең тәртипләр бүтәнчәрәк. Улым: “Әти борчылып йөрмә”, – диде, үзе генә военкоматка барды, теркәлде. Сумкасын җыеп, безгә “рәхмәт” әйтеп, өйдән чыгып китте. Без аны поездка утырганда гына озатып калдык. Аллаһка шөкер, үзем дә төгәл, балаларымны да шулай тәрбияләргә тырыштым. Вокзалдан озаттык, вокзалдан каршы алдык. “Хәрби ант” биргәнен дә карарга барып йөрмәдек. Без хәзер балалар дип чабабыз. Ә кайберләре ата-ананың кем икәнен дә белми. Балаларга бераз ирек бирергә кирәк, әмма бөтенләй дилбегәне җибәрергә дә ярамый. Безнең “тактика” шундый. Егет икән, егет булсын. Балаларына капчык-капчык әйбер ташучы ата-аналарга да шаккатам. Без артык әйбер дә җибәрмәдек. Улымның бер сораган әйберсе – казылык булды. 

– Улыгызны каршы алырга күп кеше җыелдымы?
– Сәгать 8дә каршы алдык. Туганнарны гына җыеп, аш үткәрдек. Дусларны чакыра башласаң, һәрберсе якын, аеру дөрес булмас иде. Рамил хәзрәт Юнысов килде, вәгазьләр сөйләде, дога кылды. Бик мәгънәле, тормышчан сүзләре әйтте, рәхмәт аңа. Бүген бездә ачык ишекләр көне кебек кеше килә дә китә. Мин үзем андый әйберләрне бик яратам. Гомумән, оештыру эшләре күңелемә ята. Концертларны оештырганда да үзем директор, үзем повор, үзем җырчы идем.
 
– Ильяс нык үзгәргәнме?
– Матурланып, егет булып кайткан. 5 яшьтән тренировкаларга йөрде ул. Мин спорт сөючән кеше булгач, улым холкымны бик яхшы белә. Гомумән, Аллаһ Тәгалә биргән матурлыкны да сакларга кирәк бит. “Мин болай да бик матур”, – дип, корсак үстерү, спорт белән шөгыльләнмәүне дә аңламыйм. Әлбәттә, сәламәтлекләре аркасында проблемалары булган кешеләргә бу сүзләр кагылмый. 

– Димәк, армиягә озату, каршы алу да намаз укып узды?
– Әйе. Аны бит улым кайтты дип исереп, бәйрәм итеп йөрергә кирәкми. Мин улым кайтуга сөенмим, шул “шайтан суын” эчәргә сәбәп эзлим кебек була. Аллаһ Тәгалә моны күреп, бүгенге сөенечне иртәгә бозарга да мөмкин бит. Исән-сау кайтуына шөкер итеп, аш уздыру яклы мин. 
 
Илназ Минвәлиевнең улы Ильяс белән дә сөйләшеп алдык. Чын ирләрчә, төгәл һәм аз сүзле булды ул. Әле генә армиядән кайтканы сизелеп тора. 

– Армия ошадымы?
– Ошап кайтты инде. Устав өйрәнергә кушалар. Эшләтәләр, өйрәтәләр. Барысы да бик төгәл. 

– Нык сагындыгызмы?
– Бик сагындым. Хәзер дә өйгә кайтуыма ышанып бетә алмыйм. Аеруча татар мохитен сагындым. Туган телдә рәхәтләнеп сөйләшәсе килде. 

– Армиядә кызык хәлләр күп була. Нәрсә истә калды?
– Ракета очканы. 1 секундта 2 километрны үтне. Кайда һәм ничек икәнен сөйли алмыйм әле. 
 
– Дуслар таптыгызмы?
– Казаннан 12 кеше киткән идек. Икесе белән хәзер дә аралашабыз. 
 
– Алга таба нинди планнар белән янасыз?
– Әлегә төгәл әйтә алмыйм. Әле кайттым гына, гаилә кочагында бераз хәл алырга да, эшләргә, укырга керергә исәп. Кайда укырга керәчәгемне белмим әле. Әти кебек сәхнәгә чыгып булмас, аның хәтле сәләтем юк.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 29.10.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы