|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2024 Язмыш
![]() Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез. Артур Сабитов тарихыАның спорттагы казанышларына карап сокланырлык. Берсе артыннан берсе яуланган медальләр, кубоклар, дипломнар саны үрнәк алырлык. Сүзебез Әлмәт егете Артур Сабитов ирешкән уңышлар турында. Тормышның кадерен белеп, ямен тоеп, һәр көнне игелекле эшләр башкарып яшәгән егетнең үзенчәлекле ягы бар — балачактан аның мөмкинлекләре чикле. Язмыш сынауларына карамастан, ул тулы тормыш белән яшәргә омтыла һәм һәр мизгелгә сөенеп яши. Артурның сөйләмендә кыенлыклар булу сәбәпле, аның тормыш юлы һәм максатлары турында безгә әнисе Гөлйөзем Сабитова сөйләде. Артур гаиләдә өченче бала. Туганда сабый ике тапкыр кендеккә чорнала. Күп еллар инде узса да, бу мизгелләр турында күз яшьләрсез сөйли алмый әни кеше. «Мин шундук бала белән нидер булганын аңладым, чөнки елаганын ишетмәдем. Табиблар аның авыр хәлдә булуын әйттеләр. Шул вакыттан бирле Артурның тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшебез башланды. Балачактан ук без бик күп дәваланулар, тернәкләндерүләр уздык. Санкт-Петербургка, Мәскәүгә бардык. Һәрбер мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырыштым. Ярдәме булыр дип бик күп белгечләргә өметләнеп мөрәҗәгать иттем. Авыр чаклар булды, тик без яхшыга ышанычны югалтмадык. Ирем белән бергә, Артур бу сынауны җиңә алачагына ышанып яшәдек, чөнки ул үзе безгә көч биреп торды. Хәтта аңа инвалид креслосы бүләк иткәч, ул аңа утырудан баш тартты. Мәктәптә укыган чакта ул тезләрендә шуышып йөрергә мәҗбүр булса да, барысын да үзе һәм бернинди җайланмаларсыз эшләячәген әйтә иде. Ахырда без ул креслоны башка бер сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балага бирдек. Аның холкы шундый. Бүгенге көндә дә сәламәтлеген ныгыту өчен барысын да үзе эшли, тырыша», — дип сөйли Гөлйөзем Сабитова. Әти-әнисе кечкенәдән үк Артурда спортка мәхәббәт тәрбияли ала. Ә башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки аның каршында менә дигән үрнәк бар — профессиональ рәвештә спорт белән шөгыльләнгән, хоккей уйнаган абыйсы. Аңа карап һәм әти-әнисе ярдәме белән Артур башта йөрергә өйрәнә, аннары тренажер залында шөгыльләнә башлый. Ул хәзер дә спорт залына актив йөри. Спортка мәхәббәт сәламәтлеге белән бәйле каршылыкларны җиңәргә көч бирә. 2016 елда Артур үзе өчен бик җитди адымга бара. Егет ярыммарафонда катнаша. ДЦП белән авыручы егетнең мондый кыю гамәле күпләр өчен үрнәк булды… «Артур безгә ярыммарафонда 3,5 км йөгерергә җыенуы турында хәбәр иткәч, мин нык борчылдым. Егылыр дип курыктым. Тик улыбыз үз карарын үзгәртергә теләмәде. Аның бу адымын бертуган абыйсы һәм апасы хуплады», — дип искә ала әнисе. Ярышларда катнашканнан соң Артур турында массакүләм мәгълүмат чараларында сөйли башладылар, мәкаләләр һәм репортажлар чыга. Бу чарадан соң Артур үзенең нинди максатчан, кыю егет булганын тагын бер кат дәлилли. Ул чакта, 2016 елда Әлмәт муниципаль районы башлыгы булып эшләгән Айрат Хәйруллинга, Артур үзенең хыялы турында сөйли. Нәтиҗәдә аңа район җитәкчеләре өч тәгәрмәчле велосипед бүләк итә. «Без Айрат Ринат улына ярдәме өчен рәхмәтле. Өч тәгәрмәчле велосипед Артур өчен зур бүләк булды. Әлмәтнең ат спорты мәктәбендә эшләгән чагында, җәй көне ул шул велосипед белән эшкә йөри иде. Буш вакытында кичләрен бик тырышып йөгерә башлады. Аннары киләчәктә үзе алдына тагын да зуррак дистанцияләрне — 5, 10 км араны үтүне максат итеп куйды. Улым өчен бик курыксам да, ул булдыра алды. Хәтта Казанга марафонга барды. Улыбыз -безнең горурлыгыбыз. Ул безгә гел ярдәм итә, тырыша. Элек дизайнер булып эшләде, компьютер белән эшләүне үзләштерде», — дип сөйли Артурның әнисе. Спорттагы казанышлары, һичшиксез, Артурның үзен дә бик сөендерә. 2018 елда чираттагы марафонны узганнан соң, ул социаль челтәрдәге үз битендә болай дип яза: «Мин быел Әлмәт марафонында 10 км араны 1 сәгать 07 минутта үтә алдым. Узган елны 10 км араны 1 сәгать 26 минут эчендә йөгердем», — дип яза Артур. Спортта гына түгел, тормышта да үз өстеңдә эшләүне гел дәвам итәргә кирәк дип саный ул. «Хәтта син егылсаң да, торып алга барырга кирәк «, — дия Артур. Бүгенге көндә Артур «Ансар» хәйрия фондында проектлар җитәкчесе булып эшли. Ул мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спорт чараларын уздыру һәм оештыру эшләре белән шөгельләнә. Сәламәтлеге чикле балаларны дәвалауга акча җыю өчен ике хәйрия йөгереше үткәрелгән инде. Бүгенге көндә мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашында футбол турнирына әзерлек бара. Шәһәр волонтерлары белән актив хезмәттәшлек алып барыла. Үз тырышлыгы, үрнәге белән Артур үзе кебек үк хәлдә булган егетләрне илһамландыра һәм яхшы киләчәккә өмет бирә. Ул аларга ярдәм итәргә, барлык киртәләрне җиңеп чыгарга мөмкин булуын күрсәтергә омтыла. «Артур кешеләргә үз көченнән чыгып ярдәм итәргә тырыша. Улыбыз бик мөстәкыйль һәм хезмәт сөючән. Өйдә утырырга яратмый, ә һәрвакыт хәрәкәттә булуны өстен күрә. Аның хәйрия фондында эшли башлавына һәм аларның командасы белән бергә игелекле эшләр башкаруына бик шатбыз. Фонд директоры Руслан Бажутовка рәхмәтлебез. Ул Артурны хөрмәт итә һәм аңа үз потенциалын ачарга, проектлар белән җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирә. Улыбыз өчен хезмәтенең уңай нәтиҗәсен күрү бик мөһим. Артурның үзенең дә аңа ярдәм итә торган дуслары күп. Күбесе белән ул мәчеттә һәм эш буенча танышты. Улыбыз намаз укый, мөселман дуслары белән бергә кече хаҗ кылды. Быел Самарага дәваланырга барды. Анда да аңа дуслары булышты», — дия әнисе Гөлйөзем Сабитова. Бүгенге көндә Артур эшен яратып башкара, әти-әнисенә булыша, үзенең хыял-максатларын чынга ашыру өстендә эшли. Сәламәтлеген яхшырту өчен төрле күнегүләр башкара, булган мөмкинлекләрне ычкындырмаска тырыша. Киләчәктә үз гаиләсен корып бәхетле булачагына ышана. Физик мөмкинлекләре чикле булса да, аның сәләтләре чиксез! Рәмилә Хәмидуллина
--- |
Иң күп укылган
|