поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бизнес турындагы китаплардан бераз файда күрим дисәгез, сез аларны сатыгыз.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Июнь
  • Зөлфия Вәлиева - актриса
  • Ришат Хәмидуллин - дин әһеле
  • Роберт Нигъмәтуллин - галим
  • Ринат Баттал (1948-2018) - язучы
  • Рөстәм Зәбиров - архитектор
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
28.10.2024 Шоу-бизнес

Альфред Якшимбетов: “Наилә булмаса, мондый үрләрне яулый алмас идем. Мин бик кызу кеше”

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Альфред Якшимбетов белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкъдим итәбез.

- Альфред абый, сез башка артистларга аранжировка яздыртканда баян партияләрен уйный идегез дип беләм. Шулай бит?

- Кулга операция булгач, 10 еллап бу эш белән шөгыльләнмим инде. Өйгә эшчеләр чакырткан идем. Аларга эшне җиңеләйтергә теләп, пыяласын салдырып куярга булдым. Кинәт кулдан төшеп китте дә, кадалды. Җитди травма түгел дип өметләндем, әмма өч бармакның сеңере өзелгән. Операциядән соң, бармаклар төзәлде, тик барыбер оеп торалар әзрәк. Нишләтәсең, димәк Ходай шулай кушкан. Бу хәлдән соң, күбрәк көйләр язуга алындым. Баянда гына уйнаган булсам, бу хәтле җыр иҗат итмәс идем, бәлки. 

- “Кеше буларак ошамыйсың, җырымны бирмим”, – дигән кагыйдәгез бармы?
- Юк, мин кеше аермыйм. Дөрес, кайчак заказ буенча эшлим. Мәсәлән, Вадим Захаров белән эшләргә бик җайлы.  Ул шигырен үзе таба, нинди характердагы җыр кирәк икәнен белә. Мәрхүмә Хәмдүнә Тимергалиева да шулай иде. Андый кешеләр белән эшләү рәхәт, билгеле. Җырны кем башкарачагын белгәч, җырчының башкару манерасы, тавыш мөмкинлекләреннән чыгып иҗат итәм. Кайвакыт җыр язгач, шунда ук бер артист күз алдына килеп баса. Аңа ул җыр килешер иде, дип куям. Җырны җибәреп карыйм. “Эх, җыры матур. Альфред абый, 2-3 ай элек кенә шул темага җыр алдым”, – дип әйтүчеләре дә була. Бер дә үпкәләмим. Мин, гомумән, үпкә саклый торган кеше түгел. Һәвәскәр башкаручылар да еш мөрәҗәгать итәләр. Мин аларга сокланып карыйм. Кайберләре: “Бик танылган кеше дә түгел инде мин”, – диләр. Ә репертуар тупламыйча, халык бит җырчыны кабул итмәячәк. 

– Хәзер җырларның бәясе бик кыйммәт. Көйне генә дә 50-60 меңгә сатучы композиторлар бар. Сез нинди бәя куясыз?
– Иҗатның әзрәк финанс ягы да булырга тиеш, чөнки ул минем ипием. Җырның көен 10 меңнән арттырганым юк. Әлбәттә, кешенең хәленә кереп, азрак алган, йә бөтенләй акча алмаган чаклар да була. Әле дә хәтерлим, Хәмдүнә апага берничә җырымны бүләк иткән идем. Кунакка килеп, гаиләм белән танышкач: “Аларны кем ашата соң?”– дип әйтеп куйды. Мин ашатам дигәч, “түләмичә җырларыңны алмыйм”, –  дип каты әйтте. Кеше хезмәтен бәяли белүчеләр белән эшләү рәхәт. 

– Тормыш иптәшегез, Наилә ханым турында да сүз кузгатасым килә. Ни өчен тормышыгызны нәкъ аның белән бәйләргә булдыгыз?
– Наилә булмаса, мондый үрләрне яулый алмас идем. Мин бик кызу кеше. Бергә яши-яши сабыррак, тынычрак булырга өйрәндем. Әлбәттә, бу үзгәрешләргә Наилә этәрде. Яшь чакта гаделсезлек күрсәм, тиз кызып китә идем. Ә  Наилә һәрвакыт сүзен үлчәп, уйлап әйтте. Юк-бар мәсьәләләргә беркайчан игътибар итмәде, гайбәт яратмый ул. Өебездән кунаклар өзелми. Һәрберсен якты йөз, сөйкемле елмаюы белән каршы ала. Табыныбыз һәрчак мул. Тормыш юлымда Наилә очравына бик рәхмәтлемен.
 
– Идеаль хатын-кыз сыйфатлары бит бу. Ничек очраштыгыз соң? 
– Салават, Җәвит, Хәния, мин бер зур авыл клубында эшләдек. 15 көн эшлим, 15 көн ял итә идем. Шулай ял итәргә дип туган авылга кайткан идем. Район мәдәният йортында концерт куярга кирәк, баянчылары юк икән, ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мәдәният йортына килдем. “Яшь биюче кыз кайтты”, – диләр. Бер күрүдән гашыйк булдым, шул көнне аралашып киттек. Икенче көнне концерттан соң өенә кадәр озаттым. Күңелдә “бу минеке” дигән хис туды. Ике-өч көннән тәкъдим ясадым, аннан никах укыттык. Никахтан соң икенче көнне Салаваттан: “Гастрольләр башлана”, – дигән телеграмма килде. Наилә яңа гына эшкә урнашкан булса да, эшен калдырып, минем белән китте. Шушы өч көн бөтен тормышымны хәл итте. Эчке сиземләвем, интуициям сынатмады. Беренче очрашуда нинди итәгатьле, матур булса, бүген дә нәкъ шундый. Үзеннән-үзе яраттыра торган кеше. Бер сүз әйтмичә, яраттырып кара әле.

– Наилә ханым, балалар тәрбияләр өчен эштән дә киткән бугай. Балалар үскәнен күрә алмадым дип үкенмисезме?
–  Андый үкенечем калмады. Барыбер гаиләдә кемгә булса да эшләргә кирәк бит. Наиләм һәрвакыт балалар янәшәсендә иде, шуңа күңелем тыныч булды. Сәхнәдә күңел биреп эшләр өчен өйдә тәртип булырга тиеш. Бу яктан да Наилә таянычым булды.

– Гаилә бәхетегезнең серен ачыгыз әле.
– Иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итү. Наилә дә, мин дә кайда баруыбыз, нәрсә эшләвебез турында кисәтеп куябыз. Гәрчә, тиеш булмасак та. “Минем өчен борчылмасын әле”, – дип уйлыйсың да, алдан әйтеп куясың. Авыр түгел бит. Яраткач, башка кеше өчен борчылганыңны сизми дә каласың.  Чын ярату бер-береңә ышанудыр. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 28.10.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы