|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2011 Җәмгыять
Тиздән ир-атлар итәк киячәк!?Мода кешелек дөньясы белән бергә барлыкка килгән. Кеше, аеруча хатын-кыз армый-талмый яңа мода журналларын актарып, матур күлмәк күргән саен ух-вах килә. Модада булган күлмәк алу өчен, азык-төлек тотылачак акчаны кысуны кирәк эш дип саный. Әбинең зур-зур сандыкларын актарганда бүген актуаль булган кием табып була. Безнең әниләр заманында әйләнеп тә карамаган күлмәкләрне, без рәхәтләнеп киеп йөрибез. Чөнки иң популяр брендлар элеге фасонны рекламалаштыра.
Күмпедер вакыт узу белән, элекке гадәт, традиция кире әйләнеп кайта, мода да шулар санында. Моны исбатлау өчен мода тарихыннан берничә факт китерәм.
итәкле күлмәк дигән киемне элек хәтта ир-атлар да кигән. Вакыт дәверендә бу традиция югалган. Хатын-кызлар күлмәкне дөнья яралганнан бирле салмыйлар. Күлмәкләрнең ниндиләре генә юк аларда. Һәр гасырга үз төре. Озыны, кыскасы, кабарынкысы, турысы, кайберләре тирән декольтеле яки ябык якалы... Бүгенге көндә кайсын кисәңдә, сиңа бармак белән күрсәтеп, “модалы киенмәгән” димәячәкләр.
Чалбар тарихы итәктән башланып киткән. Итәктән хатын-кызларга күлмәк барлыкка килсә, ир-атлар өчен чалбар пәйда булган. Тарихчылар әйтүенчә, Франциянең милли герое Жанна Д'Арк (XV гасыр) Европада хатын-кызлардан беренче булып ир кеше киемен кияргә батырчылык иткән. Аның бу хатасын чиркәү хезмәткәрләре Орлеан кызын утта яндырганда исенә төшергән. Тагын бер куркыныч факт билгеле: француз королевасы Мария-Антуанетта тормышын эшафотта Бөек Франция революциясе заманында тәмамлаган. Бер тапкыр чалбар киеп чыкканы өчен аны ачуы кабарган халык чак ботарлап ташламаган. Ләкин бүген хатын-кызның чалбар гардеробы ир-атныкына караганда күпкә баерак.
Хатын-кыз чалбар кию мөмкинлегенә ия булган сыман, бәлки ир-атлар да киләчәктә итәк кигән вакытларына кайтыр.
Бүгенге көн модасы турында берничә сүз. Быел май аенда берничә популяр марка ир-атлар итәген тегү идеясен белдерде. Әгәр берничә ел элек моның хакында Galliano белән Gaultier гына көлеп сөйләшкән булсалар, бу сезонда Giorgio Armani, Gyvenchy һәм Prada кебек җитди маркалар ир кешене итәкле итү турында чын-чинлап уйландылар.
Ләйсән ЯКУПОВА |
Иң күп укылган
|