поиск новостей
  • 13.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.11 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 14.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 15.11 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 15.11 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 15.11 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 16.11 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 16.11 "Гомер моңы" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Ноябрь
  • Илназар - җырчы
  • Айрат Гыйлаев - көрәшче
  • Салават Хәбибуллин - актер
  • Резеда Ганиева (1932-2020) - галим
  • Лилиана Сафина - журналист
  • Мөдәррис Газетдинов - композитор
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
  • Казанда Закиева урамындагы 41 нче йортында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 бүлмәсе тәртипле татар кызына арендага бирелэ. 89179109270
Архив
 
28.10.2024 Язмыш

Җаннарда ялгызлык ачысы

Үткәннәрне сагынып үтә гомерләре,
Уйлангачтын, өзеләдер бәгырьләре…

Шимбә көнне сәгать шалтыраганчы, кәрәзле телефон тавышы уятты.

   - Кызый, тордыңмы? 10 минут вакытың бар, хәзер кереп алам сине! 

    - Кара таңнан кая барабыз? 
 
    - Минзәлә картлар йортына барабыз. Җыен димен, вакыт юк. 
 
Венераның ятимнәргә, ярдәмгә мохтаҗларга булыша торган гадәте бар. Холкы шундый. Кемне дә булса коткара. Ашата, киендерә. hәм ул аны чын йөрәктән эшли, аяныч хәлдә калганнарга, авыр язмышлыларга битараф түгел ул, ашыга-кабалана ярдәм кулын суза. Алар белән бергә елый, борчыла, сөенә, күңеле саф. Аяучан hәм базымлы диеп тә өстәр идем. Мин, унбиш еллап аңа тагылып йөргән кеше, сокланам да, гаҗәпләнәм дә үзенә, горурланам да. Тормыш ызы-зыгысында вакытны таба. Мондый салкын көзге көндә, өйдә иртән коймаклар белән тәмләп чәй эчмичә, кара таңда күз ертып картлар йортына шушы дус кызым гына бара ала! Тәки эзләп тапкан бит күрше әбисен! 
 
Әнә, выҗылдап үзе дә килеп җитте. Курткамны эләктердем дә, машинасына чыгып утырдым. Сөенече эченә сыймый. Әйтерсең, кош тоткан, авызын җыя алмый, арттагы урыннарга төягән пакетларны күрсәтә. 
-Бу кадәр ашамлыкларны кай арада алып өлгердең? Монда бит бөтен картлар йортына җитәрлек азык-төлек җыйгансың. 
-Ашасыннар, бахыркайларым, тәмлүшкәләр төядем.... 
 
Ул - Казан кызы. Күрше әбисенең кызы белән начар торуын, ара-тирә Венераларның мунчаларында кунгалап чыккалаганын аның сөйләвеннән ишеткәнем бар иде. Ихаталар терәлеп торгач, кызы куа башласа, әбекәй аларга керә икән. Ә шәхси хуҗалыкларда тыныч булгач ишек алдындагы мунчаны бикләп йөреш юк. Бервакыт иртәнге якта мунчага нәрсәдер эзләп кергәндә, күргән үзен. Үгетләп өенә алып кергән. Ашаткан әбекәйне. Хәйран гына сөйләшеп утырганнар. Әллә кыерсытамы, диеп сораштырып та караган Венера. Кызыннан зарланып ник бер сүз әйтсен?! Ләм-мим. Беркемнең дә үз баласын начар итеп күрсәтәсе килми. Бала үсеп олыгайгач та ана өчен иң кадерле газиз баласы булып кала шул. 
 
Бер вакыт ишетелми, күренми башлаган әбекәй. Шул вакыттан бирле Венера күрше әбисен эзләп мәш килде. Әбинең кызы белән сөйләшеп тә караган иде, хатыннан акыллы сүз ишетмәде. Бөтен республика хастаханәләрен аякка бастырды. Аннан картлар йортларын барларга кереште. Менә ниhаять әбинең үзе янына юл тотабыз. 
 
Чаллыдан 40 минутлык Минзәлә юлын тиз үттек без. Картлар hәм инвалидлар йортына килеп туктадык. Бар җирдә тәртип. Чиста, зур бина, яхшы, җылы бүлмәләр. Дустымның әбекәе бүлмәдә тагын бер татар карчыгы белән тора икән. Икесе дә яулыкларын матур итеп бәйләп куйганнар. Тыныч кына дисбеләрен тартып утыралар. Өс киемнәре пөхтә. Чәчәкле күлмәкләре өстеннән камзулларын да киеп куйганнар. Безне күрүгә, җитез генә урыннарыннан торып, чәй өстәле хәстәрләделәр. Сөйләр сүзләре күп җыелган. Аралаша-аралаша рәхәтләнеп сөтләп чәй эчтек. 
 
"Кызыма пенсиямне җыеп барам, телефонына салыр, сөйләшергә дә акча кирәк, элемтә кыйммәт икән, шуңа шалтырата алмый ятадыр", дигәч әбекәй әллә нишләп киттем. Күңелдә авыр уйлар. Ана мәхәббәте батырлыкка тиң, дип юкка гына әйтмиләр. Картлык көнеңдә туган-үскән җиреңне, үзең гомерең буе корган ояңны ташлап чыгып кит әле син! hәм хөкүмәт йортыңда балаларыңны, туганнарыңны көтеп, сыкрап, тилмереп яшә. Алай гына да түгел, шул сагынуыңны сиздерми, балаларыңа читләрдән тел-теш тидертми, аларның бу адымнарына дистәләгән сәбәп табып, килерләр диеп өмет итеп яшә... Йөрәкләренең ничек итеп янганын үзләре генә беләдер. Минем акылга сыймаслык хәл. Кешелекнең афәте бу!  
 
Икенче әбинең язмышы белән кызыксынам. Тагын бер искиткеч хәл. Минем туган авылым Калмаштан булып чыкты. Балалары булмаган. Тормыш иптәше үлгәч, туганнары ялгыз калган әбине артык кашыкка санап, бирегә алып килгәннәр. Аңа 93 яшь. Зиhене нык, фикер йөртү, уйлау сәләте бар. Сәламәтлеге дә Аллага шөкер әле, үз аягында . 
 
Әбекәйләр безнең белән гапләшеп утырган арада гына да, биредәге тормышларын әллә ничә тапкыр мактап алдылар. Күренеп тора, тырышалар, карыйлар аларны. Тик ак яулыклы, дисбесен тартып, намаз укып утыручы әбиләрне минем hич кенә дә картлар йортында күрәсем килмәгән иде... Язмышлары төрле булса да, туган нигезләрен, якыннарын сагынып яшәү берләштерә аларны. Күңел дигәнең бик озак үзенә урын таба алмый, үрсәләнеп бәргәләнде, сыкрады. Аның да чынбарлык белән килешә алмый, елавы иде ..  
 
Мин әбиләрне фотога төшермәдем. Урамдагы сурәтне куясым килде. Гәрчә монда, "Гомерләрнең көзе алтын булсын" дигән юллар язылса да, лаеклы hәм тыныч картлык тугыз ай карыныңда йөртеп, син дөньяга китергән, төн йокыларын калдырып баккан балаларың, я булмаса якыннарың янында булырга тиеш лә  ул. 
 
.... P.S. Мин Минзәлә картлар hәм инвалидлар йортындагы авылдаш әби янына озакламый киләм - диеп ышандырып киттем. "Көтәм кызым, озаккарак кил яме, әле сорашып бетермәгән авылдашлар калды. Сагынылган авылым, кендек каным тамган урыным бит ул минем", - диеп мине озатып калды. Төбәлеп баккан күзләрдә әйтеп бетергесез ялгызлык ачысы, чарасызлык hәм моңсулык иде... Әбиләребез белән саубуллашып, кайтыр юлга кузгалдык. Матур көзге көн ямьсезләнеп, караңгыланып китте. Җанга суык үтеп керде. Күңелләр бәргәләнеп елады....  Әйтерсең, күңел әрнешен аңлап, табигать тә күз яшьләрен тыя алмады... Пыскаклап яңгыр явырга тотынды. 
 
...Үзем машина эчендә биредә алган хисләргә чумылып, уйланып кайтам. Әбекәйгә җавап биргәндәй, "киләм әби, hичшиксез киләм" диеп кабатлыйм күңелемнән .
 
Лилия Хәмидуллина
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 28.10.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы